Бучеджи табигать паркы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бучеджи табигать паркы latin yazuında])
Бучеджи табигать паркы
рум. Parcul Natural Bucegi
Нигезләнү датасы 27 гыйнвар 1992 һәм 1990[1]
Сурәт
Рәсми исем Parcul Natural Bucegi[1]
IUCN тарафыннан якланучы зоналар төркеме категория МСОП V: охраняемые наземные и морские ландшафты[d][1]
Дәүләт  Румыния[1]
Мәйдан 32 663 һектар,
32 533,52997 һектар[1]
Рәсми веб-сайт bucegipark.ro
Әһәмиятле урын Синая[d]
Карта
 Бучеджи табигать паркы Викиҗыентыкта

Бучеджи табигать паркы (рум. Parcul Natural Bucegi) — Румыниядә сакланучы табигать биләмәсе, Көньяк Карпатта Бучеджи тау массивында урнашкан. Бучеджи табигать паркы биләмәсе 32663 га тәшкил итә.

Парк тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

20 гасыр башыннан, озак вакытлар, Бучеджи тау массивы үзенең сирәк һәм бай флорасы белән Румыниядә һәм читтә яшәүче күп кенә тикшерүчеләрне һәм табигать яратучыларның игтибарын җәлеп иткән.[2] Бучеджи тау массивында табигатне саклау җирләрен булдыру турында беренче тәкдимнәр 1936 елда ук була.[3] Туризм үсеше һәм табигый ресурсларны куллану башлану белән биологик төрләрнең күпләп юкка чыгу процессы башлана, шуңа күрә урындагы табигатьне саклау һәм яклау буенча тиешле чаралар күрелә, һәм табигатьне саклау һәм яклау турындагы ООМ 7 / 01.27.1990[1] боерыгы белән расланды. Бучеджи табигать паркының кергәндә 2003 елның 4 мартындагы 230 номерлы Румын хөкүмәтенең биосфера тыелулыклары, табигать һәм милли парк булдыру, парк администрациясен төзү турындагы карар белән билгеләнде.[2][4]

Табигать паркы магәрәләр, упкыннар, каньоннар, тау сыртларын, елга үзәннәрен, шарлавыкларны һәм урманлы тау районнарын үз эченә ала һәм аларның флора һәм фаунасын саклый. Парк биләмәсендә булган Бабель һәм Сфинкс тау сыннары паркның горурлыгы булып тора.

Парк тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Парк өлешчә Ембовиц, Прахова, Брашов жуды (административ бүленеше) биләмәләрендә урнашкан. Парк администрациясе Морен коммунасының Дымбовица өязендә урнашкан.

Парк территориясе 32 663 га тәшкил итә. Паркта шулай ук, үсемлекләрне, агачларны, известьташ формаларын саклауны таләп иткән ​​14 табигать тыюлыгы бар. Тыюлык якынча 12,770 га тәшкил итә, ягъни якынча 35% паркның өлеше.[5][6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Nationally designated areas (CDDA)
  2. 2,0 2,1 Parcul Natural Bucegi - Istoricul parcului. әлеге чыганактан 2018-12-10 архивланды. 12 квітня 2019 тикшерелгән. (рум.)
  3. Bine ati venit. 12 квітня 2019 тикшерелгән. (рум.)
  4. Hotărâre nr. 230 din 4 martie 2003. 12 квітня 2019 тикшерелгән. (рум.)
  5. Bucegi National Park. Transylvania Regional Board. әлеге чыганактан 13 квітня 2019 архивланды. 12 апреля 2019 тикшерелгән. (рум.)
  6. Parcul Natural Bucegi - Rezervatii naturale. әлеге чыганактан 2018-12-10 архивланды. 12 апреля 2019 тикшерелгән.