Париж солыхы (1856)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Париж солыхы (1856) latin yazuında])
(Париж килешүе (1856) битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Париж солыхы (1856) — 1853-1856 елгы Кырым сугышына нокта куйган солых килешүе. Франция императоры Наполеон III тәкъдиме белән башланган сөйләшүләрдә Австрия, Бөекбритания, Пьемонт, Пруссия, Русия империясе, Төркия, Франция вәкилләре катнаша. 1856 елгы Париж солыхы шартлары бигрәк тә Русия империясе өчен авыр була.

«Солыхка кул кую». Луи-Эдуард Дюбюф картинасы. 1856
Дебатлар

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөйләшүләрдә бигрәк тә Бөекбритания, җәзага тартырга һәм икенче сортлы держава итеп калдырырга теләп, Русия империясеннән чамадан тыш күп ташламаларга баруын таләп итә. Үз гаскәрләренең Кырымдагы уңышларыннан һәм Севастопольне алуларыннан канәгать калган Франция, киресенчә, Русия империясен көчсезләндереп, Бөекбританияне көчәйтәсе килми, чөнки сугыштан соң Бөекбританияне союздаш ил итеп түгел, ә киләчәктә мөмкин булган куәтле көндәш итеп кабул итә башлый. Шулай ук 1856 елгы Париж солыхын Русия империясе белән якынаю өчен файдаланырга уйлый.

Төркия ягыннан бөек вәзир Мәхмәт Әмин Гали-паша, Төркиянең Париждагы илчесе Җәмил-бәй, Русия империясе өчен беренче вәкаләтле вәкил граф Алексей Орлов, икенче вәкаләтле вәкил, Лондонда илче булган Филипп Бруннов кул куя.

Килешү буенча,

Килешүгә кушымта итеп, 3 конвенция теркәлә:

Килешүнең Төркиягә һәм Русия империясенә Кара диңгездә хәрби флот һәм арсенал тотарга катгый тыючы 2нче маддәсе Русия империясе тарафыннан (берьяклы тәртиптә) 1870 елның 30 октябрендә кире кагыла.

1856 елгы Париж солыхының калган шартлары, 1877-1878 елгы урыс-төрек сугыш башланганчы, көчендә була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Руссика. Школьная энциклопедия. История России. XVIII-XIX века. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-327-X

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]