Михаил Бабурин
Внешний вид
(Бабурин Михаил Федорович битеннән юнәлтелде)
Михаил Бабурин | |
---|---|
Туган | 19 сентябрь (2 октябрь) 1907 Санкт-Петербург, Россия империясе |
Үлгән | 9 сентябрь 1984 (76 яшь) Мәскәү, СССР |
Ватандашлыгы | СССР |
Һөнәре | сынчы |
Бабурин Михаил Федорович (1907—1984) — совет скульпторы. ССРБ-ның халык рәссамы (1978). БАССР-ның халык рәссамы (1965). Беренче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1950).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Михаил Бабурин Федорович 1930 елда Ленинградта Югары сәнгатьчә-техник институты белем ала.
1932—1936 елларда аспирантурада укый.
1961—1984 елларда В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтында һәм Пенза сәнгать училищесында укый.
ССРБ сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы (1973). Монументаль, монументаль-декоратив һәм станокта башкарылган скульптуралар өлкәсендә эшли. Башкортстанның Россиягә кушылуының 400-еллыгы хөрмәтенә һәйкәл авторы .
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Дуслык монументы. Бронза, гранит. 1965
- «Хезмәт тантанасы. Башкортстан». ССРБ мәдәният министрлыгы сайты бинасында рельеф
- «Җыр» скульптурасы (бронза, 1957, Рус музее, С.-Петербург)
- В. Г. Белинский бюсты Пенза өлкәсенең Белинский станциясендә
- В. И. Ленин һәйкәле (1967, архитектор Гаврилов белән бергә) Ленин мәйданы, Уфа.
- «Дан» скульптурасы (бронза, 1972, Кострома шәһәре).
- Россия җирендә (Бәйрәм). Бронза. 1975. Третьяков галереясы
Белеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ленинград нәфис-сәнәгать техникумы, 1922—1925
- Югары сәнгатьчә-техник институт (ВХУТЕИН), 1926—1930 — җитәкчесе В. В. Лишев ярославль өлкәсе владимир name="biobib"өлкәсе Художники народов ССРБ. Биобиблиографический словарь в 6 томах. К. 1. — М.: Искусство. 1970 ярославль өлкәсе, владимир өлкәсе
- Сәнгать академиясе аспирантурасы (ИСӘ), 1932—1936 — җитәкчесе А. К. Матвеев.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бабурина, Надежда Михайловна хатыны, сәнгатьче, «М. Врубель. Тормыш битләре», «Рәссам Саврасов», «Революциягә җәлеп ителгәннәр», «Владимир Цигаль», «Мәскәү Кремле» һәм башка фильмнарның сценарий авторы.
Бүләкләре һәм премияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ССРБ-ның халык рәссамы (1978)
- Беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1950) — «В. И. Ленин һәм И. В. Сталин — Совет дәүләтенә нигез салучылар һәм җитәкчеләре» барельеф скульптурасы өчен "(автордаш белән)"