Андромеда (мифология)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Андромеда (мифология) latin yazuında])
Андромеда

Персей һәм Андромеда, Помпей фрескасы, б. э. I гасыры
Туган телдә исем бор. грек. Ἀνδρομέδα
Җефет Персей[d][1]
Өйдәш Финей[d]
Балалар Горгофона[d][2][1], Перс[d][1], Электрион[d][1], Элей[d][1], Сфенел[d][3][1], Местор[d][1], Autochthe[d], Cynurus[d] һәм Алкей[d][1]
Ата-ана

 Андромеда Викиҗыентыкта

Персей һәм Андромеда, Помпейдан фреска, б. э. к. I гасыр

Андромеда (бор. грек. Ἀνδρομέδη) — грек мифологиясендә[9][10] Эфиопия патшасы Кефей һәм Кассиопея кызы[11].

Миф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кассиопея бервакыт кызы Андромеда нереидлардан матуррак булуы белән мактангач, ачулы алиһәләр Посейдонга үч алуны сорап мөрәҗәгать итәләр, һәм ул Кефейның эшчеләренә үлем белән янаган диңгез җанварын җибәрә. Оракул Амон Кефей Андромеданы җанварга корбан иткәндә генә илаһның ачуы басылачагын игълан итә һәм ил халкы патшаны бу корбанга ризалашырга мәҗбүр итә. Кыяга богауланган Андромеда җанварга бирелгән.

Персей, аның матурлыгына сокланып, аны бу хәлдә күрә һәм әгәр Андромеда аңа кияүгә чыгарга риза булса, җанварны үтерергә ризалаша. Әтисе шатланып ризалык бирә, Персей Медуза Горгонаның йөзен җанварга күрсәтә һәм шуның белән аны ташка әйләндерә. Икенче юрама буенча, җанвар Гермес кылычы белән үтерелгән, шул ук кылыч белән Персей Медуза Горгонаны үтергән.

Кайбер авторлар аның маҗараларын Иоппага (ягъни Урта диңгез яр буендагы Яффуга) урнаштыралар[12].

Еврипид юрамасы буенча, әтисе дә, әнисе дә аны Ватанны ташлап Персей артыннан барырга мәҗбүр итә алмаганнар[13]. Күпчелек авторлар фикеренчә, ул Микена патшабикәсе була һәм Персейдан берничә бала таба.

Андромеда сәнгатьтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джорджо Вазари, Персей һәм Андромеда, 1570, Флоренция
Гюстав Доре, кыяга богауланган Андромеда

Андромеда — Софоклның «Андромеда» пьесасы (фр. 126—129 Радт), Еврипидның[14], Кече Фринихның, Ликофронның, Ливий Андроникның, Эннийның һәм Акцийның «Андромеда» трагедияләре, шулай ук Антифанның «Андромеда» комедиясенең төп персонажы.

Антик вазаларда, стена рәсемнәрендә һәм барельефларда Персей батырлыгының шактый сурәтләре бар. Андромеда образына Яңа заман рәссамнары да мөрәҗәгать иткәннәр: Пьеро ди Козимо, Тициан һәм Рубенс, Шассерио һәм Доре.

Шул ук миф Корнельнең «Андромеда» (1650) драмасы һәм Люллиның «Персей» (1682) операсы өчен сюжет булып хезмәт итә.

Ариосто Персей һәм Андромеда турында сюжетны үзенең «Ярсулы Роланд» поэмасында куллана: аның бер эпизоды (Анжеликаны азат итүче Руджеро) Персей һәм Андромеда эпизодын тулысынча кабатлый. Ариосто сюжетына, үз чиратында, Энгрның иң танылган картиналарының берсе язылган.

Миф «Титаннар сугышы» (1981 һәм 2010 еллар) фильмнарының нигезенә салынган.

Башкалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Афина Андромедага шул ук исемдәге йолдызлыкта йолдызлар арасында урын биргән[15].
  • Андромеда хөрмәтенә кыңгыраулы чәчәкле вересковые гаиләсендәге үсемлекләр ыругы аталган (Andromeda; рус исеме — подбел).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Encyclopedia of Ancient Deities — 1 — Jefferson: McFarland & Company, 2000. — 597 p. — ISBN 0-7864-0317-9
  2. Любкер Ф. Perseus // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  3. Обнорский Н. П. Сфенел // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1901.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Андромеда // Энциклопедический словарь / мөхәррир И. Е. АндреевскийСПб: Брокгауз — Ефрон, 1890.
  5. 5,0 5,1 Кефей // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1895.
  6. 6,0 6,1 Любкер Ф. Cepheus // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  7. 7,0 7,1 Кассиопа // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1895.
  8. 8,0 8,1 Любкер Ф. Cassiopea // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  9. Мифы народов мира. М.: 1991-92. В 2-х тт. Т. 1. С. 82
  10. Любкер Ф. Реальный словарь классических древностей. М.: 2001. В 3-х тт. Т. 1. С. 106
  11. Псевдо-Аполлодор. Мифологическая библиотека II 4, 3-5
  12. Страбон. География I 2, 35. С. 43; XVI 2, 28. С. 759
  13. Гигин. Астрономия II 11
  14. Аристофан. Женщины на празднике Фесмофорий 1009—1077: пародия на неё
  15. Псевдо-Эратосфен. Катастеризмы 17

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]