Бетт Дейвис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бетт Дейвис latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
ингл. Bette Davis
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык Flag of the United States.svg Америка Кушма Штатлары
Туу датасы 5 апрель 1908(1908-04-05)[2][3][3][…]
Туу урыны Ловелл, Массачусетс, Америка Кушма Штатлары[4]
Үлем датасы 6 октябрь 1989(1989-10-06)[3][3][5][…] (81 яшь)
Үлем урыны Нөйи-сүр-Сен[6]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе сөт бизе яман шеше[d]
Җирләнгән урыны Һолливуд-Һиллз зираты[d]
Кабер сурәте
Ата Harlow Morrell Davis[d][7]
Ана Ruth Augusta 'Ruthie' Favor[d][7]
Ире яки хатыны Гэри Меррилл[d] һәм William Grant Sherry[d]
Балалар B. D. Hyman[d]
Һөнәр төре автобиограф, характерлы актер, театр актеры, кина уйнаманы, телевизион актёр, актёр, музыкачы
Эш урыны Warner Bros.[d]
Әлма-матер Cushing Academy[d]
Активлык чорнының башы 1929
Активлык чоры тәмамлануы 1989
Имза
Фильмография Bette Davis filmography[d]
Тавыш яздыру лейблы MGM Records[d]
Бүләкләр
Рәсми веб-сайт bettedavis.com(ингл.)
Изображение памятной доски
Кто представляет Music Corporation of America, Inc.[d]
Commons-logo.svg Бетт Дейвис Викиҗыентыкта

Бетт Дейвис (ингл. Bette Davis, әйтелә Бетти Дейвис [9], тулы исеме Рут Элизабет Дейвис, ингл. Ruth Elizabeth Davis; 5 апрель 1908 ел6 октябрь 1989 ел) — Америка актеры. 1999 елда Америка кино институты Бетт Дейвисның Голливуд тарихына кергән бөек актерлар исемлегендә икенче урынга куйды. Дөнья кинематография тарихында 11 «Оскарга» (1989) номинацияләнгән беренче кеше.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Масачусетс адвокаты кызы, ул бала чактан актёр булырга хыяллана. Танылуга беренче адымы аның Бродвейны яулау була. Дейвисның дебюты 1931 елга туры килә. Киләсе елда ул үзенең беренче зур ролен «Ходайны уйнаган кеше»(«Человек, который играл бога») картинасында башкарды. Киләсе ике елда аның репертуарында Голливуд өчен гадәти булган һәлакәтле хатын-кыз рольләре өстенлек ала.

Дейвисның актерлык осталыгының алга китеше, яңа күләмгә күтерелүе 1934 елда Сомерсет Моэмның «Бремя страстей человеческих» киноверсиясендә төп роль башкаруында нык сизелде. Моның кебек психологик яктан катлаулы рольне Голливуд актрисалары арасында беркем уйнаган булмый. Шулай да актрисаның бу эше уңышлы икәнлеге бүгенге көндә дә инкарь ителмәсә дә, ике студия арасындагы ярыш килеп чыгуы сәбәпле «Оскар» статуэткасы икенче актрисага бирелә — Клодетт Колберга.

Ахырда, «Хәтәр» исемле («Опасная» (1935) фильмында эчкече хатын роле уйнаганы өчен иң престижлы Америка киноиндустриясе наградасын алгач, Дейвис үзенең «Warner Bros.» студиясы белән суд юлына аяк баса. Кинорольлар сайлауда мөстәкыйльлек таләп итә һәм ниятләренең җитдилеген күрсәтер өчен Голливудны ташлап Лондонга күчеп китә.

Бәхәстә студия җиңүче булып танылса да, Дейвиска үзенең иң яхшы партияләрен уйнарга ирек бирелә.

«Барысы да Ева хакында» (1950) фильмында

Кырыгынчы елларда Дейвис дөньяда иң танылган һәм мәртәбәле киноактрисаларның берсе булып кала. 1939 елда ул Эррол Флинн һәм Оливия де Хэвиленд белән үзенең беренче төсле — «Елизавета һәм Эссексның шәхси тормышы» — фильмында уйнады. Аннары прокатта Дейвисның моннан да уңышлырак картинасы «Все это и небо в придачу» (1940) исемлесе була. "Warner Bros."студиясендә ул шундый зур абруй казана, хәтта аны шаяртып «дүртенче Уорнер абый» дип йөртәләр. Моннан тыш 1941 елның гыйнварында Дейвис Америка киносәнгать академиясе президенты итеп сайлана.

Актрисаның яше кырыкка җитеп барган саен аңа яшь старлеткалар белән ярышуы кыенракка туры килә. 1943 елда аның икенче ире бик серле шартларда вафат була. Ике ел узгач, Дейвис рәссам Уильям Шеррига кияүгә чыга һәм озакламый аларның кызы туа.

1950 елда актриса иң ачык классик Голливуд фильмнарының берсендә — «Барысы да Ева хакында» фильмында уйный. Ул әйткән күп кенә сүзбәйләнешләр цитаталарга таралды, ә картинаның үзе 14 мәртәбә «Оскар»га номинацияләнгән һәм Дейвиска Канн Кинофестиваленең призын алып килә. Нәкъ бу вакытта ул Шерри белән аерылыша һәм фильм буенча үзенең партнеры Гэри Мерриллга кияүгә чыга, әммә бу никахны да бәхетле дип әйтеп булмый.

Дейвисның киләсе фильмнары, барысы да диярлек, уңышлы булмый. 1961 елда ул мәҗбүри хәлдә эш эзләү турында гәҗиткә игълан бирә һәм тиз арада, бигүк теләмәсә дә, иске дошманы Джоан Кроуфорд белән «Что случилось с Бэби Джейн?» триллерында төшергә ризалык бирә. Бу триллерда алар картаеп барган кинойолдызларны гәүдәләндерәләр. Дейвисны фильмдагы роле өчен «Оскар»га кандидатлыкка бирү Кроуфорд белән араларны тагын да нык катлауландыра. Яшь буын йолдызлар белән дә аның мөнәсәбәтләре яхшылардан булмый, чөнки аларны Дейвис кирәкле белемнәре һәм профессионализм юклыгында гаепли. 1962 елда Дейвис хәтирәләр китабын чыгара. Күп кенә интервьюлар кебек, аның китабы да аерым эчкерсезлек белән аерылып тора.

1960 елларда актриса кабаттан Бродвейга кайтып карый, тик бәхетсез. Еш чирләвенә карамастан фильмнарда төшүен дәвам итә, мәсәлән, Агата Кристиның романы буенча куелган «Смерть на Ниле» (1978) картинасында төшә. 1979 елда ул «Эмми» премиясенә лаек була. Бер ел элек Дейвис Америка кино институтының мактаулы бүләген алган беренче хатын-кыз була.

Америка киносы фестивалендә. Нормандия, 1987 ел

1983 елда «Отель» телесериалы өчен төшерелгән эксперименталь эпизодтан соң, Дейвиска күкрәк бизләре рагы диагнозы куела һәм мастэктомия кирәк, дип табыла. Операциядан соң ике атна эчендә ул дүрт инсульт кичерә. Битенең уң ягын һәм сул кулын инсульт суга һәм сөйләме дә аңлаешсызга әйләнә. Дейвис бик озак физиотерапия чорын башлый һәм өлешчә терелә.

1988 һәм 1989 елларда Дейвисның карьера казанышлары өчен бик зурлыйлар: ул Франциядә Мактаулы легион Орденына, Италияда Кампионе-д'Италия премиясына, киноберләшмәнең Линкольн - центрдагы хезмәте өчен бүләкләренә лаек була. 1989 елда актрисага кабаттан рак диагнозы куела. Саулыгын күтәрү өчен актриса җәй ахырында Испаниягә китә. Сан — Себастьянда кинофестиваль премиясына лаек була, әммә бу сәфәр вакытында аның саулыгы бик тиз какшый башлый. Саулыгы куркыныч булуы аркасында ул АКШка очырга батырчылык итми һәм Франциягә китә. 1989 елның 6 октябрендә Нёйи-сюр-Сен шәһәрендә Америка клиникасында вафат була. Голливуд калкулыкларына җирләнгән.

Кызык фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дейвисның биографлары Америка киноакадемиясе «Оскар» премиясен Дейвисның ире Харун Оскар Нельсон белән бәйлиләр, чөнки Дейвис, имеш, статуэтканы иренә охшатып шулай исем кушкан.
  • Актриса «Оскар» премиясенә унбер тапкыр номинацияләнә һәм ике мәртәбә җиңеп чыга. Аның вафатыннан соң ике статуэтканы да Стивен Спилберг сатып алган һәм Америка киноакадемиясенә кайтарып биргән.
  • 1982 елда АКШ хит-парадларының башында кантри — башкаручы Ким Карнсның «Bette Davis Eyes» җыры тора. Композициянең исеме легендага әйләнгән Бетт Дейвисның күзләренә багышланган. 1940 елларда кинематографистлар төрлечә яктырту һәм макияж ярдәмендә аның гади булмаган күзләрен һәм карашын күрсәтергә тырышкан.
  • Ильф һәм Петров Дейвис белән 1935 елда очрашулары турында «Бер катлы Америка» китабында бәян иткәннәр.

Бүләкләре и номинацияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1936 — «Оскар» премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле, «Хәтәр» фильмы өчен
  • 1939 — «Оскар» премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле, «Иезавель» фильмы өчен
  • 1974 — «Алтын глобус» премиясе — Сесиль Б. Де Миль премиясе
  • 1979 — «Эмми» премиясе — мини-сериалдагы яки фильмдагы иң яхшы хатын-кыз роле, «Таныш түгелләр: Ана һәм кыз тарихы» телефильмы өчен.

Номинацияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1935 — «Оскар» премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле, «Кеше дәрт-дәрманнары йөге» фильмы өчен
  • 1940 — «Оскар» премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле, «Караңгылыкны җиңергә» фильмы өчен
  • 1941 — «Оскар» премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле, «Хат» фильмы өчен
  • 1942 — «Оскар» премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле, «Төлкебикәләр» фильмы өчен
  • 1943 — «Оскар» премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле, «Алга, сәяхәтче» фильмы өчен
  • 1945 — «Оскар» премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле, «Мистер Скеффингтон» фильмы өчен
  • 1951 — «Оскар» премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле, «Бөтенесе дә Ева хакында» фильмы өчен
  • 1951 — «Золотой глобус» премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле драмада, «Бөтенесе дә Ева хакында» фильмы өчен
  • 1953 — «Оскар» премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле, «Йолдыз» фильмы өчен
  • 1962 — «Золотой глобус» премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле комедия яки мюзиклда, «Бер уч могҗиза» фильмы өчен
  • 1963 — «Оскар» премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле, «Бэби Джейн белән нәрсә булды?» фильмы өчен
  • 1963 — «Золотой глобус» премиясе — иң яхшы хатын — кыз роле драмада, «Бэби Джейн белән нәрсә булды?» фильмы өчен
  • 1964 — BAFTA премиясе — иң яхшы хатын-кыз роле «Бэби Джейн белән нәрсә булды?» фильмы өчен
  • 1974 — "Эмми" премиясе — иң яхшы программа, ABC's Wide World of Entertainment программасы өчен
  • 1980 — «Эмми» премиясе— иң яхшы хатын-кыз роле мини-сериал яки фильмда, «Саф әнкәй» телефильмы өчен
  • 1983 — «Эмми» премиясе —икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле мини-сериал яки фильмда, «Глория бәләкәчем... Ахырда, бәхетле» телефильмы өчен

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. OCLC. Record #73883840 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Internet Broadway Database — 2000.
  4. Дейвис Бетт // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. Discogs — 2000.
  6. Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе һ.б. Record #118524038 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  7. 7,0 7,1 Pas L. v. Genealogics — 2003. — ed. size: 683713
  8. https://exploringlahistory.com/2016/03/31/the-los-angeles-times-women-of-the-year-award/
  9. Произношение в оригинале — [ˈbɛtɪ ˈdeɪvɪs].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Карцева Е. Н. Бэт Дэвис. — М., 1967.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]