Бәхәс:3100 мильлек «Үз-үзеңне җиңеп чыгу» йөгерүе

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/3100 мильлек «Үз-үзеңне җиңеп чыгу» йөгерүе latin yazuında])

Frhdkazan,хәерле көн. Берочтан, миля сүзен дә төзәтик әле. Татар телендә миль кулланыла (Мәскәүдә чыккан сүзлектән күчерәм): географик миль географическая миля (равняется 7 420 метрам); диңгез миле морская миля (равняется 1 852 метрам).

Җиде мильлек семимильный һ. б. Шуннан чыгып, 3 100 миль «Үз-үзеңне җиңеп чыгу» йөгерүе яки тагын да дөресрәге 3 100 мильгә «Үз-үзеңне җиңеп чыгу» йөгерүе. Абдулла каршы килмәс, риза булыр дип уйлыйм.--Әмир (бәхәс) 5 апр 2020, 12:33 (UTC)[җавап бирергә]

Әмир әфәнде, хәерле көн вакытлары! Төгәл вариантын сайлауны Абдулла белән икегезгә яки башка катнашучыларга калдырам. Мөмкин булса, мин 3100ны арасыз язу яклы.--frhdkazan (бәхәс) 5 апр 2020, 16:48 (UTC)[җавап бирергә]
Яхшы, шулай дөресрәк дип уйласагыз, каршы килмәм. Миля дип язганны очраттым. Менә, мәсьәлән, "Азатлык Радиосы" мәкаләләреннән:

Көймә чикне канунсыз узу сәбәпле ярдан 50 диңгез милясы ераклыкта тоткарланган диелә... "Кореялеләр никтер 50 миля аларның "хәрби саклау" зонасы дип уйлап тапканнар, бу бернинди...
IMDb сайты үзенең 25 еллыгы уңаеннан соңгы 25 ел эчендә иң танылган һәм тамашачыларга ошаган... Анда беренче урыннарны “Шоушенктан качу”, “Яшел миля” һәм “Форест Гамп” фильмнары алган...
A.Khamidullin Сүзлегем үзем белән түгел, шунысы да бар. A.Khamidullin