Эчтәлеккә күчү

Аксумла (елга)

54°32′08″ с. ш. 50°40′44″ в. д.HGЯO{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аксумла (елга) latin yazuında])
Аксумла
Кушыла: Олы Чирмешән
Су җыю бассейны Идел бассейны[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 72 метр
Озынлык 13 km
Карта

, һәм

АксумлаРоссия территориясеннән ага торган елга. Нурлат районы территориясеннән ага. Елга башы Биккол авылыннан 1,5 км төньяктарак, тамагы Якушкино авылыннан 5 км төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 130 м, тамагыныкы — 80 м. Аксумланың су җыелу территориясе урмансыз диярлек. Аксумла елгасының 0,2 дән алып 3,3 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,23 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрьнең беренче ун көне эчендә туңа. Җәен, вак күлләр системасына әверелеп, үрге агымында һәм Якушкино авылыннан түбәндәрәк елга кибә. Ел дәвамында суы бик каты (9-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л. Елгада күләме 400 мең м³ булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.

Су реестры мәгълүматы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Түбән Идел бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Асбассейн юк, елга бассейны — Куйбышев сусаклагычыннан алып Каспийга койганчыга кадәр Идел елгасы.[1]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 11010000412112100004872
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 112100487
  • Бассейн коды — 11.01.00.004
  • ГӨ буенча саны — 12
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1