Анатолий Музыкантов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анатолий Музыкантов latin yazuında])
Анатолий Музыкантов
Туган 25 гыйнвар 1950(1950-01-25)[1] (74 яшь)
Кече Үби, Село-Убейское сельское поселение[d], Чүпрәле районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре балетмейстер, балетный педагог, балет артисты, балерина

Музыкантов Анатолий Николаевич (26 гыйнвар 1950) — ССРБ һәм Россия мәдәният хезмәткәре, биюче, педагог һәм балетмейстер.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анатолий Николаевич Музыкантов 1950 елның 26 гыйнварында Татар АССР-ының Чүпрәле районы Кече Үби авылында туган. Чуаш шагыйрәсе Н. Игнатьеваның агасы[2] һәм В. И. Музыкантованың ире[3].

1978 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый, аннары 1978-1980 елларда Чуаш дәүләт җыр һәм бию ансамблендә балет артисты булып эшли [4].

1980 елда Анатолий Музыкантов Чебоксар сәнәгать тракторлары заводының Мәдәният йорты базасында «Сувар» халык бию ансамблен оештыра, аның җитәкчесе була. 1983 елда ансамбльгә «халык» исеме бирелә. Бераз вакыттан соң А.Н. Музыкантов Чуаш дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта[4].

2020 елның 30 гыйнварында халык иҗатының Җөмһүрият үзәге «Трактор төзүчеләр Мәдәният йортының» зур залында Чуашстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Анатолий Николаевич Музыкантовның 70 яшенә багышланган «Музыкантов чакыра...» юбилей кичәсе үтә[5].

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Чуаш АССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1994).
2002 елда иң яхшы балетмейстер буларак «Алтын саз» премиясенә лаек була.
«Халык бейеуе» номинациясендә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Россия рухы» премиясе лауреаты, Чуашстан һәм Идел буе үзешчән ансамблләре өчен чын мәгъәнәсендәге остаханәгә әверелгән коллективны булдырганы өчен (2003).
«Чуашстан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләнә (2010).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Долгова А. П. Музыкантов Анатолий Николаевич // Чувашская энциклопедия. — Чебоксары, 2009. — Т. 3.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]