Розачалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Розачалар latin yazuında])
Розачалар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Rosaceae Juss., 1789[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][3][4][…]
Югарырак таксон розачәчәклеләр[1][5][6][…]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр гөлҗимеш
Җимеш төре каты төшле җимеш[d]
Төрләр ареалы харитасы
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomyfamily.aspx?id=972[12]
Ссылка на Montana Plant Life montana.plant-life.org/cgi-bin/family03.cgi?Rosaceae
 Розачалар Викиҗыентыкта


Розасыманнар (лат. Rosáceae) — розачәчәклеләр тәртибенә керүче үсемлекләр гаиләлеге.

Ыруглар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

100 - 120 ыруг, алар эчендә 3000 - 4000 төр бар.

Вәкилләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Розасыманнар гаиләлегенә алма, груша, чия, слива, төче чия, шәфталу, абрикос, бадам, шомырт, миләш керә. Куаклы үсемлекләрдән кура җиләге, кара бөрлегән, ә үлән үсемлекләрдән каен җиләге киң таралган.

Ин киң таралганнары:

Тышкы төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Розасыманнар тышкы күренешләре белән күп төрле. Органнарның төзелеше белән алар бер-берсеннән бик нык аерыла. Розасыманнарның күбесе туры сабаклы, буын аралары озын.

Чәчәк төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәчәкләрнең формасы дөрес[13], чәчәк түшәкләре[14] киң, кәсә рәвешендә. Аларның тирәлеге ике катлы, 5 кәсә яфракчыгыннан[15] һәм 5 таҗ аерчасыннан тора. Үсемлекләрнең кубесендә яшел яфраксыман очлы биш үсентедән торучы кәсә аслыгы бар. Бу яфракчыклар кәсә астына терәлеп үк үсәләр. Күпчелек розасыманнарның чәчәгендә серкәчләр мул була, алар чәчәк түшәге кырыенда үсә.

Җимешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Розасыманнардан төрле үсемлекләрнең җимешлекләр саны бертигез булмаска мөмкин. Чәчәкләрнең кайберләрендә алар күп була; алар яссы, кабарынкы яки бокалсыман чәчәк түшәгенең үзәк өлешендә урнашалар. Мондый очракларда һәр җимешлектән кечкенә аерым бер җимеш, ә бөтен чәчәктән −күп санлы чикләвекчекләр − коры җимешләр яисә күпләгән сусыл җимешләр барлыкка килә.

Җимешлекләр күп булган чәчәкләрдә җимеш өлгерә барган саен чәчәк түшәге зураеп үсәргә һәм сусыл булып әверелергә мөмкин.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG III // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2009. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1111/J.1095-8339.2009.00996.X
  2. Appendix IIB: Conserved and rejected names of families of bryophytes and spermatophytes // International Code of Nomenclature for algae, fungi, and plants (Shenzhen Code) / мөхәррир N. J. Turland, J. H. Wiersema, F. Barrie һ.б. — 2018. — ISBN 978-3-946583-16-5
  3. 3,0 3,1 Reveal System of Classification — 1997.
  4. Takhtajan A. Flowering Plants — 2 — SPb: Komarov Botanical Institute, 2009. — ISBN 978-1-4020-9608-2doi:10.1007/978-1-4020-9609-9
  5. Cronquist A. An Integrated System of Classification of Flowering Plants — 1981.
  6. Angiosperm Phylogeny Group An ordinal classification for the families of flowering plants // Annals of the Missouri Botanical GardenMissouri Botanical Garden, 1998. — ISSN 0026-6493; 2162-4372; 0893-3243; 2326-487Xdoi:10.2307/2992015
  7. Nederlands Soortenregister
  8. https://web.archive.org/web/20201026032801/https://www.panmai.com/Family/FamilyTable.shtml
  9. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 36 / мөхәррир T. T. Yu — 1974.
  10. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  11. 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China // 生物多样性 — 1993. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022127
  12. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  13. Симметрик
  14. рус.Цветоложе
  15. рус. Чашелистик

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корчагина В.А. Биология: Үсемлекләр, бактерияләр, гөмбәләр, лишайниклар: 2020 елның 20 октябрь көнендә архивланган. Урта мәкт. 6-7 кл. өчен дәреслек / Русча 20 нче басмадан Шәрифуллин Ф.Ә., Абдульманова Е.Г., Әминов Ю.З. тәрҗ.- Казан: Мәгариф, 1993-280 б.: ил.

© Издательство " Прсвещение" 1988

© Татарчага тәрҗемә. Татарстан китап нәшрияты, 1989

© Шәрифуллин Ф.Ә., Абдульманова Е.Г., Әминов Ю.З. тәрҗемә, 1993, үзгәрешләр белән.