Андрей Перевозчиков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Андрей Перевозчиков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Туу датасы 1908
Туу урыны Пирем гөбернәсе, Россия империясе
Үлем датасы 1978
Һөнәр төре инженер-конструктор

Перевозчиков Андрей Егорович (19081978) — сәвит мөhәндис-конструкторы һәм сәнәгатне оештыручысы, ССРБ суднолар төзелеш сәнәгате министрлыгының "Айсберг" ЦКБ җитәкчесе һәм баш конструкторы. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1976).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Перевозчиков Андрей Егорович 1908 елның 24 сентәбрендә Пиpем губернасының Камышлов өязе Ертарск заʙуты авылында туган.

1934 елдан 1939 елга кадәр Ленинград корабль төзү институтында укый. 1939 елдан 1950 елга кадәр Нева проект-конструкторлык бүросында түбәндәге вазифаларда эшли: 1939 елдан 1946 елга кадәр — конструктор һәм өлкән конструктор, 1946 елдан 1950 елга кадәр — җиһазлар бүлеге начальнигы булып эшли. А. Е. Перевозчиков «Сталинград» авыр крейсерын проектлауда катнаша.

1950 елдан 1955 елга кадәр 17 нчы номерлы Үзәк конструкторлык бүросында, 615, 611 һәм 629 тибындагысы асты кәмәләрен проектлау бүлеге җитәкчесе, баш конструктор урынбасары һәм баш конструктор булып эшли. 1955 елдан 1962 елга кадәр 50-се номерлы Үзәк конструктор бүросы җитәкчесе була, елга хәрби һәм десант кораблары төзүне оештыручы була. 1961 елдан 1962 елга кадәр 14-се Үзәк конструктор бүросының җитәкчесе һәм баш конструкторы була, аның җитәкчелегендә һәм бүро катнашлыгында балык тоту флоты — диңгез граждан суднолары өчен проектлау кебек эшләр башкарыла.

1962 елдан 1978 елга кадәр, уналты ел дәвамында, А. Е. Перевозчиков ССРБ суднолар төзелеш сәнәгате министрлыгының «Айсберг» Үзәк конструктор һәм җитәкчесе була. А. Е. Перевозчиков җитәкчелегендә һәм аның турыдан туры катнашында «Ленин» атом боз ваткычын модернизацияләү эшләре алып барыла, «Арктика» атом боз ваткычын, шулай ук төрле хәрби һәм гражданлык боз ваткыч суднолары һәм су асты кәмәләре өчен йөзү базаларын проектлау һәм төзү эшләре алып барыла.[1].

1966 елның 25 июлендә ССРБ Югары Сәвиты Президиумы Указы белән Андрей Егорович Перевозчиков Ленин урдᴎны белән бүләкләнә.

1976 елның 7 гыйнварында ССРБ Югары Сәвиты Президиумының "Югары хезмәт уңышлары, тугызынчы биш еллык заданиеләрен вакытыннан алда үтәве, кыйммәтле продукция җитештерү һәм «Арктика» атом боз ваткычы төзелешенә зур өлеш керткәне өчен" Андрей Егорович Перевозчиков Ленин урдᴎны һәм «Урак һәм Чүкеч» мидалы белән бүләкләнә һәм Перевозчиков Андрей Егорович лаек була.

Перевозчиков Андрей Егорович 1978 елның 7 ауᴦысында вафат була, Комаров зияратында җирләнгән.

Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Судостроение России : биографическая энциклопедия, XIX—XXI вв.: А—Я / Военно-морской флот Российской Федерации, Федеральное агентство по пром-сти, Федеральное агентство морского и речного трансп. ; [сост. Первов М. А.]. - Москва : Столичная энцикл., 2008 г. — 597 с. — ISBN 978-5-903989-01-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Морской биографическᴎ словарь / В. Д. Доценко; Под ред. И. В. Касатонов. - СПб. : Logos, 1995 г. — 494 с. — ISBN 5-87288-095-2
    • Судостроение России : биографик энциклопедия, XIX—XXI вв.: А—Я / Военно-морской флот Российской Федерации, Федеральное агентство по пром-сти, Федеральное агентство морского и речного трансп. ; [сост. Первов М. А.]. - Москва : Столичная энцикл., 2008 г. — 597 с. — ISBN 978-5-903989-01-0