Бухарест солыхы (1812)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бухарест солыхы (1812) latin yazuında])

1812 елгы Бухарест солыхы (рус. Бухарестский мир (1812), төр. Bükreş Antlaşması (1812)) — 1812 елның 16 (28) маенда Бухарестта Россия империясе һәм Госманлы империясе тарафыннан имзаланган солых килешүе. Әлеге килешү 1806-1812 еллардагы рус-төрек сугышына чик куя.

Көньяк-көнчыгыш Аурупа солыхтан соң. Бессарабия сыек яшел төстә

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1812 елның 16 (28) маенда Бухарестта имзаланган. Россия императоры Александр I килешүне 1812 елның 11 (23) маенда (Наполеон Iнең Россия империясенә бәреп керүенә 1 көн кала) ратификацияли.

Килешү буенча,

Әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бухарест солыхы 1812 елгы Ватан сугышы вакытында Госманлы империясенең бер якка да кушылмау сәясәтен тәэмин итә. Бу, үз чиратында, Дунай армиясен Наполеонга каршы сугыш хәрәкәтләренә тартырга мөмкинлек бирә.

Бухарест солыхы Балкан халыклары арасында милли-азатлык өчен көрәшнең көчәюенә, нәтиҗәдә, Сербиянең тулы бәйсезлек алуына китерә.

Бухарест солыхының төп шартлары 1826 елгы Аккирмән конвенциясе белән яңадан ныгытыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 4 (Бо-Ве). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-333-8

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Внешняя политика России XIX – начала XX в. Том 6. М., 1962.
  2. Шапкина А.Н. Полководец М.И. Кутузов и Бухарестский мир. Российская дипломатия в портретах. М., 1992.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]