Баффин Җире

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Баффин Җире
ингл. Baffin Island, инук. ᕿᑭᖅᑖᓗᒃ, Qikiqtaaluk
69°00′00″ т. к. 72°00'00" кб. о. (G) (T)
Акватория Төньяк Боз океаны
Ил КанадаFlag of Canada.svg Канада
Беренче дәрәҗә АТБ Нунавут
Баффин Җире (Канада)
Мәйдан 507 451 км²
Иң биек ноктасы 2147 м
Халык саны 11 000 кеше
Халык тыгызлыгы 0,022 кеше/км²
Commons-logo.svg Баффин Җире Викиҗыентыкта

Баффин Җире (ингл. Baffin Island, инук. ᕿᑭᖅᑖᓗᒃ, Qikiqtaaluk) — Канада Арктика архипелагының иң эре утравы, зурлыгы буенча дөньяда бишенче утрау. Канада территориясе. Иң эре торак пункт — Нунавут вилаяте башкаласы Икалуит (~5 300 кеше).

Төньяк ярлары биек (2591 метргача) һәм фьордлы; көнбатыш ярлары тәбәнәк. Утрауның шактый өлеше яссытаулык һәм аерым таулардан гыйбарәт. Көнбатыш өлешендә сазлыклар һәм күлләр күп. Климаты суык һәм дымлы, кар күп ява. Тауларда бозлыклар бар. Үсемлекләр — мүк, мүкчә, тундра куаклыклары. Хайваннары — лемминг, котып төлкесе, котып куяны.

Утрау аны 1616 елда тәдкыйк иткән инглиз диңгез сәяхтчесе Уильям Баффин исеме белән аталган.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]