Архангил мөселманнарының мәгърифәт вә хәйрия җәмгыяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Архангил мөселманнарының мәгърифәт вә хәйрия җәмгыяте latin yazuında])

Архангельск мөселманнарының мәгърифәт вә хәйрия җәмгыяте - җәмәгать оешмасы. 1911 елның февралендә Архангельск шәһәрендә оештырыла. Максаты: мохтаҗларга һәм мөселман мәгариф-мәдәният оешмалары эшчәнлеген җәелдерүгә булышу һәм матди ярдәм күрсәтү. Оештыручылары: Мөхәммәтзакир Ишмәмәтев, Җиһан Фазлуллин, Г. Исхаков, С. Сәйфетдинев, С. Мифтахетдинев, Ш. Исхаков, И. Бикколов. Эшчәнлеге Архангельск шәһәре белән Архангельск губернасы күләмендә җәелдерелә. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында яшәүдән туктый.