Слива

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Слива latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Слива
Сурәт
Халыкара фәнни исем Prunus L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Amygdaleae[d]
Таксонның халык атамасы plum[3] һәм Prunus[4]
Таксономик төр йорт караҗимеше
Җимеш төре каты төшле җимеш[d]
Нәрсәнең чыганагы чия[d], горькое миндальное масло[d] һәм prunus wood[d]
Җитештерә арабская кислота[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=9887[5]
Commons-logo.svg Слива Викиҗыентыкта

Слива ыругы, Prunus — агач яки куаклар ыругы, сливалар ассемьялыгына (Prunoidea) керәләр.

Чәчәкләре ялгыз яисә аз чәчәкле бәйләмнәрдә. Җимеше — каты төшле җимеш, төшләре озынча. 30 лап тәре билгеле, алар күбесенчә Евразиянең һәм Төньяк Американың уртача зонасында таралган. Prunus ыругына керәләр:

Йорт сливасы (P.domestica) - 3-6 м биеклегендәге, бәбәге чәнечкесез яки аз чәнечкеле агач. Кыргый рәвештә очрамый, культурада безнең эрага кадәр IV гасырдан ук билгеле. Сортлар саны 2000 гә якын.

Дала сливасы, яки күгән (P.spinosa, рус. терн) — бәбәге гаять чәнечкеле тәбәнәк (1—2 м) куак. Яфраклары озынча эллипссыман.

Слива ыругына шулай ук әлүчә, яки тырпайган слива (P.divaricata) керә. Ул — 4—10 м биеклегендәге агач яки куак. Урта Азиядә һәм Кавказ тау битләрендә һәм тарлавыкларында кыргый төре үсә. Җимешләре йомры яки озынча, гадәттә сары, алсу төстә, ялангач. Җимеше өчен, шулай ук слива, шәфталы (Persica), абрикос (Armeniaca) өчен ялганма буларак үстерелә.

Бакчаларыбызда үстерелә торган слива йорт сливасының җыелма төренә керә. Ул терн һәм алча кебек кыргый төрләрнең табигый кушылуы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Йорт сливасы төренә ике төрчә-тернослив (тернослива) һәм венгерка керә. Тернослива төрчәсе сливаларының әйбәт сыйфатлары — аның иртә җимеш бирә башлавы, югары уңыш бирүе һәм авыруларга каршы торучанлыгы. Тискәре яклары исә шунда ки, тернослива төрчәсенең ренклодлар төркеме сливалары шул ук сорт серкәсе белән серкәләнгәндә үзлекләреннән җимеш бирмиләр. Ренклодлар төркеме слива агачларының җимешләре башлыча яшел, сусыл, десерт тәмле. Венгерка төрчәсе сливалары күпчелек зәңгәр-шәмәхә төсендә булалар. Сливаның башка төрләренә караганда венгерка югарырак уңышлы. Аның сливалары караҗимешкә киптерү һәм компотлар кайнату өчен аеруча яраклы була. Шуңа күрә венгерка слива бакчаларында төп урынны алып тора.

Слива агачлары 15—20 ел яши. Сливаның тамырлары җиргә яхшы үтеп керә, шуңа күрә аның өчен балчыксыл көпшәк туфраклар яраклырак була.

Иртә өлгерүчән сортлар.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иерусалимская. Ренклодлар төркеменнән борынгы сорт. Утыртканнан соң 6—7 нче елда җимеш бирә башлый. Югары товарлыклы сыйфатлары һә|ч җимешләренең иртә срокларда (август уртасы) өлгерүе өчен кыйммәт бәяләнә. Агачларының кышка чыдамлылыгы һәм уңышы артык югары түгел. Җимешләре йомры, уртача һәм уртачадан зуррак, алсулы яшькелт төстә. Йомшагы сусыл, әчкелтем-төчкелтем, төшләреннән бөтенләй аерылып бетми. Җимешләренең бертигез өлгермәве аларны яңа килеш куллану чорын озакка сузарга мөмкинлек бирә. 10—15 көнгә кадәр сакланалар.

Ранняя лошицкая. Агачлары салкынга яхшы чыдамлылыклары, үзлекләреннән җимеш бирүләре, әйбәт кенә уңышлары һәм җимешләренең яхшы тәмнәре белән аерылып тора. Бакчада утыртканнан соң 4—5 нче елларда уңыш бирә башлый һәм 9—10 нчы елларда һәр агачтан уртача 25- 26 кг җимеш бирә. Сливалары уртача зурлыкга. йомры, балавызсыман куныклы саргылт-яшел. Йомшагы сусыл, татлы, төшләреннән тиз аерыла. Бертигез

өлгерми, гадәттә августның икенче яртысында. Өлгергән

сливалары коела 10 көнга кадәр сакланалар.

Ургача соң өлгерүчән сортлар.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Венгерка итальянская. Бу сорт ел саен мул уңыш бирүе һәм җимешләренең югары сыйфаты өчен бәяләнә. Үзлегеннән җимеш бирүче сорт. Агачы биек булып үсми, салкын кышларда өши, утыртканнан соң 5—6 нчы елларда уңыш бирә башлый. Җимешләре озынча түгәрәк, эре һәм уртача зурлыкта, карасу күк төстә, куе балавызсыман куныклы. Йомшагы тыгыз, төшеннән җиңел аерыла. Сентябрьнең икенче ункөнлегендә өлгерә.

Венгерка обыкновенная. Барлык илләрдә киң таралган борынгы сорт. Ел саен әйбәт уңыш бирүе, үзлегеннән җимешләнүе һәм сливаларының яхшы сыйфаты белән аерылып тора. Агачлары утыртканнан соң 5—6 нчы елларда җимеш бирә башлый. Аларның кышка чыдамлылыклары яхшы гына. Сливалары уртача зурлыкта, формалары күпчелек озынча түгәрәк, караңгы күк төстә, күгәрек төрткеле һәм балавызсыман куныклы. Тешләре йомшакларыннан яхшы аерыла. Сливалары башлыча джемга эшкәртүгә Һәм варенье кайнатуга китә. Сентябрь урталарында өлгерә.

Виктория. Борынгы Көнбатыш Европа сорты. Агачларының кыска булып үсүе, үзлекләреннән җимешләнүләре, ел саен мул уңыш бирүләре белән характерлана. Агачлары утыртканнан соң 4—5 нче елда уңыш бирә башлый. Җимешләре эре, киң озынча түгәрәк, карасу алсу, балавызсыман кунык белән капланган. Матурлыклары белән бергә алар тәмле дә. Җимешләре нигездә яңа өзелгән килеш куллануга китә, әмма консервлау өчен дә файдаланырга мөмкин. Август ахырында — сентябрьнең беренче яртысында өлгерә. Өлгергән җимешләрнең төшләре йомшакларыннан тиз аерыла. Бу сортның кимчелеге аның кышка аз чыдамлылыгында.

Бу сорт әле киләчәктә тагын производство — биология тикшерүләргә мохтаҗ.

Местная красная, һәр җирдә үстерелә торган борынгы сорт. Ул үсү шартларына талымсызлык, кышка чыдамлылыгы, авыруларга каршы торучанлыгы, ел саен мул җимеш бирүе өчен югары бәяләнә. Тамыр үргеннәреннән үрчи. Агач яки 3—5 м биеклектәге 2—3 кәүсәле куак булып үсә. Бакчага утыртканнан соң 4—5 нче елда уңыш бирә башлый. Агачлары 12—15, сирәк кенә 18—20 ел яши. Бу сортның бер-берләреннән җимеш бирүләренең типлары, җимешләренең өлгерү сроклары һәм төсләре белән аерылып торган берничә формасы бар. Агачларының төп массасы 30—35 г авырлыктагы, озынча түгәрәк, куе кызыл яки зәңгәрсу-кызыл, күк куныклы уртача зурлыктагы җимешле. Төшләре эре, йомшагыннан тулысынча аерылмый. Август ахырында — сентябрьнең беренче яртысында өлгерә. Джем,повидло ясау, компот кайнату өчен кулланыла.

Эдинбургская. Көнбатыш Европа сорты, әмма Белоруссиядә дә яхшы үсеп киткән. Утыртканнан соң 5—6 елда җимеш бирә. Уңышы югары, ел саен. Авыруларга каршы иммунлылыгы яхшы. Сливалары йомры, уртачадан югары зурлыкта, яшькелт, куе карасу кызыл алсулы. Тәме елына карап уртача яки яхшы. Август ахырында өлгерә. Тешләре йомшакларыннан начар аерыла.

Стенли. Америкада чыгарылган сорт. Соң өлгерешле. Польшаның көнчыгыш воеводстволарында таралган. Венгеркалар группасына керә. Яхшы уңыш бирүе, үзлегеннән җимешләнүе, туфракның уңдырышлылыгына таләпчәнлеге, авыруларга бирешмәве, кышка шактый чыдамлылыгы белән аерылып тора. Иртә җимеш бирә башлый. Йорт сливасының башка сортлары өчен яхшы серкәләндерүче булып санала. Агачы яшь чагында шактый нык үсә, ә җимеш бирә башлагач үсеше акрыная. Олы агачының ябалдашы киң, куе түгел.

Сливалары эре һәм уртача, карасу зәңгәр, көчле күк куныклы, сусыл. Җәй җитәрлек җылы килгән елларда десерт тәмле. Соңрак кына сентябрьнең башында яки урталарында өлгерә. Бу сорт производство сынавы өчен таратуга лаек.

Сливанын Татарстанда районлаштырылган төн сортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Скороспелка красная. Татарстанда һәм Урта Идел буенда аеруча киң таралган борынгы рус сорты. Югары уңыш бирә, салкынга чыдамлылыгы уртача, тамырыннан үсеп чыккан вак үсентеләреннән яхшы үрчи. 4—5 нче елда җимеш бирә башлый. Салкын кышларда бөреләре һәм үсемлек үзе зарар күргәндә ел саен җимеш бирә алмый. Агачы уртача зурлыкта, шактый сирәк ябалдашлы. Җимешләре вак яки уртача, озынча түгәрәк, ян-якларыннан басынкылы. Төсләре башта алсу-мәрмәрсыман, тулы өлгерү чорында күк балавызсыман куныклы. Сливалары август ахырларында өлгерә, яңа җыелган килеш ашарга һәм төрлечә эшкәртүгә ярый.

Ракитовая. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бакчачылык бүлегендә алынган. Салкынга чыдамлылыгы уртача. Утыртканнан соң 4 нче елда җимеш бирә башлый Агачы биек булып үсә, сирәк пирамидаль ясаалдашлы Җимешләре вак, озынча түгәрәк-йомры, куе балавызсыман куныклы, күңелгә ятышлы әчкелтем-төпкелтем тәмле, иртә өлгерәләр.

Синеглазка. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында чыгарылган. Агачы уртача биеклектә үсә, киң пирамидаль ябалдашлы. Сливалары вак, озынча түгәрәк-йомры, карасу зәңгәр төстә, куе балавызсыман куныклы. Йомшагы сусыл, татлы-әче.

Теньковская синяя. Идел буе терносливасы чәчкене. Салкынга чыдамлылыгы уртача, уңышы югары. Ел саен җимеш бирә. Агачы тәбәнәк булып үсә, җәенке, озынча түгәрәк-йомры ябалдашлы. Җимешләре уртачадан ваграк, озынча түгәрәк-йомры, зәңгәр балавызсыман куныклы карасу шәмәхә төсле. Август ахырында — сентябрь башларында өлгерә.

Сливаның тагын Татарская десертная, Татарская желтая, Татарский великан һ. б. кайбер сортлары игътибарга лаек.

Слива ни белән файдалы?[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сливалар шикәргә артык бай түгел. Аерым сорт сливаларда аның күләм 9—15% ка җитә. Ренклодлар группасы сливаларында шикәр микъдары башкалардагыдан күбрәк. Агачлардан җил койган өлгермәтән сливалар инде пешеп җитми һәм аларда шикәр микъдары артмый. Минераль тозлардай сливаларда калий тозлары күбрәк (214 мг %), алар организмнан суны һәм натрий хлоридын чыгаралар, йөрәк эшчәнлеген яхшырталар. Яңа җыелган сливаларда В группасы витаминнары, бераз гына күләмдә каротин һәм аскорбин кислотасы (С витамины) бар. Киптерелгән сливалар каротинга, клетчаткага бай һәм алар югары калорияле (яңа җыелган сливада нибары 49 калорий булса, киптерелгәннәрендә ул 291).

Соңгы елларда сливада Вг витамины табылды, ул нерв системасын ныгыту һәм аксым алмашуны яхшырту өчен кирәк. Сливада күп булган пектин матдәләр һәм клетчатка ашказаны эшчәнлеген яхшырта, организмга керә торган яки анда хасил булучы агулы кушылмаларны зарарсызландыра.

Организмнан холестеринны чыгаруга булышлык итә. Халык медицинасы атеросклероздан, ревматизмнан, бөер, бавыр һәм ашказаны-эчәк авыруларыннан слива ашарга киңәш итә. Сливаның кипкән тамырларыннан һәм ботакларыннан тирләткеч чәй яки төнәтмә, кайрыларыннан — температураны төшерүче, чәчәкләреннән — эч йомшарткыч дарулар ясыйлар, аларны шулай ук бавыр авыруларыннан һәм матдәләр алмашу бозылганда эчәләр.

Сливаны яңа җыелган килеш, киптерелгән һәм консервланган хәлдә ашыйлар. Ренклодлар группасы сливаларын (яшел төстәгеләрен) яңа җыелган килеш файдалану, ә венгерка группаларын — эшкәртү һәм консервлау өчен кулану яхшырак булыр.

Караҗимештә (киптерелгән сливаларда) клетчатка һәм шикәрләр микъдары күп булу аларның эч йомшарткыч тәэсирен көчәйтә. Шуңа күрә сливаны, бигрәк тә аның киптерелгәнен, эч катканда ашарга киңәш ителә.

Сәламәтлеккә файдасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Матдәләр алмашы бозылган кешеләргә бик файдалы җимеш.Мүк җиләге кебек организмнан холестеринны һәм токсиннарны чыгара. ’ Слива эчне җиңелчә йомшартучы һәм сидек куучы чара буларак файдалы.

Ул эчәклекне һәм ашказанын (көнгә берничә данә ашарга кирәк) бик яхшы чистарта һәм нормальләштерә; бавырны ныгыта. Шулай ук кан тамырлары д стенкаларын (йөрәкнекен дә) киңәйтеп (кумарин тәэсире нәтиҗәсендә), тромб ясалуны кисәтә.

Сливаның кан басымын төшерү сыйфаты, температура төшерү, орга­ низмның тонусын күтәрү, нерв системасын ныгыту, аксым алмашын яхшыр­ ту, ашкайнату һәм аппетитны яхшырту, кан тәнчекләре ясалуны көчәйтү кебек сәләте булуын бар кеше дә белми торгандыр мөгаен. Ә бу дөрестәндә шулай. Слива составында бик күп файдалы сыйфатларга ия органик : кислоталар (салицил кислотасы, алма, кузгалак, лимон кислоталары) бар. ( Шулай ук фруктоза, глюкоза, сахароза һәм дубил, пектинлы матдәләр ; булуы билгеле. Слива фосфор, магний, тимер, марганец, кальций, хром, бакыр, натрий, цинк, фтор, йод чыганагы булып санала; анда А, Вр В2, В6, С, ; Е, Р, РР витаминнары бар. Калийлы матдәләр бөер һәм йөрәк эшчәнлеген нормальләштерә. Моның өстенә бу микроэлемент кислота-селте балансын ; тигезләүдә дә катнаша. Диета саклаган кешеләргә курыкмаска була, сливада калорияләр күп ; түгел. Махсус слива диетасы да билгеле: өч көн буе слива белән туклану- 5 дан гыйбарәт ул. Ләкин кирәгеннән артык тырышмагыз, үзегезгә зыян китерүегез бар. Слива ашап кына озак ач тору эчәклеккә зыян китерергә мөмкин. Диета өчен яңа җыелган сливалар гына булуы шарт. Чөнки кипкән җимешләрдә калория бик күп (6 тапкыр күбрәк).

Сливаны шикәр диабеты, ревматизм һәм подагра белән авыручыларга 5 кулланырга ярамый. Эш менә нәрсәдә. Югарыда әйтелгәнчә, бу җимеш сидек кудыру сәләтенә ия, ә искә алынган авырулар вакытында организмдә 1 сыеклык сакланырга тиеш. Слива балаларда эч китүгә һәм авыртуга китерергә мөмкин.

Сливаның яфракларын (кипкәннәрен дә) да файдаланырга ярый.

Мәсәлән, элекке заманда аларны җәрәхәткә бәйләү өчен кулланганнар.

Яңа җыелган слива битлекләре тирене сузылучан итә. Битлекне слива йомшагына төрле ингридиентлар кушып ясыйлар. Тире майлы булса — күпертелгән аксым, нормаль яки коры тире өчен — сөт өсте яки каймак кушыла. Дәвалау курсы битлекне 20 тапкыр ясаудан гыйбарәт.

Слива кулланылган халык медицинасы рецептлары.

Салкын тигәндә. 1 бал калагы слива кайрысын ваклагыз һәм 1,5 стакан суга салыгыз. 10 минут кайнатыгыз. Ярты сәгатьтән сөзегез. Төнәтмәне җылы килеш бал салып эчәргә.

Стоматит булганда, 20 г кипкән слива яфраклары алына. Аңа 1 стакан кайнар су салырга һәм 15 минут кайнатырга. Баштагы күләменә кадәр җиткерерлек су өстәлә (су кайнаган булырга тиеш). Көненә 3 тапкыр бу төнәтмә белән авызны чайкарга кирәк.

Эч кипкәндә. Йокларга ятыр алдыннан 15 кипкән слива ашарга яки сли­ва пешергән суны эчәргә. Тагын бер ысул бар: сливаның төшләрен алып кайнар су салалар һәм ике сәгатькә төнәтергә куялар. Бу тәнәтмәне көненә 2 тапкыр, ашар алдыннан, 1 стакан эчәргә.

Ангина борчыганда, 1 балкашык кипкән слива яфрагына 1 стакан кайнар су салырга. Ярты сәгать төнәтеп сөзәргә. Бу эремә белән көненә өч тапкыр авызны чайкарга.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек. 286 бит.