Беһдин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беһдин latin yazuında])

Беһдин (Фарсы телендә: بهدین) — Зәрдөштлек тарафдары булган кеше. Туры мәгънәсе «алкышлы», «алкышлы ышану» тарафдары.

Беһдин булып түбәндәге критерийларга җавап бирүче кеше санала:

  1. Зәрдөштлек дине традицион мобед җитәкчелегендә Сэдрэ Пуши ритуалы барышында кабул ителгән,
  2. кимендә бер ел дәвамында көненә биш кат көн саен укыла торган доганы уку,
  3. даими рәвештә сэдрэ (махсус күлмәк) һәм кушти (махсус кушак) киеп йөрү,
  4. хумата, хухта, хваршта (алкышлы фикерләр, алкышлы сүзләр, алкышлы эшләр) принципы буенча эш алып бару.

Беһдинның түбәндәгеләргә хакы бар:

  1. Зәрдөштлек тарафдарлары гаиләсеннән кызга өйләнергә,
  2. җәмәгатьтә мобед булмаган очракта: туй йоласын, Сэдрэ Пуши йоласын, инициация белән бәйле булмаган чистарту йолаларның өлешен башкарырга.
  3. һ.б. кайбер ритуалларны кирәк очракта башкарырга
  4. ньяиш мантраларын укырга
  5. мобедъяр дәрәҗәсен башкару өчен өйрәнергә

«Беһдин» сүзе Иран Зәрдөштлек тарафдарлары тарафыннан шулай ук «дөньяви», каһин булмаган мәгънәдә кулланыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]