Бәхәс:Kazimej Ostrovskiy

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Kazimej Ostrovskiy latin yazuında])

Бер үк шәхес турында ике мәкалә язу[вики-текстны үзгәртү]

Кулланучы Slonoed5, Татар Википедиясендә бер үк шәхес турында ике имлада (кириллица, латиница) ике мәкалә язу тыелган. Элегрәк алай эшләү рөхсәт ителә иде. Хәзер кагыйдәләр үзгәрде, я кириллицада, я латиницада гына язасы. Il Nur, Frhdkazan әфәнделәр, кирәк тапсалар, монда фикерләрен өстәрләр.--Әмир (бәхәс) 12 июл 2023, 16:31 (UTC)[җавап бирергә]

Ярар, рәхмәт, мин моны белми идем. Ә хәзер бу мәкалә белән нәрсә эшләргә? Мин шулай ук күптән Rürik Lonin мәкаләсен яздым. Slonoed5 (бәхәс) 12 июл 2023, 16:35 (UTC)[җавап бирергә]
Кулланучы Slonoed5, бу язылган кадәресенә тимик, калсыннар, хезмәтегез әрәм булмасын. Ике имлада язу Татар Википедиясендәге мәкаләләр санына шик уятырга мөмкин, дип туктатылды бугай үз вакытында.--Әмир (бәхәс) 12 июл 2023, 16:39 (UTC)[җавап бирергә]

Әмир, киреесенчә, элек рөхсәт булмыйча, хәзер бар бит. Кагыйдә буенча, Татар википедиясендә бер темага багышланган мәкалә, кирилл язуында да, латин язуында була ала. Мәкалә кириллда барлыкка килгәч, {{TwinCYR|}} кулланып бәйләнеш ясау сорала. Һәм киресенчә, латиндагыга да бу кагыйдә кагыла ({{TwinLAT|}}), шул ук вакытта бар латинча мәкаләләрне бер төркемгә туплау өчен {{TwinLAT}} калыбын куллану мәҗбүри булып тора. Әмма, Slonoed5, сез бер үк текстны ике имләдә язудан файда бармы икән?--Il Nur (бәхәс) 13 июл 2023, 17:09 (UTC)[җавап бирергә]