Чия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чия latin yazuında])
Чия
Сурәт
Төс кызыл
Чыганагы чия[d], P. avium һәм P. cerasus[d]
Изображение в разрезе
 Чия Викиҗыентыкта

Чия (лат. Prúnus subgen. Cerásus) — Cerasus асыругыннан слива ыругыннан гөлчәчәкләр гаиләлегеннән булган үсемлек.

Cerasus асыругы башка Prunus ыругыннан (Armeniacaабрикос, Prunusслива, Padusшомырт) шома, ябышкысыз төше булуы белән, бөре ясалганда яфраклары буйга торуы, чәчәкләре кулчатыр сыман, кайвакыт икешәрләп булуы белән һәм чәчәгенең яфрактан иртә яки аның белән бер вакытта яралуы белән аерыла.

Агачларының саны буенча чия алмагач һәм сливадан соң, өченче урында тора. Салкынга чыдам, туфракларга талымсыз үсемлек. Хәтта комлы һәм ташлы җирләрдә дә әйбәт кенә үсә, әмма югары уңыш үстерү өчен дымсыешлы һәм уңдырышлы туфраклар кирәк. Тышкы күренешләре буенча вак куаксыман һәм агачсыман чияләрне аерып йөртәләр. Аларның беренчеләре 2—4, икенчеләре —5—6 биеклеккә җитә. Вак куаксыман чияләр утыртканнан соң 3—4 нче елларда, ә агачсымавнары — бер елга соңрак уңыш бирә башлый. Төп аерымлыклары исә җимеш бирүләренең характерында: вак куаксыманнарының чияләре озын җимеш ботакларында, ә агачсыманнарыныкы — кыска букет ботакларында була. Вак куаксыман чияләр 10—15 ел яши. Чияләр ел саен чәчәк атарга һәм җимеш бирергә сәләтле. Чиянең яхшы чәчәк атып та уңыш бирмәве ике сәбәп белән аңлатыла: 1) серкәләнү өчен начар шартлар (салкыннар; яңгырлар, умарта кортлары очмау); бу чакта серкәләр начар үсә яки яңгыр белән юылып төшә; 2) сортның үзлегеннән җимеш бирмәве һәм серкәләтүчеләр булмау.

Җимешсезлек үзтамырлы җирле чиянең күп кенә формалары өчен характерлы. Үзлегеннән җимеш бирүче җирле чияләр дә очрый, әмма алар тамыр үргеннәрен азрак җибәрәләр. Җимешсезлек исә вегетатив органнарның үсешен тизләтә һәм орлыклар яралуны киметә. Шуңа күрә тамыр үргеннәреннән яңа бакча утыртканда аларның бары тик яхшы уңышлы агачлардан чыкканнарын гына алырга һәм янәшәләрендә башка сорт чәчкеннәре утыртырга кирәк.

Җимешләренең төрләре буенча чияләр ике группага бүленәләр: караңгы төстәге соклы гриотлар яки морельләр һәм ачык төстәге җимешле һәм сыек төстәге соклы аморельләр. Кайберәүләр аморельләрне ялгышып черешня (төче чия) дип саныйлар, чөнки аларның күп кенә сортлары иртә, черешняның күпчелек сортлары белән бер үк вакытта өлгерә Белоруссиядә аморельләрнең бер сорты —сеянец № 1 генә районлаштырылган. Калганнарының бөтенесе гриотлар группасына керә.

Республикада чия корткычлар белән зарарланмый диярлек, ә менә коккомикоз һәм монилиоз кебек авырулардан нык интегә.

Чиянең тамыр системасы нык тармаклы, чуктамырлы. Тамыры тирәндә ятмый, ләкин җирдә агачны нык тота. һәр йорт тирәсе бакчасында бер-ике төп әлеге гаять кыйммәтле сорт чияне утырту һәм аларны һәр 8—10 елдан яңалары белән алыштыру яхшы булыр.

Чиянең Татарстанда районлаштырылган төп сортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Незябка. Бу сорт И. В. Мичурин тарафыннан чыгарыл ган, салкынга чыдам, югары уңыш бирүчән, җимешләре иртә өлгерә. Утыртканнан соң 3—5 елдан чия бирә баш лый. Куагы киң пирамидаль ябалдашлы. Чияләре июнь ахырында — июль башларында пешә. Чияләре эре, озынча түгәрәк—йомры, сыек кызыл төстә. Йомшагы әфлисун төсле-кызыл, әчкелтем-төчкелтем тәмле.

Маяк. Свердловск бакчачылык тәҗрибә станциясендә чыгарылган. Салкынга нык чыдамлылыгы һәм югары уңыш бирүе белән аерылып тора. Уртача иртә срокларда өлгерүчән сорт. 3—4 нче елда җимеш бирә башлый. Куагы зур түгел, салынкы шарсыман ябалдашлы. Чияләре эре, озынча түгәрәк, карасу кызыл төстә. Йомшагы (эче) кызыл, сусыл, әчкелтем-татлы. Июльнең икенче яртысында өлгерә.

Захаровская. Бу сорт И. В. Мичурин тарафыннан чыгарылган. Салкынга чыдамлылыгы, яхшы уңышы белән аерылып тора. Утыртканнан соң 3 нче елда җимеш бирә башлый. Агачы уртача зурлыкта, киң пирамидаль җыйнак ябалдашлы. Чияләре эре, озынча түгәрәк, карасу кызыл төстә. Йомшагы карасу кызыл, сусыл, татлы-әчкелтем. Чияләре июльнең икенче яртысында өлгерә.

Полжир. Бу сорт та И. В. Мичурин тарафыннан алынган. Салкынга чыдам, югары уңыш бирә, уртача иртә өлгерешле, 3—4 нче елда җимеш бирә башлый. Куагы 2—2,5 метрга җитә, ябалдашы киң йомры формалы. Чияләре эре, йомры, ачык кызыл төстә. Йомшагы сусыл, татлы-әчкелтем тәмле. Июль урталарында бердәм өлгерә.

Тверитиновская. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында Любская сорты белән серкәләндереп чыгарылган. Салкынга чыдамлылыгы уртача, 4—5 нче елда чия бирә башлый. Агачы уртачадан биегрәк, дөрес булмаган формалы җәенке ябалдашлы һәм аз тармаклы. Чияләре уртача зурлыкта, карасу төстә, тулысынча өлгереп җиткәндә. кара диярлек, озынча түгәрәк-көнуссыман, җәе ягыннан яньчекле, ялтыравыклы. Йомшагы карасу кызыл, сусыл, әчкелтем-татлы, менә дигән десерт тәмле.

Чиянең тагын Заря Татарии, Краса Татарии, Ранняя сладкая сортлары игътибарга лаек.

Сәламәтлеккә файдасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның файдалы сыйфатлары чагыштыргысыз күп. Анда глюкоза, фруктоза, В1 В2, В6, С, РР витаминнары, фолий кисло­ тасы һәм органик кислоталар, тимер, магний, калий, кобальт, пектиннар, бакыр бар. Чия эч кипкәндә, артроз авыруы, бөер һәм үпкә авырулары булганда ярдәм итә. Балаларда азканлылык булганда файдалы. Чия ашау канның оешу сәләтен акрынайта, подаграга, атеросклерозга, онкологик авыруларга каршы тора. Анда булган кумарин тромблар ясалуны кисәтә, йөрәк мускулларын ныгыта.

Чия организмнан азот шлакларын чыгара. Чия составындагы бакыр? организмны тынычландыра, гипертония белән авыручыларга файдалы.

Кайвакыт аны «йөрәк җиләге» дип тә атыйлар. Чиядәге актив Р витамины, дуплау матдәсе, пигментлар һәм аскорбин кислотасы тонусны, иммунитетны күтәрәләр һәм кан тамырларының стенкаларын ныгыталар. Инсульт яки инфаркт кичергән кешеләргә чия тизрәк савыгырга ярдәм итә. Ә анда : булган магний (кальций һәм И витамины белән берлектә) сөякләрне ныгыта һәм сөяк тукымасының кимүен акрынайта. Аның тамырларны киңәйтү, спазмнарга каршы тору сыйфаты — спазмнарны бетерергә һәм күрем ва­ кытындагы авыртуларны киметергә ярдәм итә.

Бу җимешкә антоциан матдәсе төс бирә. Антоциан төс бирүче генә түгел, ул—биологик актив матдә. Аның вирусларга һәм ялкынсынуга каршы тору сыйфаты билгеле. Әгәр сезгә салкын тигән булса, бер дистә җиләк бер төймә аспиринны алыштыра. Аны шулай ук организмны ныгытучы—витаминлы чара итеп кулланырга да була. 2 аш кашыгы уып изелгән җимешләргә бер стакан кайнар су салып 15 минут тотыгыз һәм җимешле суны берьюлы эчеп бетерегез. Процедураны көнгә 3 тапкыр кабатларга.

Чия согы трахеит, бронхит авырулары, ютәл вакытында какырык чыга­ руны җиңеләйтә, салкын тигәндә температураны төшерә.

Чиядән битлек күз төбендәге сырларны бетерергә ярдәм итә. Моның өчен изелгән җимешләрне 15-20 минутка биткә сылап торырга кирәк.

Шикәр диабеты, үпкәсендә хроник ялкынсыну процессы, ашказаны җәрәхәте, симерү һәм диарея белән интеккән кешеләргә чия ашамый то­ рырга киңәш ителә.