Борис Смирнов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Смирнов latin yazuında])
Смирнов, Борис Александр улы
Туган 18 октябрь 1910(1910-10-18)
Самара
Үлгән 17 май 1984(1984-05-17) (73 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Кунцево зираты[d]
Ватандашлыгы / Россия империясе
Һөнәре мемуарист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы, Испания ватандашлар сугышы[d], Халхин-Гол алышлары[d] һәм ЭККГнең Польшага бәреп керүе
Хәрби дәрәҗә авиация генерал-майоры

Бори́с Алекса́ндр улы Смирно́в (ДР|18.10.1910), Самара — (17.5.1984) — совет очучысы, Испаниядә Гражданнар сугышы, Халхин-Голда сугышлар һәм Бөек Ватан сугышы, Советлар Союзы Каһарманы (17.11.1939, 193 №-лы медале).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1910 елның 18 октябрендә Самарада хезмәткәр гаиләсендә туган. 7 сыйныф бетергән. Портта йөкче булып , урман кисү заводында эшләгән. Аэроклубта укыган.

Армиядә 1930 елдан бирле. 1933 елда Сталинград хәрби-авиация очучылар мәктәбен бетергән.

14.06.1937 елдан 17.01.1938 елга кадәр Мануэль Лопес Горей псевдонимы астында Испаниядә Гражданнар Сугышында үз ихтияр очучы һәм эскадрилья командиры буларак катнашкан. 200 сәгать очкан, шәхсән 2 самолёт бәреп төшергән.

Испаниядән соң 16-ынчы истребитель полкының командиры булган, аннан соң ВВС РККА-ның Баш Инспекциясендә эшләгән.

Кызыл мәйдан өстендә һава парадларында катнашкан.

1939 елның 29 маеннан 7 сентябрена кадәр Халхин-Голда бәрелешләрдә катнашкан. 70 хәрби очу ясаган, 9 һава сугышлары үткәргән һәм шәхсән 4 самолёт бәреп төшергән. Бу бәрелешләр өчен аңа Советлар Союза Каһарманы званиесе бирелгән булган.

Бөек Ватан Сугышы фронтларында 1943 елның февраленнан бирле сугышкан. 288-енче Суворов ордены Кызыл байрак ордены Павлоград-Вена катнашкан авиация корпусы командиры. Сугыш вакытында 19 мәртәбә Өлкән Башкомандующий рәхмәтенә лаек булган.[1].

1945 елның 19 апреленнән генерал-майор званиесе бирелгән. 1946 елдан бирле авыру сәбәпле запаста. Мәскәүдә яшәгән. 1984 елның 17 маенда үлгән. Мәскәүдә Кунцево зиратында күмелгән (9-2 участогы).

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

[File:Смирнов Борис Александрович.jpg]

Библиографисе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Смирнов Б. А. Небо моей молодости. — М., 1990.
  • Смирнов Б. А. Испанский ветер. — М., 1963.
  • Смирнов Б. А. От Мадрида до Халхин-Гола, 2-е изд. — Куйбышев, 1976.
  • Смирнов Б. {{{башлык}}} // Крылья Родины. — ДОСААФ. — № 8. — С. 16-18.

Әдәбияты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

[1]

  1. Верховный Главнокомандующий {{{башлык}}} = Приказы Верховного Главнокомандующего в период Великой Отечественной войны Советского Союза // Сборник. — Воениздат.