Бавыр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бавыр latin yazuında])
Бавыр

Сарык бавыры
Латыйн исеме

Jecur, iecur (Greek: Hepar (ἧπαρ))

Система

Ашкайнату системасы

кан килү

бавыр артериясе

кан китү

бавыр венасы

Нерв

Celiac ganglia, vagus nerve

Каталоглар

Калып:Анатомия каталоглары

Бавыр
Сурәт
Кайда өйрәнелә Анатомия һәм бавырбелем[d]
Әүвәлгесе foregut[d]
Анатомик урнашуы корсак куышлыгы[d][1]
Лимфодренаж гепатические лимфоузлы[d]
Артериаль чыганак печёночная артерия[d]
Веноз дренаж печёночная вена[d]
Иннервируется гизүче нерв[d] һәм целиакия ганглиев[d]
Иннервирует целиакия ганглиев[d] һәм гизүче нерв[d]
Анатомик структурасының үсеше развитие печени[d]
Ссылка на полнокруговую панораму zygotebody.com/#nav=-4.65,125.08,119.59,0,0,0,0&sel=p:;h:;s:1151;c:-0.6;o:-0.75&layers=0,0,5000,0,0,0,0,10000,10000,10000,10000 һәм openanatomy.org/atlases/nac/liver-2014-02-20/viewer/#!/state/984f950d-b35a-4952-afd9-ceafec728f8c
Моңа өлешчә туры килә печень[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C12392
 Бавыр Викиҗыентыкта

Бавыр (лат. jecur, jecor, hepar, бор. грек. ἧπαρ) – умырткалылар организмында үт бүлеп чыгара һәм матдәләр алмашуга бәйләнешле башка кайбер процессларны башкара торган эчке орган. Бавыр диафрагма астында, ашказанының уң ягында урнашкан.

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ашкайнатуда бавыр зур роль уйный. Бавыр нечкә эчәккә үзенә бер төрле сыекча — ашкайнату өчен кирәкле үт бүлеп чыгара. Аның үт юллары нечкә эчәкнең беренче элмәгенә ачыла, корсак ярысының җыерчасында урнашкан. Бавыр - иң авыр эчке орган. Аның авырлыгы уртача 1,5 кг тәшкил итә.

Кешенең төп эчке органнары, алдан күренеш. № 4 — бавыр

Функцияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бавыр май, углевод, аксым, минераль матдәләр алмашы өчен җавап бирә, кан оешуда катнашучы матдәләрне эшләп чыгара, азык эшкәртүдә кирәкле булган матдә – үт эшләп чыгара.

Ашкайнату процессында хасил булган глюкоза эчәк стеналары аша канга сеңә һәм кан белән бавырга килә, ә аннан организмның барлык тукымаларына китә. Организм артык углеводларны бавырда гликоген рәвешендә туплый. Бавыр күзәнәкләрендә гликоген 5% ка кадәр җитә. Бер ашаудан икенче ашауга кадәр арада күзәнәкләрдә глюкоза сарыф ителгән саен запас гликоген глюкозага әверелә. Бу матдәләр алмашы кеше организмында инсулин дигән гормон ярдәмендә бара. Инсулин ашказаны асты бизендә җитештерелә, ә аның эшчәнлеге бозылганда шикәр авыруы барлыкка килә.

Бавырдагы махсус ферментлар алкогольне 1 кг кеше авырлыгына 0,1 г/сәг. тизлегендә 90 процентка су һәм углекислый газга тарката.

Бавыр авырулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бавырның иң еш очрый торган авырулары – цирроз һәм төрле гепатитлар. Гепатит – ул бавырның ялкынсынуы. Бүгенге көндә вируслы гепатитның 6 төре: А, B, C, D, E һәм G билгеле. Эчәк (А,Е) һәм парентераль (В, С, В, F) гепатитлары була. Дөньяда 600 миллионнан артык кеше В һәм С хроник гепатитларыннан интегә.

А гепатиты йоктырганда, авыруның яшерен чоры – 2 атнадан 4 атнага кадәр, В гепатитында 2 айдан 6 айга кадәр була. Вирус организмга яраклаша, шунда үрчи. Авыруның беренче симптомы — тәнгә сары таплар чыга, бу билирубин, үт пигменты — бавыр эшләп чыгара торган буяу матдәсе. Тиредә сары таплар күренгәнче, температура күтәрелә, баш авырта, тән сызлый, хәлсезлек барлыкка килә. В һәм С гепатитлары күпчелек очракта сиздермичә, аз гына температура күтәрелү, буыннар авырту, тәнгә таплар чыгу белән башлана. Берничә көннән соң аппетит кимү, бавыр ягында авырту барлыкка килү, күңел болгану, косу, бәвелнең караңгы төскә керүе күзәтелә. Бавыр һәм талак зурая. В гепатиты 5-10% очракта гына, ә С гепатиты - 60-75% очракта хроник формага күчә.

1992-2012 елларда Русиядә В гепатиты белән авыручылар саны – 2,4 тапкыр, С гепатиты булганнар 6,4 тапкыр арткан. B һәм C вирус гепатитларының таралуы инъекция юлы белән наркотик кулланучыларның күбәюе белән аңлатыла. Бигрәктә 15-29 яшьлекләр арасында. Наркомания медицина проблемасын социаль проблемага әйләндерә. В һәм С гепатитлары кискен һәм хроник формада булырга мөмкин. Авыру чыганагы – гепатит белән авыручы. Авыру бигрәк тә җенси юл белән киң тарала. Болардан тыш, В һәм С гепатиты бала тапканда авыру анадан балага күчәргә, кешегә вирус белән зарарланган кан салганда, стерильләштерелмәгән хирургия һәм стоматология коралларыннан файдаланганда, шприцлар һәм башкалар кулланганда да йога. Мондый юл белән зарарлану өчен канның 0,0001 миллилитры да җитә.[2]

С гепатиты белән авырганда, хәлсезлек, даими арыганлык кына сизелергә мөмкин. Әлеге синдромнарны сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

Вируслы гепатитлардан дәвалану – озак процесс. Дәваланмаган очракта, ул цирроз һәм бавыр рагына китерергә мөмкин. Бигрәк тә С гепатиты бавыр тукымаларына авыр тәэсир итә. Юкка гына аны СПИД белән тиңләмиләр. Вируслы гепатит белән авыручы яки вирус йөртүче даими табиб күзәтүе астында булырга һәм дәваланып торырга тиеш. Дәвалану никадәр иртәрәк башланса, шулкадәр яхшырак. Табиб авыруга организмны кирәкле аксым, май, углеводлар белән тәэмин итә торган махсус диета тәкъдим итә. Күбрәк витаминнар куллану, тынычлыкны саклау таләп ителә.

Гепатиттан саклану чаралары: кайнамаган су эчмәү, яшелчә һәм җиләк-җимешне яхшылап юып ашау, ризыкны яхшылап пешерү. В гепатитына каршы иң ышанычлы чара, ул да булса, прививка ясату. А гепатитына каршы да вакциналар бар. С гепатитына каршы ул әлегә юк.

Бавыр циррозының иң еш сәбәпләре — хроник эчкечелек (20 алып 95 % очракка кадәр), вируслы гепатит, бавырда гельминтлар һәм гади микроорганизмнар булу (мәсәлән, трихомонада) булып торалар. Бавырда исерткеч матдәләрнең 95 % зарарсызландырыла. Спиртлы эчемлекләрне күп куллану аркасында бавыр зурая, цирроз авыруы барлыкка килә. Организмда спиртның таркалуын булдырып торырга тиешле бавыр зур йөкләмәне күтәрә алмый, анда үзгәрешләр килеп чыга, бу циррозга китерергә мөмкин.

Кеше бавыры төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

·       Бавыр (hepar)– диафрагма астында, күбесенчә уң якта урнашкан зур ашкайнату бизе. Ул уң кабыргалык астында урнашкан, эпигастрийның  күп өлешен ала һәм сул кабыргалык астына кадәр җитә.

·       Бавырның ике өслеге бар.

o  Алгы-өске диафрагмаль өслек  (facies diaphragmatica) кабарынкы һәм диафрагмага яндаш (рәс. 1.12).

o  Аскы висцераль өслек (facies visceralis) аска һәм артка юнәлә, анда берничә яндаш әгъзадан яньчү бар.

o  Өслекләр бер-берсеннән очлы аскы кырый (margo inferior) белән бүленгән.

·       Бавыр эчендә бавыр артериясе, капка венасы һәм үт юллары тармаклануы буенча бавыр өлешләргә һәм буынтыкларга бүленә.

·       Бавырда ике өлеш бар, бавырның уң өлеше (lobus hepatis dexter) һәм бавырның сул өлеше  (lobus hepatis sinister), алар бер-берсеннән диафрагмаль өслегендә сагитталь яссылыкта урнашкан ураксыман бәйләвеч (lig. falciforme) белән бүленә.

·       Ураксыман бәйләвечнең ирекле аскы кырыенда тыгыз фиброз аркан бар – бавырның йомры бәйләвече (lig. teres hepatis).

·       Бавырның йомры бәйләвече аның аскы кырыен урап уза һәм анда батынкылык ясый – йомры бәйләвечнең уемы  (incisura ligamenti teretis); аннары бәйләвеч бавырның висцераль өслегенә күчә (рәс. 1.13) һәм йомры бәйләвечнең ярыгына (fissura ligamenti teretis) ята. Бавырның йомры бәйләвече  – ул капланган кендек венасы, аның ярдәмендә яралгы ана карынлыгыннан артериаль канны ала.

·       Йомры бәйләвечнең ярыгы – сул буй сырның алгы өлеше, ул висцераль өслектә бавыр өлешләренең чикләре булып тора. Ул сырның арткы өлешендә йомры бәйләвечнең дәвамы урнаша – нечкә фиброз веноз бәйләвеч, шуңа күрә бу өлеш веноз бәйләвечнең ярыгы (fissura ligamenti venosi) дип атала. Веноз бәйләвеч (lig. venosum) – капланган веноз юл, ул ана карында үсү чорында кендек венасын аскы куыш вена белән тоташтырган (артериаль канның өлешен зур кан әйләнеше түгәрәгенә бавырга тукталмыйча ташлау өчен).

·       Өстәрәк әйтелгән сул буй сырыннан (анда йомры һәм веноз бәйләвеч урнашкан) уңрак һәм параллель уң буй сыр уза. Аның алгы өлешендә үт куыгы урнашкан һәм ул үт куыгының чокырчыгы (fossa vesicae biliaris) дип атала. Арткы өлеше - тирәнрәк, анда аскы куыш вена урнашкан һәм ул аскы куыш венаның сыры (sulcus venae cavae inferior) дип атала.

·      Тирән аркылы ярык үт куыгы чокырчыгының арткы очы белән йомры бәйләвечнең ярыгын тоташтыра; ул бавыр капкасы (porta hepatis) дип атала. Бавырның капкасы аша бавырга бавыр артериясе, капка венасы һәм нервлар керә, гомуми бавыр юлы (ductus hepaticus communis) һәм лимфа тамырлары чыга. Гомуми бавыр юлы уң һәм сул бавыр юллары (ductus hepaticus dexter, sinister) бергә кушылгач оеша, алар үтне бавырның уң һәм сул өлешеннән чыгара.

·      Шакмаклы өлеш (lobus quadratus) – бавырның уң өлешенең кисәге, арттан  бавырның капкасы белән, кырыйдан – үт куыгының чокырчыгы (уңнан) һәм йомры бәйләвечнең ярыгы белән (сулдан) чикләнгән.

·      Койрыклы өлеш (lobus caudatus) – бавырның уң өлешенең кисәге, алдан бавырның капкасы белән, кырыйдан аскы куыш венаның сыры (уңнан) һәм веноз бәйләвечнең ярыгы белән (сулдан) чикләнгән.

·      Бавыр корсак ярысы белән барлык яктан капланган, диафрагмаль өслекнең кечкенә өлешеннән кала, ул өлеш диафрагмага яндаш булып тора һәм корсак ярысыннан тыш кыр (area nuda) дип атала.

o  Париеталь корсак ярысы диафрагманы каплап, диафрагмадан бавырның диафрагмаль өслегенә юнәлә һәм сагитталь яссылыкта урнашкан ураксыман бәйләвечне ясый.

o  Диафрагмадан бавырның арткы диафрагмаль өслегенә баручы корсак ярысы фронталь яссылыкта урнашкан таҗсыман бәйләвеч (lig. coronarium) ясый. Бавырга тоташкан таҗсыман бәйләвеч бавырның корсак ярысыннан тыш кырны чикли.  Таҗсыман бәйләвечнең кырыйдагы очлары өчпочмаклы формалы һәм уң һәм сул өчпочмаклы бәйләвечләр (ligg. triangulare dextrum, sinistrum) дип атала.

·       Бавырга яндаш булган эчке әгъзалар аның өслегендә исемдәш яньчүләр бар (рәс. 1.14).

o  Йөрәк яньчүе (impressio cardiaca) диафрагмаль өслегенең урта өлешендә урнашкан.

o  Үңәч яньчүе (impressio oesophageale) һәм ашказаны яньчүе (impressio gastrica) бавырның сул өлешенең висцераль өслегендә урнашкан.

o   Уникеилле эчәк яньчүе (impressio duodenalis), кыршау-эчәк яньчүе (impressio colica), бөер яньчүе (impressio renalis) һәм бөер өсте бизе яньчүе (impressio suprarenalis) бавырның уң өлешенең висцераль өслегендә үт куыгының чокырчыгыннан уңдарак урнашкан.

Бавыр топографиясе

·       Бавырның өске чиге:

o  Уң урта култык асты сызыгы – 10 нчы кабырга арасы.

o  Уң урта умрау сызыгы – 4 нче кабырга арасы – 5 нче кабырганың өске кырые.

o  Алгы урта сызык – кылычсыман үсентенең нигезе.

o  Сул күкрәк һәм сул урта умрау сызыклары арасының уртасы  – 5 нче кабырга арасы.

·       Бавырның аскы чиге:

o  Уң урта култык асты сызыгы – 10 нчы кабырга арасы.

o  Сулга кыек барып, 9 нчы һәм 10 нчы уң кабырга кимерчәге белән кисешеп, эпигастрий өлкәсендә сулга кыек менеп,  сул кабырга дугасы белән 7 нче кабырга кимерчәге биеклегендә кисешә.

o   Сул күкрәк һәм сул урта умрау сызыклары арасының уртасы – 5 нче кабырга арасы.

Бавыр башкара

·      Күмерсулар, майлар һәм аксымнар алмашы.

·      Үт булдыру.

·      Аксым, холестерин һ.б. булдыру.

·      Дарулар, токсиннар алмашы һәм аларны зарарсызландыру.

·      Алмашы матдәләрен туплау (гликоген, тимер, май, А һәм Д витаминнары һ.б.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.