Александр Серафимович
| Александр Серафимович | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Александр Серафим улы Попов |
| Туган | 19 гыйнвар 1863 Нижнекурмоярская, Дон гаскәре өлкәсе, Русия империясе |
| Үлгән | 19 гыйнвар 1949 (86 яшь) Мәскәү, РСФСР, ССРБ |
| Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
| Ватандашлыгы | Россия империясе |
| Әлма-матер | Санкт-Петербург дәүләт университеты |
| Һөнәре | язучы, шагыйрь, прозачы, язучы-новеллист |
| Эш бирүче | Санкт-Петербург дәүләт университеты |
| Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
| Бүләк һәм премияләре | I дәрәҗә Сталин премиясе, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Хөрмәт Билгесе ордены |
Александр Серафим улы Серафимович (чын фамилясе — Попов) — рус совет язучысы, беренче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Александр Серафимович 1863 елның 7 (19) гыйнварында Нижнекурмоярская станицасында (хәзер Ростов өлкәсенең Цимлянск районына карый) полк казначысы, Дон гаскәре есаулы гаиләсендә туган.[1]
1883 елда Петербург университетының физик-математик факультетына укырга килгән; революцион студенлары арасында ул марксизм идеяләре белән танышты. инкыйлаби хәрәкәтендә һәм Александр III-ны үтермәкче булу сәбәпле Попов өч елга Архангельск губернасына сөргенгә җибәрелә. Анда ул Серафимович псевдонимы астында беренче хикәяне яза.
1890—1892 елларда Усть-Медведицкаяда, 1892—1902 елларда — Новочеркасскида яши, 1902 елда Мәскәүгә күчеп киткән.
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында «Русские ведомости» гәзитендә фронт корреспонденты булып эшли. 1918 елда бәлшәвикләр фикасенә керә.
1926—1929 елларда — «Октябрь» журналының баш редакторы. 1934 елда ССРБ язучылар берлегенең идарә президиумына сайланыла.
1949 елның 19 гыйнварында вафат булган. Мәскәүнең Новодевичье зиратында күмелгән.
Төп әсәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- «Железный поток»
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Беренче дәрәҗә Сталин премиясе
- Ленин ордены
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Хөрмәт Билгесе ордены
- «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында данлы хезмәт өчен» медале.
Истәлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Серафимович исемен Волгоград өлкәсендәге шәһәр, Волгоград дәүләт педагогика университеты йөртә. Шуның өстәвенә, Серафимович хөрмәтенә аталган урамнар да бар (Казан (Авиатөзелеш районы), Мәскәү, Белгород, Воронеж, һ.б.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-10-20, retrieved 2013-12-05
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Сайт города Серафимович и о писателе А. С. Серафимовиче 2012 елның 20 октябрь көнендә архивланган