Армут

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Армут latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Армут
Сурәт
Халыкара фәнни исем Pyrus L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон алмагаччалар[d]
Таксонның халык атамасы pear[3] һәм Peer[4]
Җимеш төре алма[d]
Нәрсәнең чыганагы армут[d] һәм древесина грушевого дерева[d]
Энергия чыганагы Күмерсулар[5] һәм протеин[d][6]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=10194[7]
Commons-logo.svg Армут Викиҗыентыкта
Армут

Армут (груша, лат. Pyrus) — розачалар гаиләлегеннән агач яки куаклар ыругы. Ауразиянең субтропик һәм уртача поясында — элекке Советлар Берлегендә, Көньяк-Көнбатыш Аурупада, Кавказда 40 лап төре үсә. 150–300 елга кадәр яши.

Гади армут (лат. P. communis) дигән төре киң таралган, 1500 ләп сорты бар.

Җимеш бирүче груша агачларының биеклеге 6—8 м га кадәр җитә. Яшь агач ларның ябалдашлары берничә ярус ботаклы биек озынча түгәрәк яки пирамидаль. Груша беренче җимешләрен 6—10 яшендә, ә кайчакта иртәрәк тә бирә башлый. Ел саен уңыш бирә. Беренче уңышының җимешләре бик үк тәмле булмый, агачларның яшенә карап грушаның сыйфаты яхшыра бара.

Алмагач кебек үк, груша да үзеннән-үзе җимеш бирми. Хәтта тулы кыйммәтле орлыклар бирмәүче сортлар да (мәсәлән, Бессемянка), яхшы җимеш бирү өчен башка сортлар белән серкәләнүгә мохтаҗ булалар. Белоруссиянең көньягында груша агачлары 80—100 елга кадәр яши. Аларның экономик яктан файдалы яшьләре 30—40 ел.

Груша җылылыкка алмагачка караганда таләпчәнрәк. Минус 35—38° температурада күп кенә сорт агачларның масса рәвештә өшүләре күзәтелә. Яфраклары, җимешләре һәм ботаклары кутыр авыруы белән нык зарарлана.

Культуралы груша туфракның ундырышлылыгына, физик үзлекләренә һәм җылылык режимына таләпчән. Аның өчен иң яхшылары — тирән балчыксыл җирләрдә барлыкка килә торган кәсле-көлсу туфраклар. Комлы туфракларда җимешләрнең сыйфаты начарлана, грушаны тыгызланган туфракларда үстергәндә дә шундый ук хәл була. Груша агачлары калку участокларда яхшы үсә. Рельефның уйсурак җирләрендә, дым белән яхшырак һәм тигезрәк тәэмин ителү аркасында, груша вегетация дарында әйбәт үсә.

Тынлык чорында хәл кискен үзгәрә: уйсулыкларда калкулыклардагыга караганда салкынрак һава туплана һәм груша ныграк өши башлый.

Җәйге сортлар.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белоруска. Агачлары кышка чыдам, кутыр авыруына бирешмәүләре уртача, ел саен уңыш бирәләр. 12—15 яшьләрендә бер агачтан 50—75 кг груша бирә. Грушаларының зурлыгы уртачадан кечерәк (85—100 г), озынча-грушасыман формада, буй-буй җыерчыклы, яшел, ашарлык булып өлгерү фазасында аксыл сары, тонык кына алсулы. Йомшагы нәфис, сусыл. Татлы, бераз гына тәмле әчкелтем. Грушаның саклану вакыты — ике атна. Ул август ахырында — сентябрь башында өлгерә.

Лимонка. 7—8 нче яшендә уңыш бирә башлый, бер агачтан 180 кг га кадәр груша алына. Бу сортка җимеш бирүдә тукталып тору хас. Җимешләре уртача зурлыкта, грушасыман формада, тигезьянлы түгел, җыю вакытында аксыл сары, өлгергәндә лимонсыман ачык сары төстә. Август урталарында өлгерә һәм сентябрьгә кадәр саклана. Грушаларының йомшагы саргылт ак төстә, уртача тыгыз, авызны камаштыра торган татлы.

Нарядная Ефимова. Агачлары биек булып үсә, 8 нче яшьләрендә һәм аннары ел саен җимеш бирә башлый, кышка чыдам һәм кутыр авыруына бирешми. Сентябрьнең беренче яртысында өлгерә, 10—12 көн саклана.

Көзге сортлар.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бере лолицкая. Ялганган агачлары 4—5 нче яшьләреннән башлап ел саен уңыш бирә, 10—12 нче елга бер куактан уңыш 35—50 кг га җитә. Кышка чыдам сорт, авыруларга бирешмәве уртача. Җимешләре киң грушасыман формада, бертигез зурлыкта, авырлыклары 80—100 г, сыек яшел төстә, тулысынча өлгергәндә аксыл сары. Йомшагы сусыл, ярыммайлы, бөртекле грануляциясез, тәме яхшы. Грушаларны сентябрьнең беренче яртысында җыялар. Алар 12—15 көн саклана.

Бере слуцкая. Агачлары бик озак яши. һәм кышка чыдам. Уңайсыз килгән елларда җимешләре, тармак-ботаклары һәм яфраклары кутыр авыруы белән зарарлана. Бере слуцкаяның ялганган агачлары утыртканнан соң 8 10 нчы елдан җимеш бирә башлый. Җимешләре уртача зурлыкта, тупыйк конуссыман, бер кадәр тигезьянлы. Кояш төшкән якларында көрән-кызыл алсулы көрәнсыман сары, сусыл, татлы, хуш исле. Җимешләре сентябрь ахырында октябрь башында өлгерә. Җыйганнан соң 50-60 көн саклана.

Маслянистая лошицкая. Агачлары 5—6 нчы елда җимеш бирә башлый, уңышы ел саен була. Аерым елларда өлешчә генә кутыр авыруы белән зарарлана. Кышка чыдамлылыгы канәгатьләнерлек. Җимешләре грушасыман — озынча түгәрәк, муентыксыз, көрән-яшел, саклаганда кояш тигән ягында матур гына алсулы сары төскә керә. Сентябрь уртасында өзеп җыярлык булып өлгерә, ә сентябрь ахырында — октябрьдә ашарлык була.

Грушаның Татарстанда районлаштырылган төп сортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бессемянка. Салкынга чагыштырмача чыдам һәм уңыш бирү тән көзге сорт. Утыртканнан соң 5—6 елдан җимеш бирә башлый. Агачы уртача зурлыкта, киң пирамидаль ябалдашлы. Җимешләре кыска грушасыман формалы, әфлисун төсле тонык алсулы аксыл сары төстә. Грушалары сентябрь башында өлгерә, бозылмыйча бер ай чамасы саклана. Татлы, йомшагы авызда эреп китүчән.

Бергамот волжский. Бу сортның чыгышы билгесез. Агачы куәтле булып үсә, озак яшәүчән. Утыртканнан соң 5—6 елдан җимеш бирә башлый. Грушалары уртача зурлыкта. Йомшагы сусыл, татлы. Төсе коңгырт куныклы яшел. Сентябрь ахырында — октябрь башларында өлгерә.

Тонковетка. Агачы киң пирамидаль ябалдашлы. Утыртканнан соң 6—8 елдан уңыш бирә башлый. Җимешләре уртача зурлыкта, грушасыман формада, кояш төшкән ягында бераз гына алсулы аксыл сары төстә. Тәме әчкелтем-төчкелтем, авызны камаштыра торган. Август ахырларында өлгерә.

Грушаның тагын Башкортстанда чыгарылган Башкирская летняя һәм Башкирская осенняя сортлары игътибарга лаек.

Груша ни белән файдалы?[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Груша шикәрләргә бай, аларның микъдары 6,5% тай алып 15% ка кадәр җитә, ә органик кислоталарга ярлы (уртача 0,27%). Грушада дубиль матдәләр микъдары 0,07% тәшкил итә, алар, нигездә, кабыкларында туплана. Клетчатка 2,58%. Минераль матдәләрдән грушада башлыча калий тозлары бар. Аз гына күләмдә С витамины һәм В группасы витаминнары бар.

Күп кенә сорт грушаларның йомшагында тешләгәндә шытырдый торган калын тышчалы ташлы күзәнәкләр була. Грушаның өлгерүенә карап ташлы күзәнәкләр йомшара, ә йомшаклары сусыллана бара. Барлык сорт грушалар чи килеш ашарга да ярый, консервлауга, компотлар кайнатырга да бара, аларны киптерергә дә була.

Ашказаны-эчәк авырулары белән интегүчеләргә, бигрәк тә әлеге авырулар кискенләшкәндә, груша ашарга ярамый, чөнки анда клетчатка күп.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек: якынча 10000 сүз / Ф.Г. Ситдиков, Р.К. Зәкиев ред. — Казан: Мәгариф, 1998. — 655 б.