Андри Радзуэлина
| Андри Радзуэлина | |
|---|---|
| Мадагаскар президенты | |
| Вазыйфада 2019 елның 19 гыйнвары – 2025 елныж 13 октябре | |
| Мадагаскарның Югары күчеш чоры администрациясе президенты | |
| Вазыйфада 2009 ел – 2014 ел | |
| Аңа кадәр | вазифа булдырылган |
| Дәвамчысы | вазифа юкка чыгарылган |
| Антананариву мэры | |
| Вазыйфада 2007 ел – 2009 ел | |
| Шәхси мәгълүмат | |
| Туган | 30 май 1974 (52 яшь) Мадагаскар, Анцирабе |
| Сәяси фирка | TGV |
| Җефет | Миали Радзуэлина[d] |
Андри Радзуэлина, Андри Нирина Радзуэлина, Андри Раджоэлина язылышы да очрый[1], (малаг. Andry Nirina Rajoelina, 1974 елның 30 мае, Мадагаскар, Анцирабе) — Мадагаскарның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 2007—2009 елларда илнең башкаласы Антананариву мэры, 2009—2014 елларда аның өчен уйлап чыгарылган вазифаны (Мадагаскарның Югары күчеш чоры администрациясе президенты) башкара, 2019 елның 19 гыйнварыннан 2025 елның 13 октябренә кадәр
Мадагаскар президенты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1974 елның 30 маенда Мадагаскарның зурлыгы буенча өченче шәһәре Анцирабеда хәлле һөнәри хәрби гаиләсендә туган. Әтисе башта француз гаскәрендә, соңрак Мадагаскар гаскәрендә хезмәт иткән, «полковник» хәрби дәрәҗәсендә отставкага чыккач, эре француз Total нефть-газ компаниясенең Мадагаскардагы филиалы идарәчесе булып хезмәт иткән.
Андри белемне шәхси рәвештә өйдә, чакырылган педагоглардан ала. Югары белем алмый, шәхси эшмәкәр буларак, шоу-мэн карьерасын башлый. Антананаривуның танылган диджее була, 1993 елда 19 яшьтә «Шоу бизнес» фирмасы нигезли, 1998 елда полиграфия һәм реклама белән шөгыльләнүче Injet фирмасын оештыра.
Антананариву мэры
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2007—2009 елларда илнең башкаласы Антананариву мэры була. 2007 елдан башлап, Антананариву мэрын сайлау өчен оештырылган «Яшь тәвәккәл малагасиялеләр» (Young Malagasies Determined — малаг. Tanora malaGasy Vonona, TGV) хәрәкәтен җитәкли.
2008-2009 еллар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2008—2009 елларда хөкүмәткә каршы булган оппозициянең җитәкчесе була. 2002—2009 елларда Мадагаскар президенты булган Марк Равалуманананы хакимияттән төшерү өчен тырыша. Хакимиятне ватандашларның проблемаларын чишүдә булдыксызлыкта гаепләп, 2009 елның 3 гыйнварында үзен «илнең президенты» итеп игълан итә. Аны Мадагаскар хәрбиләре яклап чыга, әмма Андри Радзуэлина, Мадагаскар президенты буларак, Африка Берлеге тарафыннан халыкара танылу алмый. Африка Берлеге аңа һәм Мадагаскарның Югары күчеш чоры администрациясенең 108 вәкиленә карата шәхси тыюлар кабул итә. Андри Радзуэлина президент булып торган вакыт аралыгында, илнең икътисады нык какшый: Африка Берлеге тарафыннан кертелгән тыюлар сәбәпле, эшкәртүче сәнәгатькә чит илләрдән (Кытайдан башка) инвестицияләр килү туктый; илнең зур керем чыганагы булган туризмнан керем ике мәртәбә кими һ. б.
2013 елның декабрендә узган гомуми сайлауларга илнең элекке башлыклары, шул исәптән Андри Радзуэлина кертелми.
2018 елгы президент сайлаулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2018 елның 7 ноябрендә узган президент сайлауларында катнашып, сайлаучыларның 39,19% тавышын җыя һәм икенче турга уза. 2018 елның 19 декабрендә узган икенче турда 55,66% : 44,34% тавыш җыеп, көндәше булган Марк Раваломанананы җиңеп, ил президенты итеп сайлана. 2019 елның 19 гыйнварыннан президент вазифасына керешә.
2023 елның июнендә Франция гражданлыгы турында мәгълүматны ачу парламент тикшерүе башлануга китерә, аннан соң Франциядә малагаси диаспорасы гражданнары төркеменнән Югары Конституция судында сорау алына.[2].
2025 елгы протестлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2025 елның 13 октябрендә Мадагаскарда барган протестлар[d] һәм хәрбиләр фетнәсе[d] фонында илдән киткән. Франция матбугаты мәгълүматларына караганда, Радзуэлинаны эвакуацияләүгә Франция президенты Эммануэль Макрон ярдәм иткән[3][4][5]. Ул үз тормышын саклап калу өчен илдән китәргә туры килде, дип белдергән. Ләкин ул отставкага китүдән баш тарткан[6]. Президентны хакимияттән читләштерүне Мадагаскар Парламентында 131 депутатның 130сы хуплаган (бер депутат тыелып калган). Шул ук көнне CAPSAT башлыгы полковник Микаэль Рандрианирина хәбәр иткәнчә, хәрбиләр ил белән идарә итүне үз өстенә алган[7].
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән, хатыны Миали Радзуэлина, өч баласы бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Андри Раджоэлина избран президентом Республики Мадагаскар.(үле сылтама) newinform.com, 08.01.2019 (рус.)
- ↑ 1
- ↑ Madagascar’s President Andry Rajoelina has left the country, French radio reports (2025-10-13).
- ↑ Egbejule, Eromo. Madagascar president flees after losing support of key army unit (en-GB) (2025-10-13).
- ↑ Madagascar’s president has left the country after Gen Z protests, officials say (2025-10-13).
- ↑ Президент Мадагаскара объяснил бегство из страны на фоне протестов (2025-10-14).
- ↑ Военные Мадагаскара взяли на себя управление страной (2025-10-14).
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсми сайты (ингл.)
- Константин Михайлов. Андри Раджоэлина избран президентом Республики Мадагаскар.(үле сылтама) newinform.com, 08.01.2019 (рус.)