Бәхәс:Гравити Фолз

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гравити Фолз latin yazuında])

Кулланучы ‎Frhdkazan, бу мәкаләнең исеме Сез бик тырышып яклый торган биттәге «Мәкаләләр исеме татар телендә языла, күпчелек татар телле кешеләр аңлаган сүзләр кулланылырга тиеш» пунктына каршы килмиме ? Бу пунктта «ялгызлык исемнәрне инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә транскрипция яки транслитерация кулланыла» дигән фикер дә күренми.--Әмир (бәхәс) 4 июл 2017, 16:50 (UTC)[җавап бирергә]

Тәкъдимегез?--frhdkazan (бәхәс) 4 июл 2017, 18:12 (UTC)[җавап бирергә]
Тәкъдимем: исемен, мәсәлән, Куркыныч егылу (мультфильм) дипме куярга. Дөресрәк тәрҗемә итәргә бик яхшы белгән инглизчәгез ярдәм итәр. Гравити Фолз — уйдырма шәһәр исеме. Мәкаләдә шәһәр турында гына сүз барса, Гравити Фолз исемен сакларга булыр иде, ләкин кино әсәре турында сүз барганда исемен тәрҗемә итәргә кирәктер. РусВикидәге кебек: мәсәлән, анда Over the Cuckoo's Nest түгел, ә ru:Пролетая над гнездом кукушки (фильм). ТатВикидә дә матур үрнәк бар — Үрмәкүч-кеше--Әмир (бәхәс) 4 июл 2017, 18:55 (UTC)[җавап бирергә]
Санта-Барбара яки Сан-Ремо'ларны хәтерләмисезме? Интервики күрсәткәненчә, Орегонның бу могҗизалы уйдырма шәһәрнең исеме дөнья буйлап яшәүче балаларның барысына диярлек таныш. Татарчалаштыру тарафдарларына бу мультикны үз иткән бөтендөнья татар балалары арасында сораштыру үткәрергә тәкъдим итеп була кебек. Мәкалә өчен исемен сайлаган Нарбек әфәндедән сорарга булсагыз, ул иртүк скаутлар аланына китте — 21 июль кайткач яңадан планшетлы һәм Интернетлы була.--frhdkazan (бәхәс) 4 июл 2017, 20:10 (UTC)[җавап бирергә]