Ботулизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ботулизм
Clostridium botulinum.jpg
Clostridium botulinum микропрепарат фотографиясе, генцианвиолет белән буялган
МКБ-10 A05.105.1
МКБ-9 Калып:ICD9

Ботули́зм (лат. botulus- казылык) - аллантизис, ихтиизм нерв системасына зыян китергән, күбесенчә озынча һәм арка миенә, офтальмоплегия һәм бульбар синдромнар белән күбесенчә үткән көчле токсико-бактериаль инфекцион авыру.

Ботулизм — терлекләрдә һәм чәшкеләрдә ботулинус таякчыклары токсины китереп чыгара торган авыру. Авыру вакытында тамак, тел һәм аскы теш казнасы мускуллары параличлана. Ботулинус токсины кешегә дә зарарлы.

Эпизоотология.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ботулизм белән күбрәк атлар, кошлар, сирәгрәк мөгезле терлек һәм дуңгызлар, затлы мехлы җәнлекләрдән чәшкеләр авырый. Чәшкеләрдән тыш, ит ашаучылар токсинга шактый тотрыклы. Инфекция чыганагы — туфрак. Авыру китереп чыгаручыларның споралары азыкка эләгә, уңайлы шартларда анда үсә. Таякчыклар күбәйгән урыннарда вегетация процессында азыкта хайваннарның агулануын китереп чыгара торган токсиннар туплана. Вак кимерүчеләрнең (сукыр тычкан, тычкан, күсе) үләксәләре дә азыкларның токсин белән пычрану чыганагы булырга мөмкин.

Клиник барышы.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкубация чоры 24 сәг тән 10 — 12 көнгә кадәр. Инкубациянең дәвамлылыгы азык белән кергән токсинның күләменә һәм организмның каршы тору сәләтенә бәйле. Авыру нормаль, хәтта түбән температурада да дәвам итә. Аерым очракларда авыру бик тә кискен бара һәм хайванның кинәт үлеме белән тәмамлана. Авыру, гадәттә, 1 — 5, сирәгрәк 5 — 10 көн дәвам итә. Атларда авыруның башлангыч билгеләре: азык чәйнәү рәвеше бозылу, еш иснәү, селәгәй агу, җиңелчә чәнчүләр. Хайван, телен авыз куышлыгыннан чыгарганда, аны акрын тартып ала. Алга таба йоткылык мускулатурасы параличы билгеләре барлыкка килә, көчсез һәм гырылдап кешнәү — шуның дәлиле. Сусау барлыкка килә. Капкан азыгын хайван озак чәйни, аны йота алмый; су эчәргә тырышу аның борыннан кире чыгуы белән тәмамлана. Аскы казналык һәм тел мускулатурасы парезы тел очының авыздан тышка чыгуында чагыла. Аннары, паралич үсә барган саен, тел еш кына тешләр арасында кысылып кала, шешенә һәм җәрәхәтләр белән каплана; аскы казналык асылынып төшә. Күз бәбәге киңәя, өске кабаклар салына. Хайван хәлсезләнә, көчкә хәрәкәтләнә, чайкалып атлый. Азык массасының аспирациясе нәтиҗәсендә йоту акты бозылуына бәйле рәвештә, кайчак үпкә гангренасы башланырга мөмкин. Шундый ук клиник билгеләр мөгезле терлектә һәм дуңгызда күзәтелә.

Дәвалау.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыруның башлангыч чорында көчле эч йомшарткычлар: пилокарпин, эзерин бирәләр. Йомшарткычлар тәэсиреннән соң, борын-үңәч зонды аша глюкозалы 10 — 15 л су кертәләр. Авыруның соңрак чорында, йөрәк эшчәнлеге хәлсезләнгәндә, натрий хлоридының 10 % лы эремәсен 100 — 150 мл дозада көнгә ике тапкыр венага кертәләр. Шулай ук туры эчәкне тизәктән чистарту, җылы клизмалар, йөрәк дарулары, ашказанын 5 % лы натрий гидрохлориды эремәсе белән юдырту каралган. Авыру башланган вакытта, венага ботулинга каршы моно- яки поливалентлы антикоксик сыворотка кертәләр.

Профилактика.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хайваннарга яхшы азык ашату. Азыкларны, бигрәк тә силосны әзерләгәндә һәм саклаганда туфрак белән пычрануына юл куймаска, улакларның азык калдыкларыннан чистартылуын күзәтеп торырга кирәк. Хайваннарга күксегән һәм чери башлаган азыклар бирергә ярамый. Авырган очракта хайваннарның агулану чыганагын ачыклыйлар һәм рационнан токсиннар булуга шикле азыкларны алалар, авыру хайваннарны дәвалыйлар. Авыру хайванны иткә суярга ярамый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шувалова, Е.П. Инфекционные болезни: учебное пособие для вузов/ Е.П. Шувалова, Е.С. Белозеров, Т.В. Беляева, Е.И. Змушко; Под ред. Е.П. Шуваловой. - Ростов н/Д: Изд-во «Феникс», 2005. - 960 с.

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:

В39 Ф.Г.Набиев, Г.Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.