Архейләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Архейләр latin yazuında])
Архейләр
Сурәт
Халыкара фәнни исем Archaea Карл Вёзе, Otto Kandler & Mark Wheelis, 2024
Таксономик ранг домен[1]
Югарырак таксон биота[d][2]
Таксонның халык атамасы Archaebakterie, عتائق, Arxeya, Археи, আর্কিয়া, Arqueobacteri, archea, Archaeen, Αρχαία, Αρχαιοβακτήρια, Arkioj, Arhebakterid, Arhed, Ürgid, Arkeobakterio, باستانیان, Arkkieliöt, archées, Uurbakteerien, Aircéach, חיידקים קדומים, आर्किया, Archeák, Նախակենդանիներ, Forngerlar, 古細菌, បុរាណណូ, 고세균, Archaeën, Archėja, Археи, Arkea, قدیمی‎ئون, Archaeen, आर्केया, Arkar, Arkebakterier, Archeony, Ñawpa añaki, Археи, Архей, Arheja, arheje, Arkéer, ஆர்க்கீயா, อาร์เคีย, Arkea, Археї, Vi khuẩn cổ, Kó͘-seng-khún һәм 古菌
Таксономик төр Methanobacterium[d][1]
Хәрәкәт итү ысулы качение[d]
Башлану вакыты Ошибка Lua в Модуль:RomanNumber на строке 10: assertion failed!.
Ачучы яки уйлап табучы Карл Вёзе[d] һәм Фокс, Джордж Эдвард[d]
Коллаж
Номенклатура кодексы Международный кодекс номенклатуры прокариот[d]
LPSN URL lpsn.dsmz.de/domain/archaea[1]
 Архейләр Викиҗыентыкта

Архебактерияләр яки Архейлар (лат. Archaea) — хәзер яши торган прокариотларның һәм башка барлык тере организмнарның иң борынгыларыннан берсе. Археи Җир шарында 3 млрд еллар элегрәк барлыкка килгәннәр дип санала[3].

Барлыгы архебактерияләрнең 40 тан артык төре бар. Аларны физиологик, экологик үзенчәлекләр, матдәләр алмашының типлары буенча аералар.

Архебактерияләр арасында иң билгелесе — метан барлыкка китерүче бактерияләр, ягъни метанобактерияләр. Алар, матдәләр алмашы нәтиҗәсендә, янучан метан газын бүлеп чыгаралар. Җир йөзендәге барлык метанны (ел саен 5—108 т) прокариотларның фәкать шушы төркеме генә барлыкка китерә.

Метан хасил итүче архебактерияләр бөтенләй кислородсыз (анаэроб) шартларда: су баскан җирләрдә, сазлыкларда, сулык ләмендә, чистарту корылмаларында, күшәүче хайваннарның кырыккартасында гына тереклек итәләр.

Архебактерияләргә кайбер күкерт бактерияләре керә. Алар, күкерт һәм аның неорганик кушылмаларын оксидлаштырып, сульфат кислотасын барлыкка китерәләр һәм шуның арка­сында таш һәм бетон корылмалар җимерелүенә, металлар коррозиясенә һ. б. га сәбәп булырга мөмкин. Алар күзәнәкләрдә күкерт тупларга сәләтле, күкерт чыганаклары барлыкка килү шушы бактерияләр эшчәнлегенә бәйле. Архебактерияләр табигатьтә күкерт әйләнешендә актив катнашалар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кулланылган чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Захаров В.Б., Сонин Н.И. Биология.Тере организмнарның күптөрлелеге = Биология. Многообразие живых организмов. / Сонин Н.И.. — 7-нче басма. — М: Дрофа, 2003. — ISBN 5-7107-8300-5.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]