Борис Немцов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Немцов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Борис Немцов
Boris Nemtsov 2008-11-23.jpg
Туган телдә исем Борис Ефим улы Немцов
Туган 9 октябрь 1959(1959-10-09)
Сочи, Краснодар крае, ССРБ
Үлгән 27 февраль 2015(2015-02-27) (55 яшь)
Мәскәү, Русия
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Ватандашлыгы Русия байрагы Русия
Әлма-матер Радиофизический факультет ННГУ[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка ОДД «Солидарность»[d], Союз правых сил[d], Партия народной свободы[d], Россия молодая[d] һәм Партия народной свободы «За Россию без произвола и коррупции»[d]
Җефет Рәйсә Әхмәт кызы Немцова
Балалар Жанна, Антон, Дина, Софья
Ата-ана
  • Немцов Ефим Давыд улы (әти)
  • Эйдман Дина Яков кызы (әни)
Гыйльми дәрәҗә: физика-матиматика фәннәре нәмзәте[d]
Могила Бориса Немцова на Троекуровском кладбище Москвы.jpg
Сайт Рәсми сайт
Signature of Boris Nemtsov.jpg

Commons-logo.svg Борис Немцов Викиҗыентыкта

Бори́с Ефи́м улы Немцо́в (рус. Борис Ефимович Немцов; 1959 елның 9 октябре, Сочи2015 елның 27 феврале) — Русия сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, "Теләктәшлек" («Солидарность») хәрәкәтенең оештыручыларының берсе, «РПР-ПАРНАС» фиркасенең җитәкчеләренең берсе, Русия опозициясе вәкиле.

1959 елның 9 октябрендә Сочида туа. Нижгарда белем ала, 1997 елда Мәскәүгә күченә, физика фәне белән шөгыльләнә, кандидатлык диссертациясен яклый.

1991 елда ул Нижгар өлкәсенең беренче губернаторы булып сайлана. Эшен Русия хөкүмәтендә ягулык һәм энергетика министры буларак дәвам итә, 1997-1998 елларда хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары була.

1998 елда "Уң эш" («Правое дело») һәм «Уң көчләр берлегенә» нигез салган "Яшь Русия" («Россия молодая») исемле либераль хәрәкәтне оештыра.

Борис Немцов берничә мәртәбә Русия парламентына сайлана. 1993 елда Федерация шурасы әгъзасы була. Соңгы елларда «Теләктәшлек» һәм «РПС-ПАРНАС» фиркаләре рәистәшләренең берсе, Русия оппозициясенең координация шурасы әгъзасы.

2015 елның 27 февралендә билгесезләр тарафыннан Мәскәүнең нәкъ үзәгендә атып үтерелә[1].

Үтерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

27 февраль кичендә Борис Немцов атып үтерелә. Аңа узып баручы машинадан берничә мәртәбә атканнар. Борис Немцовны соңгы юлга озату чарасы сишәмбе, 3 мартта, Мәскәүнең Сахаров үзәгендә үтә. Немцов шул ук көнне Троекуров зиратында җирләнә. Кешеләр ул үтерелгән урынга чәчәкләр китерә.[2]

Гаилә һәм шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Рәйсә Әхмәт кызы Немцова — Волгоград татары, бергә аларның Жанна исемле кызлары бар, ул журналист, РБК каналында икътисади күзәтүче булып эшли. Немцов беренче хатыны белән рәсми аерылмаса да, алар 2000 еллар башыннан бирле аерым яши.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]