Алпамша (дастан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алпамша (дастан) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Алпамша» эпосына багышланган 1988 елгы СССР пучᴛы маркасы

.

Алпамша («Алпамыш», «Алпамыш батыр», «Алып», «Алтыяшәр Алпамша») — Алпамша батыр турында сөйли торган татар, башкорт һәм башка төрки халыкларда таралган дастан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алпамша дастаны XIV - XVII гасырларда төрки халыкларның дҗунгар хакимнәренә каршы көрәш чорында барлыкка килгән дип санала.[1]

Беренче тапкыр 1899 елда Казан шәһәрендә «Кыйсса-и-Алпамыш» версиясе астында басыла.[2]

XX гасыр башында Ырынбур губернасында А.Г.Бессонов тарафыннан язып алына. Эпосның «Алып», «Алтыяшәр Алпамша» һ.б. исемле вариантларын М.А.Буранголов, С.Ә.Галин, К.Мәргән, С.Ф.Миржанова, М.М.Сәгыйтов, С.Г.Сафуанов, Н.Д.Шоңкаров һ.б. язып ала.[3] Аларны Алпамша батырлыгына бәйле гомуми сүжет берләштерә. Алып үз хакимлеге астында халыкны берләштерә, илендә тынычлык һәм гаделлек тергезә.

Көй вариантларын Шоңкаров язып ала, К.Й.Рәхимов нотага сала. Эпосның Башкортстанда, Чиләбе, Самар, Сарытау, Ырынбур өлкәләрендә язып алынган 30га якын варианты архивта саклана.[4]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алпамыш. Тезисы докладов и сообшчений регионального совешчания по эпосу «Алпамыш», Ташкент, 1956.
  • Жирмунскᴎ В. М., Сказание об Алпамыше и богатырская сказка, М., 1960.
  • Башкорт халык иҗаты. 4-се к. Дастан. Ɵфə, 1999.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алып-Манаш, в кн.: Улагашев Н. У., Алтай-Бучай. Ойратскᴎ героич. эпос, Наʙасебер, 1941.
  2. Алпамыс-Батыр (эпос) // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: Қазақ энциклопедиясы, 2004. — Т. I. — ISBN 9965-9389-9-7.
  3. Мәргән К. Башкорт халкының эпик комарткылары. Ɵфə, 1961.
  4. Башкирское народное творчество. К.1. Дастан. Ɵфə, 1987.