Алтын Гыйбадәтханә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алтын Гыйбадәтханә latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Алтын Гыйбадәтханә
Һармандир-Саһиб
Harmandir Sahib 2015 copy.jpg
пәнҗәби ਹਰਿਮੰਦਰ ਸਾਹਿਬ
Урнашуы Һиндстан, Амритсар
Мигъмари төр Сикх мигъмарияте
Төзелгән 1585-1604
Дин Сикх дине
Алтын Гыйбадәтханәгә килгән сикх хаҗие
Сикх Алтын Гыйбәдатханә янында

Алтын Гыйбадәтханә яки Һармандир-Саһиб (Ходай йорты дигән сүз)(пәнҗәби ਹਰਿਮੰਦਰ ਸਾਹਿਬ) — Һиндстанның Амритсар шәһәрендә урнашкан сикх диненең үзәк гыйбадәтханәсе (гурдвара).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1577 елда сикхлар 4-нче дини җитәкчесе (гуру) Рам Дас ясалма сулыкны казыган, соңрак ул Амритсар йөртелә башлаган ("мәңгелекнең нектар чишмәсе" дигән сүз). Аннары чишмә тирәсендә Амритсар шәһәре үскән.

Сулык үзәгендә гурдвара урнашкан, аның югары катлары алтын белән капланган, шуннан Алтын гыйбадәтханә атамасы чыккан.

1588 елда Лахор шәһәреннән килгән бөек суфий Хәзрәт Миян Мир гыйбадәтханәгә нигез салган. 1604 елда төзелеше тәмамланган.

1604 елдан биредә Гуру Арҗан Дэв язган "Ади Грантх" оригиналы саклана.

Гыйбадәтханәнең төп өлешенә керсен өчен изге буа өстендәге тар мәрмәр күпер буйлап барырга кирәк. Әлеге күпер тәкъвалар гөнаһлы кешеләрдән аера торган юлны билгели.

Алтын Гыйбадәтханә көне буе ачык, тик 23:00 - 3:00 төнге сәгатьләрдә ябык.

1891 елда Алтын Гыйбадәтханәгә киләчәк патша Николай II килгән.

1984 елда Һиндстан гаскәре гыйбадәтханәдә яшеренгән сикх сугышчыларына каршы хәрби чараларны үткәрә. Нәтиҗәдә 492 тыныч яшәүче һәлак була, ә гыйбадәтханәгә зур зыян китерелә. Әлеге хәрби чарага үч итеп эшләп, сикх сугышчылары Һиндстан премьер-министры Индира Ганди не үтерә.

Күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]