Алман овчаркасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алман овчаркасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Алман көтүче эте
Алман овчаркасы
DSHwiki.jpg
Чыгыш

Алмания

Буе

ата эт: 60—65 см

  • ана эт: 55—60 см
Авырлыгы

ата эт: 30—40 кг

  • ана эт: 22—32 кг
Төр

Көтүче эте

Теркәлгән

1899 ел

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Алман овчаркасының көчеге

Алман овчаркасы яки алман көтүче эте, алман көтү сакчы эте — электән үк көтүчеләр эте һәм эзләү-хезмәт эте буларак кулланылган этләр токымы.

Алман овчаркасы Үзәк һәм Көньяк Алмания көтүче этләренең берничә төрле токымнарын катнаш кушылдыру һәм селекция нәтиҗәсендә чыгарылган.

Шома йонлы һәм озын йонлы төрләре бар.

Хәзерге вакытта алман көтүче эте - сакчы эт, каравылчы эт, хезмәт эте, күргәзмә-эте, гаилә өчен эт буларак кулланыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсәй хәрби көчләренең алман овчаркасы Сүриянең Хәлеб шәһәрендә миналарын алуда катнаша

Алман көтүче этенең борынгы бабалары Скандинавиядән, Көньяк Русиядән һинд бүре катнашында чыккан.

1882 елда Һанновер шәһәрендә күргәзмәдә Грайф исемле алман овчаркасының беренче вәкиле күрсәтелгән.

Әлеге этләр токымы ротмистр Макс фон Штефаниц тарафыннан булдырылган.

Алман овчаркасының башлангыч вазифасы - көтүне саклау булган, ләкин терлек саны кимүе сәбәпле әлеге эт алдында бүтән бурычлар куелган булган.

Ике Дөнья сугышы вакытында алман овчаркасы хәрби хезмәттә киң кулланылган.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алман овчаркасы - тыныч холыклы, җитез эт, яхшы өйрәтелә.

Бер хуҗада алман овчаркасы иң уңышлы була, ләкин әлеге эт хуҗаны җиңел итеп алыштыра ала. Мәсәлән, ротвейлер һәм ризеншнауцер хуҗаны алмаштыруны начар кабул итә.

Каравыл-патруль хезмәтендә алман овчаркасы еш юлдашларны алыштыра һәм шуны тыйнак итеп кичерә, шунда бу эт чагыштыргысыз яхшы.

Док Стенли Корен буенча алман овчаркасы иң акыллы этләр исемлегендә өченче урында тора (бордер-колли һәм пудель токымыннан соң).

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алман овчаркасы - универсаль токым: яхшы каравыл эте, сакчы эт, яклау эте, эзләү эте, хезмәт эте, иптәш-эт. Шулай ук көтүче эте буларак кулланыла.

Бүтән этләр токымыннан ешрак армия хезмәтендә, полициядә, дәүләт чиген саклауда, җинаятьчене тотуда кулланыла.

Шулай ук сукырларны озатуда кулланыла.

Балалар белән тату тора.

Рәсәйдә Тольятти шәһәрендә хуҗаны көтә торган алман овчаркасына һәйкәл куелган, Волгоградта табиб-эт алман овчаркасына һәйкәл урнаштырылган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Стрикленд У. Г., Мозес Д. Немецкая овчарка сегодня. — М.: Центрполиграф, 1996. — 403 с. — (Библиотека Американского клуба собаководства). — ISBN 5-218-00162-7.
  • М. Дубров. Немецкая овчарка. — М.: Центрполиграф, 2005. — 160 с. — ISBN 5-9524-1560-1.
  • И. Александрова Немецкая овчарка, или Завещание Макса фон Штефаница // Собачий остров : журнал. — СПб: *Благотворительный фонд "Верность", 2013. — № 4(23). — С. 14-17.
  • О. Шилова Немецкая овчарка // Друг. Журнал для тех, кто любит собак : Журнал. — М.: ООО «Премьера Медиа», 2009. — № 1 (180). — С. 42. — ISSN 1609-052-7.
  • Л. Архангельская Немецкая овчарка: комментарии к стандарту и перспективы развития // Питомцы - Pets : журнал. — Киев: Кинологический Союз Украины, 2005. — № 1-2 (37). — С. 2-6.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]