Анастасия Макеева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анастасия Макеева latin yazuında])
Анастасия Макеева
Туган телдә исем рус. Анастасия Васильевна Макеева
Туган 23 декабрь 1981(1981-12-23)[1] (42 яшь)
Краснодар, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Казакъстан
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре актёр, җырчы, модель, алыпбаручы, фотомодель, телеалыпбаручы
Җефет Пётр Борисович Кислов[d] һәм Глеб Алимович Матвейчук[d]

 Анастасия Макеева Викиҗыентыкта

Анастасия Васильевна Макеева (1981 елның 23 декабре, Краснодар, ССРБ) — Россиянең театр, кино һәм дубляж актрисасы, җырчы, фотомодель, телетапшырулар алып баручы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анастасия Макеева 1981 елның 23 декабрендә Краснодарда туа.

Аның әтисе вокаль-инструменталь ансамбль җитәкчесе була. Кечкенәдән сәхнәдә ансамбль белән чыгыш ясаган, «Гармония» квартеты составына кергән.

Музыка мәктәбендә укыган, үз шәһәренең Мәдәният һәм иҗат йортында шөгыльләнгән. Шулай ук бер ел дәвамында Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Краснодар музыка училищесында укый.

2000 елда Эстрада-джаз сәнгате дәүләт музыка училищесына укырга керә (ГМУЭДИ). Студент елларында мюзиклларда уйнаган. 2004 елда училищены тәмамлый. 2007 елда РАТИ—ГИТИСны(рус.) кызыл диплом белән тәмамлый[2].

2005 елда «Дискотека Авария» төркеменең «Если хочешь остаться» җырына клипта төшә. 2008 елда «Ледниковый период-2» тамашасында катнаша, анда аның партнеры Александр Абт булган. Бер айдан соң пар проектны ташлап киткән.

2008 елда «Монте Кристо» мюзиклы куелышында Мерседес роленә раслана.

2010 елда, Мәскәүдә 2010—2011 елларда Мәскәү яшьләр сарае театрында барган «Зорро» мюзиклына сайлап алу уза. Шул ук елда «Монте-Кристо» мюзиклыннан китә.

2010 елның җәендә «XXL» журналы өчен фотосессиягә төшә.

2011 елдан «Иствикские ведьмы» мюзиклында уйный. 2012—2013 еллар сезонында Донна Шеридан ролен «Mamma Mia» мюзиклында уйный. 2013 елның көзеннән «Chicago» мюзиклында төп рольне уйный. 2014 елның җәеннән Маркиза де Мертей һәм Мадам де Турвель рольләрен «Территория страсти» музыкаль-драма спектаклендә уйный.

2014 елның июненнән Николай Басков белән «Субботний вечер» музыкаль-күңел ачу программасын алып бара[3].

2019 елның көзендә «TRENDS PEOPLE» журналының тышында басыла.

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ире — театр һәм кино актёры Пётр Кислов[4]. 2010 елдан 2016 елга кадәр актёр һәм композитор Глеб Матвейчукка өйләнгән була[5]. 2018 елның ноябреннән 2019 елга кадәр адвокат Александр Саковичка өйләнгән. Дүртенче ире — бизнесмен Роман Мальков, туй 2021 елның маенда Кырымда узган[6].

Мюзикллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2002 — «Дракула»
  • 2003 — «Свадьба соек»
  • 2008 — 2010 — «Монте Кристо» — Мерседес
  • 2010 — «Странная история доктора Джекила и мистера Хайда» — Эмма
  • 2010 — 2011 — «Zorro» — Луиза
  • 2011 — «Иствикские ведьмы»
  • 2012 — «Франсуа Вийон. Три дня в Париже»
  • 2012 — «Иисус Христос — суперзвезда» — Мария Магдалина
  • 2012 — 2013 — «Mamma Mia!» — Донна Шеридан
  • 2013 — 2014 — «Chicago» — Рокси Харт
  • 2014 — «Территория страсти» — Маркиза де Мертей; мадам де Турвель
  • 2014 — «Мастер и Маргарита» — Маргарита
  • 2015 — «Демон Онегина» — Татьяна Ларина[7]
  • 2016 — «Чудо-юдо» — Мурена
  • 2019 — «Вий» — Панночка
  • 2021 — «Последнее Испытание» — Такхизис

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Краснодар гүзәле-1998» конкурсы җиңүчесе (1998, Краснодар);
  • «Россия академиясе гүзәле-2000» конкурсы җиңүчесе (2000, Мәскәү);
  • «Мисс МК-Европа» конкурсының Вице-миссы (2004, Испания);
  • «Галәм гүзәле, Россия» Вице-миссы (2004, Мәскәү)[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. Анастасия Макеева. Вокруг ТВ. 2014-01-19 тикшерелгән.
  3. Анастасия Макеева считает себя идеальной. life-star.ru (2014-06-27). 2014-10-14 тикшерелгән.
  4. Инесса Ланская. (2009-12-09). Пётр Кислов: После развода с Настей Макеевой я летал на крыльях. Экспресс-газета. 2012-07-01 тикшерелгән.
  5. Анастасия Макеева разводится с мужем (ru). 7дней.ru (2016-04-12). әлеге чыганактан 2016-04-24 архивланды. 2016-04-24 тикшерелгән.
  6. 39-летняя Анастасия Макеева сообщила, что вышла замуж
  7. Анастасия Сычевая. (2015-11-30). Анастасия Макеева: «У меня нет секретов красоты» (ru). FashionTime.ru. әлеге чыганактан 2016-01-19 архивланды. 2016-01-19 тикшерелгән.
  8. Анастасия Макеева — Россия-К, archived from the original on 2020-01-01, retrieved 2021-10-09