Александр Спиридонович Артемьев
Википедиядә Артемьев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Александр Спиридонович Артемьев | |
---|---|
Туган | 14 сентябрь 1924[1] Чабаксар, РСФСР, СССР |
Үлгән | 5 август 1998[1] (73 яшь) Чабаксар, Россия |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | А. М. Горький ис. Әдәбият институты |
Һөнәре | шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, прозачы, тәрҗемәче, язучы |
Александр Спиридонович Артемьев (1924 елның 14 сентябре, Тури-Выла авылы, Чуаш АӨ — 1998 елның 5 августы, Чабаксар, Чуашстан) — чуаш прозаигы, шагыйре һәм әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, Чуашстанның халык язучысы.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1924 елның 14 сентябрендә Чуаш автономияле өлкәсенең Ядернә өязе Тури-Выла (хәзерге Чуашстанның Әлек районына карый) авылында туган. Чуашстанның Красночетай районы Штанаши авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, сугышка китә. Башта ул рядовой, аннары кече командир. Нацист Германиясен җиңгәннән соң Маньчжуриядә сугыша. Сугышларда өч тапкыр яралана. Сугыш медалье белән бүләкләнгән.
Демобилизациядән соң туган авылында уку-укыту бүлеге мөдире, «Ялав» һәм «Тыван Атыл» журналларының җаваплы секретаре булып эшли, бер үк вакытта читтән торып А.М. Горький исемендәге әдәби институтта укый. Бу елларда үзенең беренче лирик шигырьләрен бастыра.
1951 елдан СССР Язучылар берлегендә.
Александр Спиридонович әдәби иҗатын шигырьләрдән башлый. Аның шигырьләрендә халыкның яраткан җырлары: «Ах, пĕлесчĕ» (Ах, белергә иде), «Çуралнă çĕршыв» (Туган як), «Салампи юрри» (Салампи җыры) һәм башкалар бар.
Александр Артемьев А.Пушкин, М. Лермонтов, И. Тургенев, Л. Толстой, И. Гете һ. б. әсәрләрен чуаш теленә тәрҗемә итә.
Китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Ан авăн шĕшкĕ» (Бөгелмә чикләвек) (1950);
- «Салампи» (1956, 1960, 1966, 1983);
- «Улма йывăç авăнать» (Алмагач бөгелә) (1958);
- «Тăвăл умĕн» (Давыл алдыннан) (1975);
- «Юлашки юрă» (Соңгы җыр) (1981);
- «Пурнăç чăнлăхĕпе писатель ăсталăхĕ» (Язучының чын тормышыһәм осталыгыя) (1984);
- «Суйласа илнисем», икĕ томлă (Сайланма әсәрләр,ике томда) 1986).
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Аликовская энциклопедия / Редколлегия: Л. А. Ефимов, Е. Л. Ефимов, А. А. Ананьев, Г. К. Терентьев. — Чебоксары, 2009. ISBN 978-5-7670-1630-3.
- Чăваш литературин антологийĕ / Сост.: Д. В. Гордеев, Ю. А. Силэм. — Чебоксары, 2003. ISBN 5-7670-1279-2 .
- ↑ 1,0 1,1 Исаев Ю. Н. Чувашская энциклопедия — Чувашское книжное издательство, 2006. — 2567 бит — ISBN 978-5-7670-1471-2