Бостанчы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бостанчы latin yazuında])
Бостанчы. Төркия, 1820. Винкейзен коллекциясе.

Бостанчы (төр. bostancı — «бакчачы») — Госман империясендә солтаннарның сакчылары, солтанны һәм сарайны саклаучылар.

Аларның төп бурычы булып солтан сараен тыштан саклау торган. Шул ук вакытта аларга полиция функцияләре бирелгщн була. Бостанчыларның бер өлеше йорт яны хезмәтчеләре дә булган, алар солтанны шәхси сакчылары булып та хезмәт иткәннәр һәм каршы килүчеләрне юк итү буенча да аның күрсәтмәләрен үтәгәннәр. Бостанчы корпусы башлыгы бостанчы-паша дип аталган.

Азрак өстенлекле бостанчылар шулай ук куркынычсызлык белән бәйле булмаган хезмәтләр белән дә шөгыльләнгәннәр: сарайлар һәм мәчетләр төзү өчен материаллар әзерләгәннәр, товар ташыганнар, бакчаларда эшләгәннәр (Истанбул, Эдирне һәм Гэлиболу янында), янгын сүндергәннәр.

XVII гасырда бостанчылар саны ике мең — ике мең ярымга җиткән, шуларның 300-400е — йорт яны хезмәтчеләре булып торган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]