Беловка (Ырынбур)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беловка (Ырынбур) latin yazuında])
Беловка — Ырымбурның районы
Беловка — Ырымбурның районы

БеловкаЫрынбур шәһәренең тарихи районы. Атамасы Белов дигән сәүдәгәрнең фамилиясеннән алынган. Ул XX гасыр башында шушы урында «Вокзал»га янкорма төзи, анда һәр кич музыка уйнаган.

Беловканың архитектура ансамбле XVIII-XXI гасырларда төзелгән йортлардан тора.

Административ яктан Көньяк округының Үзәк районында урнашкан.

Истәлекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Советская урамы, 2 йорт. Эллекке Ырынбур губернасының Хәрби губернаторларның штабы. Бу йортта 1920-1923 елларда Казакъстанны беренче Хөкүмәте урнашкан, бу чорда Ырынбур Казакстаннын беренче башкаласы булып торган. Бу йортта шулай ук Муса Җәлил эшләгән. Хәзерге көндә Ырынбур дәүләт педагогия университеты корпусы.
  • Набережная урамы, 29 йорт. Хәзерге көндә Ырымбурның тарихи музее. Иске Гауптвахта. Алдында Александр Пушкин һәйкәле.
  • XVIII гасырда куелган Елизавета капкалары.
  • «Европадан Азиягә» исемле Җаек аша элмәк канат юлы.
  • 1953 елның 7 ноябрендә ачылган Валерий Чкаловка һәйкәл
  • Генерал-майор Бикбулатов тарафыннан салынган Зауральная рощасы.
  • Набережная урамы, 14 йорт. Бу йортта беренче космонавт Юрий Гагарин укыган. Аңа мемориаль тактаташ куелган.
  • Советская урамы, 5 йорт. Хәзерге көндә Ырынбур дәүләт медицина академиясенең баш корпусы. Каршында бөек рус табиблары Н. И. Пирогов, И. П. Павлов, С. П. Боткин, Н. А. Семашко бюстлары куелган.
  • Беренче укытучыга һәйкәл. 2012 елда ачыла.
  • Табын Гайсә Анасы иконасының Храмы.
  • Колокол скульптурасы.
  • Хәрби дан һәйкәле.
  • Неплюев кадет корпусы йорты.
  • А. С. Пушкин һәм В. И. Даль һәйкәле.
  • М. Горький исемендәге драма театры

Беловка урыннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]