Бәхәс:Odessada bäreleşlär (2014)

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Odessada bäreleşlär (2014) latin yazuında])

Нейтраль караш юк[вики-текстны үзгәртү]

«Odessa fäciğäse» вакыйгалары кинәт кенә "Uñ bülek", futbol canatarları, Yevromäydan köçläre Kulikovo qırı digän mäydanda urnaşqan Rusiä yaqlı aktivistlarğa höcüm itkän-нән башланып китә. Бик күп вакыйгалар төшеп калды. 1. Черноморец-Металлист уены алдыннан фанатлар маршы. 2. Аларның юлына билгесез адәмнәр каршы төшә. 3. Ике як арасында торган оцепление артыннан фанатларга коралдан ату фактлары. Ике фанатны калаштан атып үтергән "Боцман" Чудько турында укып карагыз. Милиция кулында булган кораллар, калканнар һөҗүм итүчеләр кулына күчә. Димәк сүз милиция аерасы урынга үз эшенә бармак аша карый. 4. Үлүчеләр һәм җәрәһәтләнүчеләр фанатлар арасында һәм очраклы кешеләр арасында гына. 5. Уенның тәнәфесендә Одесса фанатлары стадионнан чыгып китәләр. Калганын беләсез. Гаепне Украина яклы фанатларга гына сылтау - ялган булыр иде. Qorbannar бүлегендә ике яктан да үлүчеләр булды дип язарга кирәк, «Евромәйданчылар» үз-үзләрен үтермәделәр бит инде. Аннары - Kitap-әфәнде, сез фактлар урынына «кемдер, нидер әйткән» шикелле сүзләр кертәсез ("Yevromäydan köçläre "ülegez"...). Кем ни әйтмәс, сүзләргә түгел, эшләгән эшләргә карарга кирәк. Бу нейтраль караш дип атала да инде. --Derslek (бәхәс) 6 май 2014, 07:42 (UTC)[җавап бирергә]

Мәкаләдә китерелгән фактлар конкрет чыганакларга таяна, барысы сылтамаларда күрсәтелгән. "Yevromäydan köçläre "ülegez"" дигән өземтә БиБиСи кореспонденты язган мәкаләдән алынган: People struggled to get out of the smoke-filled floor. One survivor told Russia Today: "We couldn't go down, we were seeing people from other floors being brought down and then those rioters down there attacked them like a pack of wolves." Some people got to ledges and were helped by ambulance ladders. Some fell. Some people were reported to have shouted "die" as people fell. How did Odessa's fire happen? Дерслек әфәнде, конкрет чыганаклар китерсәгез сез язган мәгълүматны өстим. Фаҗига алдында булган вакыйгалар һәм сәбәпләре турында язармын.--Kitap (бәхәс) 6 май 2014, 08:57 (UTC)[җавап бирергә]

  • Сез биргән сылтама буенча ВВС хәбәрчесе үзе шигарьләрне ишетмәгән, ул Раша Тудейга салынып сөйли. ВВС фикерен чагылдырган язмалар укыгыз: Насилие в Одессе унесло десятки жизней. Анда шулай ук Профсоюз йортыннан коралдан ату турында бар. Видеолар да бар: «мәйданчылар» ашыкмыйча гына каршыдагы мәйданда чатырлар яндыралар. Кинәт бинадан атыш башлана. Бераздан ике яктан да шешә ыргытышы башлана, анда да бер исән тәрәзә артында янгын башланганны күреп була, күрәсең, утлы шешә бомбачы кулында яна башлаган. Сез мәкаләне чыганакларга түгел, Урысвикипедиясенә таянып яздыгыз. «Столкновения на греческой» дигән бүлектә ялганнар күп булса да («пытались противостоять» дип язганнар - фанатларны стадионга кертмәс өченме?), нигездә мин әйткән фактлар яктыртыла. Милициянең «колорадлар»га ничек ярдәмгә килүе турында, шулар кулында утлы корал булуы һәм хәтта милиция чолганышында була торып, «мәйданчылар»га ут ачулары турында. Вакыйгалар агышы турында менә шуннан укый аласыз. Свобода --Derslek (бәхәс) 6 май 2014, 11:04 (UTC)[җавап бирергә]

Күрсәтелгән чыганакларны укыганнан соң мәкаләдә исәпкә алырмын.--Kitap (бәхәс) 6 май 2014, 14:45 (UTC)[җавап бирергә]

Bäxäsläşkändä, zinhar Maqsatıbız, Wikipediä döreslege häm 5 qağidä turında onıtmağız, zinhar.
Monda här keşe üze ışanğan çığanaqlarğa sıltanıp yazırğa xoquqlı, başqa qaraşlarnı yäki başqa çığanaqlarğa ışanğannarı üz versiäsen dä taswirlıy ala. Ürnäk bularaq Rus Wikipediäsendäge ru:Столкновения в Одессе (2014) biten kiterergä bula. -- frhdkazan (бәхәс) 6 май 2014, 11:37 (UTC)[җавап бирергә]