Биосфера
Биосфера | |
![]() | |
Кайда өйрәнелә | биосферология[d], global change biology[d] һәм әйләнә-тирә мохитне саклау[d] |
---|---|
![]() |
Биосфе́ра (грек. βιος — тереклек һәм грек. σφαῖρα — сфера, шар) — Җирнең организмнар яши торган, алар тәэсиренә дучар булучы һәм аларның яшәеш продуктлары тарафыннан биләнеп торучы тышчасы.
«Биосфера» төшенчәсе биологиягә Жан-Батист Ламарк тарафыннан кертелә, геологиядә исә Австрия геологы Эдуард Зюсс 1875 елда тәкъдим итә.
Биосфера турында тулы тәгълиматны рус биогеохимигы һәм фәлсәфәчесе Владимир Иванович Вернадский төзи.