Бәхәс:Спорт ориентлашуы

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Спорт ориентлашуы latin yazuında])
(Бәхәс:Спорт ориентлашу битеннән юнәлтелде)

Исемен «Спорт ориентлашуЫ» итеп үзгәртергә тәкъдим итәм: спорт уенЫ, спорт ярышЫ, спорт клубЫ, спорт командаСЫ кебек.--Әмир (бәхәс) 15 май 2016, 21:30 (UTC)[җавап бирергә]

"Ориентлашу" сүзе бармы ул?[вики-текстны үзгәртү]

Дуслар, сүзлекләрдә "юнәлеш ала белү", "ориентирлашу", "юл таба алу" дигән сүзләр кулланыла. Бәлкем, "спорт ориентИРлашуЫ" итеп үзгәртү дөресрәк булырдыр?--Milli (бәхәс) 16 май 2016, 04:15 (UTC)[җавап бирергә]

Килешәм, интернет та моны дәлилли--Damir (бәхәс) 16 май 2016, 07:54 (UTC)[җавап бирергә]

  • Ориентлашу («кояшка карап баскан урыныңны билгеләү») сүзе рус телендә французча Orient (көнчыгыш, кояш чыгышы) сүзеннән килеп чыккан. Соңыннан французлар -er, руслар -ировать суффикслары ялгап, фигыль ясаганнар. Татар телендә француз-рус суффиксы -ИРны сөйрәп йөртү мәҗбүри түгелдер, -лашу кушымчасы җитә дип уйлыйм. Ориентлашу да, ориентирлашу да сүзлектә бар.--Әмир (бәхәс) 16 май 2016, 11:16 (UTC)[җавап бирергә]