Ашальчи Оки

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ашальчи Оки latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ашальчи Оки
Ашальчи окі.png
Туган телдә исем Акилина Григорьевна Векшина
Туган 4 апрель 1898(1898-04-04)
Кузебай авылы, Алабуга өязе, Русия империясе
Үлгән 31 октябрь 1973(1973-10-31) (75 яшь)
Алнаши, Удмурт АССР
Милләт удмурт
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg/Greater Coat of Arms of the Russian Empire 1700x1767 pix Igor Barbe 2006.jpg Русия империясе ->Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре шагыйрь, табиб

Ашальчи Оки — удмурт шагыйрәсе Акилина Григорьевна Векшинаның әдәби псевдонимы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акилина Григорьевна Алабуга өязенең Кузебай авылында (хәзер Грахово районына карый) крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Карлыган-Вотск укытучылар мәктәбендә, Казан эшчеләр факультетында һәм КДУның медицина факультетында белем ала.

Ашальчи Окиның беренче шигырьләре һәм хикәяләре 1918 елда «Гудыри» һәм «Виль синь» дип аталучы удмурт газеталары битләрендә килеп чыга. 1928 елда беренче шигырь җыентыклары («Юл буенда» («Сюрес дурыы») һәм «Нократ кызы ни турында җырлый») басыла. 1933 елда милләтчеләр белән мөнәсәбәте булуда гаепләнә, шуннан соң иҗат эшеннән читләшә.

1928 елдан башлап табиб-окулист буларак хезмәт итә, Удмурт АССРның атказанган табибы. Бөек Ватан сугышы елларында фронтта хирург була, хәрби бүләкләре бар. 1946 елның октябрендә армиядән демоблизацияләнгәч, Алнаши район хастаханәсендә табиб булып эшли.

Үлеменнән соң Алнаши авылында шагыйрәнең музее ачыла[1]. 1994 елда Ашальчи Оки исемендәге Удмурт милли премиясе булдырыла[2].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]