Антьести

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антьести latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Көньяк Һиндстанда Һинд дине соңгы юлга җибәрүен күрсәтүче рәсем. Ут сул якта, елга янында, җитәкче соңгы юлга җибәрүче алдан бара, мәет акка төрелгән һәм аны күмү учагына алып баралар, туганнар һәм дуслар аның арттан баралар.[1]

Антьести (IAST:Антьести, Санскрит телендә:अन्त्येष्टि) турыдан-туры мәгънәдә "соңгы корбан" һәм Һинд динендә мәет өчен соңгы юлга озату йоласына карый, һәм гадәттә тәнне яндыруга карый. Бу соңгы юлга озату йоласы Һинд динендә традицион тормыш самскаралары сериясенең соңгысы булып тора.[2][3] Аны шулай ук Антима Санскар, Антья-крийя, Анвароһанья, яки Ваһни Санскара дип атыйлар.[4] Антьести церемониясенең детальләре мәетнең төбәгенә, кастасына, җенесенә һәм яшенә карый.[5][6][7]

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антьести (अन्त्येष्टि) антья һәм исти сүзләренең кушма Санскрит сүзе булып тора, ул тәңгәл килгән рәвештә "соңгы" һәм "корбан" дигәнне аңлата.[8] Бергәләп, сүзнең мәгънәсе "соңгы корбан" дигәнне аңлата. Охшаш рәвештә Антима Санскара фразасының турыдан-туры мәгънәсе "соңгы изге церемония яки соңгы узу ритуалы".[9]

Язмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Непалда Һинд дине кремация ритуалы. Өстәге самскара ут өстендә шафран тукымага төрелгән тәнне сурәтли.

Һинд диненең борынгы әдәбиятында Антьести узу ритуалы барлык тере мәхлукатларның микрокосмы Галәм макрокосмының чагылышы дигәнне аңлата.[10] Җан (Атман, Брахман) ул асыл һәм үлемсез һәм ул Антьешти ритуалында чыгарыла, әмма тән дә Галәм дә Һинд диненең төрле мәктәпләрендә күчеш арбалары булып тора. Һинд дине текстларында кеше тәне һәм Галәм биш элементтан тора – һава, су, ут, җир һәм пространство.[10] Соңгы узу ритуалны тәнне биш элементка һәм килеп чыгышына кайтара.[6][10] Бу ышануның тамырлары Ведада, мәсьәлән, Ригведаның 10.16 секциясендә бар, шулай итеп язылган:

Йә Агни, аны яндырма һәм ашап бетермә: аның тәне дә тире дә таралмаган булыр,
Йә барысына да ия Ут, ул олылайган булып, аны Аталар юлы буенча җибәр.
Син аны әзер иткәч, йә барысына да хуҗа булган Ут, шунда син аны Аталарга бирерсең,
Ул аны көткән тормышка ирешкәч, ул Ходайлар тәкъдире астында булачак.
Кояш аның күзен алачак, Җил аның “Прана”сын (тормыш принцибын, сулышын); барсын, ирешелгәне буенча, я җиргә, я күккә.
Барсын, әгәр дә күп булса сулыкларга; барсын, аның йорты булсын бөтен әгъзалары белән үсемлекләр.
Ригведа 10.16

[11]}} Баланың вакытсыз үлеме очрагында соңгы юлга озатуның ахыргы ритуаллары Риг Веданың 10.18 секциясендә китерелә, анда бала үлеменең хәсрәте гимннары, Мритью Ходаена “безнең кызларыбызга да, малайларыбызга да зыян китермә” дип дога кылалар һәм җирне киткән баланы йомшак мамык итеп капларга сорала.[12]

Традицион практикалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстанда, Варанасида Маникарниканың “янучы гһатлары”.

Соңгы ритуаллар гадәттә үлем көнендә тәмамлана. Практикалар төрле секталар арасында төрле була. Үлгән олы кешенең тәне елга яки башка сулык янында кремация мәйданчыгына алып барыла һәм табаннары көньякка урнаштырылып утка куела.[6][7][7] Иң олы угыл, яки хәсрәтле ир кеше, яки каһин – соңгы яндыручы яки соңгы хәсрәт күрүче дип атала – шуннан соң кремация церемониясе алдында коена.[6][14] Ул тәнне коры агач учагы белән уратып ала, соңгы юлга озату сүзләрен әйтә яки гимн җырлый, үлгән кешенең авызына орлыклар яки дөге урнаштыра, тәнгә һәм утка гһи (чистартылган май) сала, шуннан соң Яма (үлем Ходае), Кала (вакыт, кремация Илаһы) яки үлемне билгели торган өч сызыкны ясый.[6] Утны яндыруга кадәр, балчык чүлмәгенә су салалар һәм җитәкче хәсрәтләнгән кеше аның белән тәнне әйләнеп йөри, шуннан соң чүлмәкне җилкәсенә күтәрә һәм баш янында вата. Ут яндырылганда җитәкче хәсрәтләнгән кеше һәм иң якын туганнар янган учакны әйләндереп бер яки күбрәк мәртәбә уза ала. Церемонияне җитәкче яндыручы “капала крийя” ритуалы яки баш сөяген бамбук ут таягы белән баш сөяген я вата, я тишек ясый, бу рухны чыгару өчен гамәл.[15] Кремациягә килгәннернең боларның барысы һәм кремация вакытында үлгән тән яки аның төтене белән эшләгәннәр кремациядән соң душ керәләр, чөнки кремация ритуалы чиста түгел һәм пычратучы дип санала.[16] Кремациядән җыелган салкын көл шуннан соң якындагы елгада яки диңгезгә сибелә.[14] Кайбер төбәкләрдә үлгәннең ир-ат туганнары башларын кыралар һәм унынчы яки уникенче көнгә дусларны һәм туганнарны үлгәнне искә алыр өчен гади аш ашарга чакыралар. Бу көн кайбер җәмәгатьләрдә шулай ук ярлыларга һәм мохтаҗ кешеләргә ашамлык тәкъдим ителә торган көн булып тора.[17]

Һинд динендә соңгы юлга озату: Кремация ысулыннан тыш Һинд динендә күмү йоласын үтәүче зур секталар бар. Әзерләнү ритуаллары кремациягә әзме-күпме дәрәҗәдә охшаш, тәнне юу, үлгәннең маңгаен вибутхины яки чандманы сылыйлар, үлгән кеше күмелә. Тән я йоклаган килеш итеп урнашытырыла, яки кайбер Шайвит һәм кабилә традицияләрендә аякларны утырган килеш итеп һәм куллар ботларда медитатив позициядә итеп куела. Күмү урын Шамшана дигән күмү мәйданчыгында әзерләнә һәм гадәттә шәһәрдән яки авылдан башка урында урнашкан. Кайбер агымнарда үлгән кешене үз кырларында күмәләр. Йоклау позициясе өчен күмү чокыры гадәттә өч фут киңлегендә һәм алты фут озынлыгында һәм утырган килеш позициясе өчен өч футка өч фут. Кагыйдә буларак изгеләр утырган килеш итеп һәм аерым урында күмелә, анда шуннан соң Самадхи төзелә һәм ул табыну урыны булып китә.

Күмү мәйданчыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кремация мәйданчыгы Санскрит телендә “Шамашана” дип атала һәм традицион рәвештә елга янында урнашкан була, яисә елга яры янында. Моңа акча кирәк булган кешеләр я Каши (Варанаси), Харидвар, Прайяграҗ (элек ул Аллаһабад буларак мәгълүм булган), Шрирангам, Ашокастами чарасында Брахмапутрага һәм Рамешварамда суга көлләрне суга салуны тәмамлау өчен баралар.[18]

Хәзерге практикалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Индонезиядә, Балида Убудта Һинд дине тарафдарларының үлгәнне кремациясе.

Һинд дине кремациясе өчен бамбук агачы утлары да, электрик кремациясе дә кулланыла.[19] Соңгысы өчен тән рельсларда бамбук кысаларда һәм электр пулатның ишеге янында тотыла.[20] Кремациядән соң хәсрәтләнүче кеше көлне җыя һәм аны сулыкка изге итеп сала, мәсьәлән елгага яки диңгезгә.

Һиндстаннан тыш Һинд дине җәмәгатьләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тринидад и Тобаго[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд дине тарафдарлары Тринидад һәм Тобагога плантацияләргә индентура буенча ялланган кешеләр итеп 1845 һәм 1917 еллар арасында Британия колония хөкүмәте тарафыннан китерелгән булган һәм кремация һәм традицион өйләнү кебек ритуалларны рөхсәт итмәгән, чөнки колониаль рәсмиләр боларны мәҗүси һәм вәхши практикалар дип санаганнар. Шуннан соң Һинд дине булмаган хөкүмәт крематорий төзүне рөхсәт итмәгән.[21] Иҗтимагый оешулары һәм петицияләр елларыннан соң Тринидадның Һинд дине тарафдарлары "Антьести" дигән традицион узу ритуалларга рөхсәткә 1950-нче елда ирешкәннәр һәм крематорийны 1980-ынчы елларда төзегәннәр.[21]

Берләшкән Корольлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берләшкән Корольлектә 1902 Ел Кремация Акты буенча элек традицион тышта Һинд дине кремациясен үткәрергә ярамаган һәм Һинд дине тарафдарлары үлгәннәрен шуннан соң йорт эче крематориендә яндырырга тиеш булганнар. 2006 елда Ньюкасл Шәһәр Шурасы тарафыннан Британия Һиндусы Дэйвен Гһайга традицион кремация үткәрергә тыелган булган, бу эш судка җибәрелгән булган, анда хәзерге закон ачык һавада кремацияләр рөхсәт ителмәгән булган дип расланган булган, ул ябык бинада һәм җәмәгатьтән ераграк итеп уздырылга тиеш.
A High Court ruling disagreed with his claim, and the-then Justice Secretary Jack Straw stated that the British public would "find it abhorrent that human remains were being burned in this way." Nonetheless, upon taking it to the Court of Appeals in 2010, the judge, Lord Justice Neuberger, ruled that such a cremation would be legal under the 1902 Act, so long as it was performed within a building, even an open-air one.
Җиңүеннән соң Гһаи репортёрларга “Мин гел законны ачыкларга дигән фикердә идем, һәм аңа буйсынмаска яки аны хөрмәт итмәскә уйламаган идем" дип әйткән һәм бу салым түләүчеләргә суд шуның кадәр торганына борчылуын белдергән.[22] Ул миңа хәзер “Кояш минем тәнемгә балкып һәм минем улым утны яндыра алу хакы”на рәхмәтен белдергән һәм ул һәм илдә башка Һинд дине тарафдарлары һәм Сикхлар алар шунда соңгы юлга озатуны башкарыр өчен урын эзли башлаганнар.[23]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Museum record 2007,3005.2 The British Museum, London
  2. Pandey, R.B. (1962, reprint 2003). The Hindu Sacraments (Saṁskāra) in S. Radhakrishnan (ed.) The Cultural Heritage of India, Vol.II, Kolkata:The Ramakrishna Mission Institute of Culture, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-85843-03-1]], p.411 to 413
  3. Ph.D, Victoria Williams (2016-11-21) (in en). Celebrating Life Customs around the World: From Baby Showers to Funerals [3 volumes]. ABC-CLIO. pp. 118. ISBN 9781440836596. 
  4. Antayesti Cologne Sanskrit Digital Lexicon, Germany
  5. Rajbali Pandey (2013), Hindu Saṁskāras: Socio-religious Study of the Hindu Sacraments, 2nd Edition, Motilal Banarsidass, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-8120803961]], pp. 234-245
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 Carl Olson (2007), The Many Colors of Hinduism: A Thematic-historical Introduction, Rutgers University Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0813540689]], pp. 99-100
  7. 7,0 7,1 7,2 J Fowler (1996), Hinduism: Beliefs and Practices, Sussex Academic Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-1898723608]], pp. 59-60
  8. anta, yASTi Monier Williams Sanskrit English Dictionary] Cologne Sanskrit Digital Lexicon, Germany
  9. antima, saMskara Monier Williams Sanskrit English Dictionary] Cologne Sanskrit Digital Lexicon, Germany
  10. 10,0 10,1 10,2 Terje Oestigaard, in The Oxford Handbook of the Archaeology of Death and Burial (Editors: Sarah Tarlow, Liv Nilsson Stut), Oxford University Press, ISBN , pp. 497-501
  11. Sanskrit: ऋग्वेद: सूक्तं १०.१६ Wikisource;
    Sukta XVI - Rigveda, English Translation: HH Wilson (Translator), pp. 39-40;
    Wendy Doniger (1981), The Rig Veda, Penguin Classics, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0140449891]], see chapter on Death
  12. Sukta XVIII - Rigveda, English Translation: HH Wilson (Translator), pp. 46-49 with footnotes;
    Wendy Doniger (1981), The Rig Veda, Penguin Classics, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0140449891]], see chapter on Death
  13. Cremation of Gandhi's body, JAMES MICHAELS, January 31, 1948
  14. 14,0 14,1 Carrie Mercier (1998), Hinduism for Today, Oxford University Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0199172542]], p. 58.
  15. Rajbali Pandey (2013), Hindu Saṁskāras: Socio-religious Study of the Hindu Sacraments, 2nd Edition, Motilal Banarsidass, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-8120803961]], page 272
  16. George Castledine and Ann Close (2009), Oxford Handbook of Adult Nursing, Oxford University Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0199231355]], pages 757-758
  17. Colin Parkes et al (2015), Death and Bereavement Across Cultures, Routledge, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0415522366]], pp. 66-67.
  18. Christopher Justice (1997), Dying the Good Death: The Pilgrimage to Die in India's Holy City, SUNY Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0791432617]], pp. 39-42
  19. Hiro Badlani (2008), Hinduism: Path of the Ancient Wisdom, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0595701834]], p. 292.
  20. Denise Cush, Catherine Robinson and Michael York (2007), Encyclopedia of Hinduism, Routledge, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0700712670]], p. 38.
  21. 21,0 21,1 Marion O'Callaghan (1998), "Hinduism in the Indian Diaspora in Trinidad", Journal of Hindu-Christian Studies, Vol. 11, No. 5, pp. 2-10.
  22. Taylor, Jerome. Hindu healer wins funeral pyre battle (2010-02-10). 25 апрель 2010 тикшерелде.
  23. Roy, Amit. UK funeral rights for Hindus.

Өстәмә әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • S. P. Gupta: Disposal of the Dead and Physical Types in Ancient India (1971)

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]