Эчтәлеккә күчү

Александрия китапханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александрия китапханәсе latin yazuında])
Птолемейлар чорында борынгы Александрия планы

Александрия китапханәсе (бор. грек. Βιβλιοθήκη τῆς Ἀλεξάνδρειας, лат. Bibliotheca Alexandrina) — борынгы дөньяның иң зур һәм иң әһәмиятле китапханәләренең берсе. Борынгы Александриядә урнашкан була. Ул Александрия музее дип аталган тикшеренү институты составына керә. Үсеш алган чоры — безнең эрага кадәр III—II гасырлар.

Анда 700 меңгә якын төргәк тупланган булган, китапханәнең бер китаплар исемлегендә генә дә 120 төргәк теркәлгән. Мисыр патшалары китапханәгә акча кызганмаганнар. Бервакыт Мисыр патшасы Птолемей II (Икенче), афиналылардан күчермәләрен алу өчен, Эсхил, Софокл һәм Еврипид трагедияләренең кулъязмаларын сораткан. Афиналылар аннан залогка зур акчалар сораганнар. Әмма патша алтынны югалтудан курыкмаган һәм кулъязмаларның төп нөсхәләрен үзенең китапханәсендә калдырган, ә күчермәләрен Афинага кайтарып биргән.

Китапханәдә барлык фәннәр белән дә шөгыльләнергә мөмкин булган. Анда һәрвакыт бөтен дөньяга билгеле галим яисә шагыйрь мөдир булып торган. Мәсәлән, аның белән озак вакытлар менә дигән географ һәм математик Эратосфен җитәкчелек иткән. Ул беренче мәртәбә Җир әйләнәсенең озынлыгын исәпләп чыгарган һәм нибары 50 км га  гына ялгышкан. Шул рәвешле, дөнья тирәли сәяхәт кылу мөмкинлеген алдан күргән.

Александриядә эшләгән астрономнарның иң күренеклесе — Аристарх Самосский. Ул Җирнең үз күчәре тирәсендә, һәм моннан тыш, Кояш тирәли әйләнүен исбатлаган. Бары тик 1500 елдан соң гына әлеге фикер кабат әйтелгән һәм фән дөньясында кабул ителгән.

Математиклардан Евклид аеруча шөһрәт казанган. «Башлангычлар» дип аталган хезмәтендә ул геометриягә нигез салган һәм аны бүгенге көнгә кадәр Евклид геометриясе дип атап йөртәләр.

  • Борухович, В. Г. В мире античных свитков. — Саратов: Изд-во Саратовского университета, 1976. — 224 с.
  • Браво, Б.; Випшицкая-Браво, Е. Судьбы античной литературы // Античные писатели. Словарь. — СПб.: Лань, 1999. — С. 7—20.
  • Мецгер, Б. Текстология Нового Завета: Рукописная традиция, возникновение искажений и реконструкция оригинала. — М.: Библейско-богословский ин-т св. апостола Андрея, 1996. — 334 с.
  • Поластрон, Л. Книги в огне: история бесконечного уничтожения библиотек / Пер. с фр. Н. Васильковой, Е. Клоковой, Е. Мурашкинцевой, А. Пазельской. — М.: Текст, 2007. — 397 с. — ISBN 978-5-7516-0653-1.
  • Поршнев В. П. Об архитектурном облике Александрийской библиотеки // Вестник Санкт-Петербургского государственного университета культуры и искусств. — 2017. — № 3 (32). — С. 26-29.
  • Сулиман Л. Александрийская библиотека // Курьер ЮНЕСКО. 1988. № 12. С. 8-11.
  • Файер В. В. Рождение филологии. «Илиада» в Александрийской библиотеке / Ун-т Дмитрия Пожарского. — М.: Ун-т Дмитрия Пожарского, 2013. — 217 с. — (Aristeas. Philologia classica et historia antiqua. Supplementa; vol. 6). — ISBN 978-5-91244-099-1.