Алып (эпос)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алып (эпос) latin yazuında])
Алып
чуаш. Улăп
Жанр:

эпос

Автор:

Сюин Хведер

Оригинал теле:

чуаш теле

Язылу датасы:

1980

Нәшер итү датасы:

1996

Әсәр тексты Викитекада

«Алып» (чуаш. Улăп, Улып) — чуаш каһарман эпосы, авторы фольклорчы-шагыйрь Сюин Хведер (Симон Федоров, 1913—2002) тарафыннан 1996 елда нәшер ителгән[1]. Каһарман мифлар, җырлар һәм әкиятләр нигезендә булдырылган. Балалар өчен җайлаштырылган варианты «Улăп халапĕсем» (Алып хикәятләре) 1980 елда дөньяга чыккан[2].

Язылу тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чуашларның «Алып» халык эпосының иң тулы варианты 1996 елда дөнья күргән. Эпосны булдырган (20 мең шигъри юллык итеп эшкәрткән) авторы Сюин Хведер(чуаш) (Симон Федоров, 1913—2002) тарафыннан нәшер ителгән.

1924 елда «Сунтал» (1946 елдан «Ялав») журналында С. М. Лашман(рус.) (Авксентьев, 1895—1986) халык әкиятләренә, риваятьләренә һәм җырларына таяна торган чуаш эпосын булдыру кирәклеге турында беренче булып яза. Яңа әсәрне «Улăпиада» дип атарга тәкъдим итә.

1927 елда шагыйрь Семень Эльгер(рус.) (Семен Васильев, 1894—1966) «Алыплар» (Улăпсем) поэмасын яза. Поэма «Сунтал» журналының 1927 елгы 10нчы саныда басылган, 1939 елда аерым китап булып чыккан [3].

1975 елда эпоска ихтыяҗ турында А. К. Салмин(чуаш) «Ялав» журналында язып чыга.

Эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эпос 20 мең шигъри юлны берләштергән кырык җырдан тора. Һәр җырчуаш халкының каһарманнарча үткәненә мәдхия (гимн). Игелекле һәм зирәк Алып үз ата-бабаларының иң яхшы сыйфатларын гәүдәләндерә. Ул җир сөрә, көтүләрне йөртә, Ватанын дошманнардан һәм явыз көчләрдән саклый, күк буенча сәяхәт кыла һәм илаһлар белән сөйләшә...

Басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Алып» эпосы чуаш (1996, авторы Хведер Сюин), рус (2009, А. И. Дмитриев тәрҗемәсе)[4][5], төрек (2012 ел, Bülent Bayram тәрҗемәсе)[6] телләрендә нәшер ителгән.


« Әсәрне укыгач, һичшиксез, рус теленә тәрҗемә итәргә кирәк, дип уйладым.
Өстәвенә, күп кенә күршеләрнең эпослары бар: башкортларның, татарларның, ә менә чуашларның рус телендә — юк
[7]
Аристарх Дмитриев, тәрҗемәче
»

Бүләкләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2012 – Чуашстан Башлыгының 2012 елның 20 июнендәге Указы белән Аристарх Иван улы Дмитриевка(чуаш) әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә 2011 елгы Чуваш Республикасының Дәүләт премиясе бирелгән – «Алып» чуаш халык эпосын рус теленә тәрҗемә иткән өчен»[8].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ендеров В. А., Родионов В. Г. Сюин Хведер. Чувашская энциклопедия(чуаш)
  2. Улăп. Çуйăн Хĕветĕрĕ сăвăланă халапсем. 2019 елның 1 июль көнендә архивланган. Ш., 1980.
  3. Улăпсем(чуаш)
  4. Васильев, Лев. «Улып» заговорил по-русски. — «Советская Чувашия», 17 декабря 2009.
  5. Дмитриев Аристарх Иванович. Чувашская энциклопедия(чуаш)
  6. Чувашский эпос издали на турецком языке 2020 елның 10 август көнендә архивланган.. — Ирĕклĕ сăмах.
  7. Ркаил Зәйдулла. Эпос. «Идел» журналы, 2014 ел, октябрь, 58-59нчы бит.
  8. Писателю, журналисту, переводчику — Государственная премия Чувашской Республики. — 21.06.2012 11:28. Сайт Союза журналистов Чувашии.