Алексей Чернецов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Чернецов latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 1945
Туу урыны Мәскәү елгасы
Һөнәр төре археолог
Әлма-матер РФА археология институты[d]
Гыйльми дәрәҗә тарих фәннәре докторы[d]

Чернецов Алексей Владимирович (1945 елда туган) — совет һәм Россия археологы, тарих фәннәре докторы, профессор.

250-дән ашу фәнни хезмәт авторы, шул исәптән монографияләр язучы[1] һәм бик күп экспедицияләрдә катнашучы[2].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чернецов Алексей Владимирович 1945 елның 1 мартында Мәскәүдә туган.

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексей Чернецов 1968 елда Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган.[2]

Югары уку йортын тәмамлагач ССБР фәннәр академиясенең археология институты хезмәткәре булып эшли (хәзерге Россия Фәннәр Академиясенең археология Институты), 1968 — 1972 елларда Мәскәү дәүләт университетының археология кафедрасында аспирантурада читтән торып укый. 1973 елда «Борынгы Русь сөрү коралы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый[3], 1988 елда "XIV—XV гасырда феодаль Русьтә дөнья символикасы" дигән темага докторлык диссертациясе яклый[4], академик Б А. Рыбаков аның укытучысы була.

Эшмәкәрлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Археология институтында 1968-1991 елларда лаборант, өлкән лаборант, кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәтче вазифаларында эшли.

1991 елда Алексей Чернецов РФА Археология институтының славян-рус археологиясе бүлеген җитәкли һәм укытучылык буенча эшчәнлек башлый — башта изге Иоанн Богослов исемендәге Россия православие университетында (ПУ), аннары — Россия дәүләт гуманитар университетында (РГГУ, 1996 елдан бу югары уку йортының музеелогия кафедрасы профессоры була).[2]

А. В. Чернецов РФА Археология институтының фәнни советы әгъзасы (1991 елдан), институтның саклау (хранитель) советы әгъзасы (1988 елдан); РГГУ саклау (хранитель) советы әгъзасы (2001 елдан). Шулай ук "Живая старина" журналының редколлегия әгъзасы (1994 елдан) "Российская археология" журналының редколлегиясендә эшли (2001 елдан).

Алексей Владимирович 1994-1996 елларда "РФ-ның танылган галиме" дәүләт фәнни стипендиясенең стипендиаты була. 1998 елдан 1999 елга кадәр Принстонда, Акшта перспективалы эзләнү институты әгъзасы булып хезмәт итә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • В Челяп П. Чернецов Алексей Владимирович // Рязань энциклопедия. Т. III. Рязань, 2002.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]