Ашкайнату

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ашкайнату latin yazuında])
Перистальтика: азык төененең үңәч аша үтүе

Аш сеңдерү — ашалган ашамлыкны ваклаудан, химик таркатудан һәм кеше организмы өчен яраклы итүдән торган катлаулы физиологик процесс[1]; организмга иңгән катлаулы азык матдәләренең гади химик кушылмаларга таркалып үзләштерелү процессы[2].

Аш сеңдерү барышында азык макромолекулалары ваграк молекулаларга, ягъни азык биополимерлар мономерларга әверелә. Бу процесс ферментлар катнашлыгында башкарыла. Эшкәртелгән азык эчәклек тышчасы аша организмның тарату системсына (кан һәм лимфага) эләгә[3]. Шулай итеп, аш сеңдерү азыкны эшкәртү һәм азыкны үзләштерүдән тора.

Төрле хайваннар төркемендә аш сеңдерү ысуллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Venus Flytrap (Dionaea muscipula) — бөҗәк ашаучы үсемлек
  • күзәнәк тышында аш сеңдерү архейлар, гөмбәләр, бөҗәк белән тукланучы үсемлекләр өчен хас. Аш сеңдерүче ферментлар күзәнәкнең тышына бүлеп чыгарыла. Аш эшкәртү күзәнәкнең тышында башкарыла. Аксым-транспортерлар ярдәмендә мономерлар күзәнәк эченә ташыла.
  • күзәнәк эчендә аш сеңдерү — аш сеңдерүче махсус матдәләр (ферментлар) белән эшкәртелә.
  • аш кайнату трактына — күп күзәнәкле хайваннарга хас, аш сеңдерү аш кайнату трактында (үңәч, ашказаны, нечкә һәм юан эчәк) башкарыла.
  • аш кайнату тракты тышында — аш сеңдерү согын корбанның тәненә иңдереп (үрмәкүч) эшкәртелгән азыкны суырып алучы хайваннарда.

Хайваннарда аш сеңдерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек хайваннарда аш сеңдерү аш кайнату трактына һәм күзәнәк эчендә башкарыла. Тик көпшәклеләрдә (губки) генә аш сеңдерү күзәнәк эчендә башкарыла.

Бөҗәкләр, нематодалар һәм умырткалыларда аш кайнату трактында (өстәмә буларак аш кайнату тракты тышында) башкарыла. Буынтыкаяклылар катлаулырак аш сеңдерү системасына ия. Аш сеңдерү бизен бавыр барлыкка килгән.

Умырткалыларның аш сеңдерү системасы авыз тишегеннән башлана. Ерткыч хайваннарның авыз куышлыгында корбанын тотып алуга һәм үтерү өчен яраклашкан төрле әйләнмәләре булган яңаклары бар. Шулай ук үлән ашаучы хайваннарның авызы азыкны өзеп алуга, башка нәмәләрне ашаучыларның — азыкны ваклауга, орлык яки бөҗәк ашаучы кошларның — чукып алуга, ерткыч кошларның — өзгәләргә, су кошларының һәм кит сыманнарның — сөзеп алугаяраклашкан.

Кешенең аш сеңдерү процессы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аш сеңдерү тракты

Авыз куышлыгыннан соң йоткылык, үңәч, ашказаны, нечкә эчәк, бавыр һәм ашказаны асты бизе, юан эчәк, арткы юл.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Биология. Хайваннар: гомуми белем бирү учреждениеләре өчен дәреслек/ В. В. Латюшин, В. А. Шапкин. ISBN 978-5-295-05368-9
  1. Русско-башкирский словарь медицинских терминов (В. З. Гумеров, 1981)
  2. Русско-башкирский толковый словарь медицинских терминов (М. К. Азнабаев, 2007)
  3. . — Т. II. — 50 000 экз.