Вайю Пурана

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вайю Пурана latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Вайю Пурана (Санскрит телендә: वायु पुराण, Vāyu Purāṇa ул Санскрит тексты һәм Һинд диненең унсигез төп Пураналарының берсе. Вайю Пурана Махабхаратаның кулъязмаларында һәм башка Һинд дине текстларында искә алына, бу галимнәрне текст Пураник жанрда иң борынгылардан берсе дигән фикергә китергән.[1][2] [3] Вайю һәм Вайвийя Пураналарда структураларында һәм эчтәлегендә күп кисешүләр бар, бәлки моның сәбәбе алар кайчандыр бер булган, әмма гасырлар буена күп үзгәртүләр кертелгән булган, баштагы текст ике төрле текст булып киткән һәм Вайваийя тексты шулай ук Браһманда Пурана буларак мәгълүм булып киткәннәр.

Башка традиция һәм Пураналарда шигырьләр буенча Вайю Пуранада 24 000 шигырь (шлока) бар. Шулай да, сакланып калган кулъязмаларда якынча 12 000 шигырь бар. Текст гасырлар буенча үзгәртелгән булган һәм калган кулъязмалар бик аерылып торалар. Кайбер кулъязмаларда 112 бүлек белән дүрт пада (өлеш) бар һәм кайберәүләрдә 111 бүлек белән ике кһанда бар.[4] Төрле кулъязмаларның чагыштыруы соңгырак гасырларда: география һәм гыйбадәтханәләргә караган сәфәрнамәләр "Махатмья" буларак мәгълүм,[5] Варналар һәм шәхси ашрамалар буенча ике бүлек, Дхарма һәм аскезалар буенча өч бүлек, чисталык һәм Санскара буенча унбер бүлек һәм тормыштан соң тәмугъ турында бүлек.[6]

Текст аңа урта гасыр Һинд әдәбиятында күп сылтамалар булган өчен билгеле,[7] мәсьәлән, безнең эраның 380-енче елына караган һәм Матхура баганасында табылган,[8] шулай ук кисеп ясаулар һәм рельефлар өчен чыганак булган, мәсьәлән, Элефанта Мәгарәләрендәге кебек - бу ЮНЕСКО дөнья мирасы урыны булып тора.[9]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вайю Пурана Махабхаратаның 3.191 бүлегендә, Харивамсаның 1.7 бүлегендә искә алына, биредә текст безнең эраның 1-енче меңьеллыгының беренче яртысында булган дип фараз ителә.[1][2] 7-енче гасыр[10] Санскрит проза язучысы Банабхатта бу эш турында үзенең Кадамбари һәм Харшачарита эшләрендә искә ала. Харшачаританың 3-енче бүлегендә Банабхатта Вайю Пурана аңа туган авылында укылган дип яза.[11][12] 11-енче гасыр башында күп еллар буена төньяк-көнбатыш суб-кыйтгага зиярәт кылган һәм күп еллар яшәгән Фарсы галиме Альберуни (973 -1048), аның вакытында булган "Вайю Пурана" юрамасыннан цитаталар китергән.[13]

Башка текстларда Вайю Пурананың искә алулары галимнәрне аны иң борынгы дип танырга дигән фикергә китергән.[1] Иртә 20-енче гасыр галиме Дикшитар күп текстларны бик борынгы дип һәм безнең эрага кадәр беренче меңьеллыкка караган дип даталаган; ул раслаганча "Вайю Пурана" безнең эрага кадәр якынча 350 елда формалашкан.[1] Соңрак өйрәнү тәкъдим иткәнчә текстның иртәрәк юрамалары безнең эраның 300-енче елдан 500-енче елга кадәр чорга карый, һәм ул иң борынгы Пураналар арасында дип киң кабул ителгән.[1][14]

Башка Пураналар кебек текст тарихы дәвамында үзгәрешләр, өстәүләр һәм интерполяцияләр кичергән. Башка галимнәр кебек үк, Раджендра Хазра, мәсьәлән, Гайя районына сәфәрнамә булган "Гайя-махатмья"ны соңрак өстәү дип таный. Гайя-махатмья Вайю Пурананың башка секцияләрен кайчандыр 15-енче гасырга кадәр алыштырган.[15][16] Башка Пураналар кебек Вайю Пурананың хронологиясе катлаулы. Диммитт һәм ван Буйтенен раслаганча Пураналарның һәрберсе стиль буенча энциклопедик һәм алар кайчан, кем тарафыннан, кайда язылганы турында расларга авыр:[17]

Хәзерге көнгә торышлары буенча, Пураналар катламлы әдәбият булып торалар. Материалның һәрбер титуллы эшендә шуннан соң булган тарихи эраларда күпсанлы аккумуляцияләр үскән. Шулай итеп Пурананың төзелү вакытының датасы бердәнбер. (...) Бу аларга яңа томнар өстәлә торган китапханәләр булган кебек, киштәнең ахырына түгел, әмма очраклы рәвештә.
Cornelia Dimmitt and J.A.B. van Buitenen, Classical Hindu Mythology: A Reader in the Sanskrit Puranas

Басмалар һәм тәрҗемәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калькуттада Азия Җәмгыяте бу текстны Bibliotheca Indica сериясенең ике томда 1880 елда һәм 1888 елда басмасы буларак бастырган. Аның мөхәррире булып Раджендралал Митра булган. Венкатешвара Нәшрияте, Бомбей басмасы 1895 елда бастырылган булган. Аннан соң Анандашраманың башка басмасы булган (Анандашрама Санскрит Серияләре 49), Пуна. 1910 елда, Вангаваси Матбугаты, Калькутта текстның мөхәррире Панчанан Таркаратна тарафыннан Бенгали тәрҗемә белән басманы нәшер иткән.[18] 1960 елда Мотилал Банарсидасс Борынгы Һинд Традицияләре һәм Мифология серияләренең өлеше һәм Мифология серияләренең берсе буларак Инглиз тәрҗемәсен бастырган.[19]

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йогин

Йогин шундый хасиятләргә ия,
Үзеңге тыю,
Хәрәкәтләнмәү,
Хакыйкатьне сөйләү,
Гөнаһсызлык,
Тынлык,
Барысы тарафына турылык,
Гади аңлаудан тыш белем,
Намус,
Акылда төзү,
Брахманга чуму,
 Атманда яктыртылу
Уяу һәм саф булу.
Йоганы яхшы белгәннәр шундыйлар.

Вайю Пурана күп юрамаларда очрый, алар төрлечә тезелгән, мәсьәлән:

  • Анандашрама һәм Вангаваси басмаларында бу текст дүрт падага (өлешкә) бүленгән: Пракрийя-пада (1–6 бүлекләр), Анушанга-пада (7–64 бүлекләр), Упогһата-пада (65–99 бүлек) һәм Упасамһара-пада (100–112 бүлекләр). Гайямахатмья (бу басмаларда 105–112 бүлекләр), Магадһада Гайя Тиртхасына дан җырлый, ул бу эшнең барлык кулъязмаларында да очрамый һәм шулай ук мөстәкыйль эш буларак очрый.[11]
  • Азия Җәмгыяте һәм Венкатешвара Матбугаты басмаларында бу текст ике өлешкә бүленгән: Пратхамакханда 61 бүлектән тора һәм Двитиякханда 50 бүлектән тора. The chapters 1-6 of Пратхамакханданың 1-6 бүлекләре Пракрийя-пада дип атала һәм 7-61 бүлекләр өчен исем юк. The chapters 1-42 of Двитиякханданың 1-42 бүлекләренең исеме Анушанга-пада дип атала һәм 43-50 бүлекләр Гайямахатмья дип атала.[18]

Вайю Пуранада космология, Кояш һәм Ай династияләрене патшаларының һәм Ходайларның генеалогиясе, мифология, география, манвантаралар, Кояш системасы һәм күк җисемнәрнең хәрәкәте теорияләре сөйләнә.[11] Моңа өстәп, текстта Вайю Пурананың борынгырак юрамасына соңрак гасырларда өстәлгән бүлекләр бар, мәсьәлән, 16-17 бүлекләр, анда Варналарның (каста яки сыйныфларның) вазифалары һәм төрле Ашрама вакытында шәхеснең вазифалары тасвирлана (мәсьәлән, Брахмачарья, Грихастха, Ванапрастха һәм Санньяса), 18 бүлектә санньясилар (монахлар, "яти") өчен аскезалар (monks, yati) турында сөйләнә, 57-59 бүлекләр дхарма турында, 73-енчедән 83-енчегә кадәр бүлекләрдә санскаралар (узу ритуаллары) турында, 101-енче бүлек тормыштан соң тәмугъ теориясе турында.[6]

Текстта Брахманда Пурана белән күп шигырьләр уртак, һәм ике текст шул бер үк тексттан килеп чыкканга охшаган.[4] Ике текстның һәм текст эчендә спецификаның чагыштыруы Хазра раслаганча ике текст безнең эраның 400 елга кадәр бүленгән дип фараз итәргә була.[6] Монах тормышында булганнар өчен аскезалар турында 18 бүлек 14-енче гасырга кадәр кертелгән булуга охшаган.[20] Гайя, Бихарга сәфәрнамә 15-енче гасырга кадәр кертелгән булганга охшаган, чөнки Гайя-махатмья 15-енче гасыр Вачаспатимисра тарафыннан искә алынган (шул ук исемле 9-ынчы гасыр Адвайта галиме белән бутамаска).[16]

Текстта шулай ук музыка буенча бүлекләр,[21] Веданың төрле шакхалары, Пашупата-Йога, һәм географик Махатмья (сәфәрнамәләр), аеруча Бихарда Гайя турында.[7] Вайю Пуранада шулай ук башка темалар бар, мәсьәлән, тау түбәләрендә Һинд дине гыйбадәтханәләрен төзү.[22]

Вайю Пурананың Ревакхандасы Юрген Нойсс буенча 1910 елдан бирле Сканда Пуранага карый торган дип әйтелә, әмма ул өстәгәнчә 232 бүлекле "Ревакханда" Вайю Пуранага карый һәм Сканда Пуранага һәм шуннан соң булган Сканданың барлык басмаларына 1910 елда Венкатешвара Стим Нәшрияты тарафыннан дөрес түгел итеп кертелгән булган. Сканда Пуранага караганында 116 бүлек бар.[23]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Rocher, 1986, p. 245
  2. 2,0 2,1 Winternitz, 1922, p. 13
  3. Rocher, 1986, pp. 31-33
  4. 4,0 4,1 Rocher, 1986, pp. 243-244
  5. Ariel Glucklich, 2008, p. 146, Quote: The earliest promotional works aimed at tourists from that era were called mahatmyas
  6. 6,0 6,1 6,2 Hazra, 1940, p. 15
  7. 7,0 7,1 Rocher, 1986, pp. 243-245
  8. Mark S. G. Dyczkowski (1988). The Canon of the Saivagama and the Kubjika: Tantras of the Western Kaula Tradition. State University of New York Press. pp. 144 with notes 87–88. ISBN 978-0-88706-494-4. https://books.google.com/books?id=qoZIJMGo4W0C. 
  9. Collins, 1988, p. 37, 49, 149-150
  10. Banabhatta Encyclopædia Britannica (2012)
  11. 11,0 11,1 11,2 Hazra, R.C. (1962). The Puranas in S. Radhakrishnan ed. The Cultural Heritage of India, Vol.II, Calcutta: The Ramakrishna Mission Institute of Culture, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-85843-03-1]], pp.253–5
  12. Winternitz, 1922, p. 13 with footnote 10
  13. Winternitz, 1922, p. 13 with footnote 11
  14. Collins, 1988, p. 36
  15. K P Gietz, 1992, p. 548 with note 3015
  16. 16,0 16,1 Hazra, 1940, p. 17
  17. Dimmitt, van Buitenen, p. 5
  18. 18,0 18,1 Rocher, Ludo (1986). "The Purāṇas". in Jan Gonda. A History of Indian Literature. Vol.II, Epics and Sanskrit religious literature, Fasc.3. Wiesbaden: Otto Harrassowitz Verlag. pp. 243–5. ISBN 3-447-02522-0. 
  19. Tagare, V.G. and Shastri, J.L (ed.) (1960) The Vāyu Purāṇa (2 volumes). Delhi: Motilal Banarsidass. ISBN 9788120803329
  20. Hazra, 1940, p. 16
  21. Vayu Purana, GV Tagare, Vol 2, pages 666-671
  22. Kramrisch, 1976, p. 169 with footnote 97, Volume 1
  23. Jurgen Neuss, Oliver Hellwig, Revakhanda of the Vayupurana

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Gregory Bailey (2003). Arvind Sharma (ed.). The Study of Hinduism. University of South Carolina Press. ISBN 978-1-57003-449-7.
  • Collins, Charles Dillard (1988). The Iconography and Ritual of Siva at Elephanta: On Life, Illumination, and Being. SUNY Press. ISBN 978-0-88706-773-0.
  • Dalal, Rosen (2014), Hinduism: An Alphabetical Guide, Penguin, ISBN 978-8184752779
  • Dimmitt, Cornelia; van Buitenen, J. A. B. (2012). Classical Hindu Mythology: A Reader in the Sanskrit Puranas. Temple University Press (1st Edition: 1977). ISBN 978-1-4399-0464-0.
  • K P Gietz; et al. (1992), Epic and Puranic Bibliography (Up to 1985) Annoted and with Indexes: Part I: A - R, Part II: S - Z, Indexes, Otto Harrassowitz Verlag, ISBN 978-3-447-03028-1
  • Ariel Glucklich (2008). The Strides of Vishnu : Hindu Culture in Historical Perspective: Hindu Culture in Historical Perspective. Oxford University Press. ISBN 978-0-19-971825-2.
  • Hazra, Rajendra Chandra (1940). Studies in the Puranic Records on Hindu Rites and Customs. Motilal Banarsidass (1987 Reprint). ISBN 978-81-208-0422-7.
  • Kramrisch, Stella (1976), The Hindu Temple, Volume 1 & 2, Motilal Banarsidass, ISBN 81-208-0223-3
  • Rocher, Ludo (1986), The Puranas, Otto Harrassowitz Verlag, ISBN 978-3447025225
  • Wilson, H. H. (1864). The Vishnu Purana: A System of Hindu Mythology and Tradition (Volume 1: Introduction, Book I). Read Country Books (reprinted in 2006). ISBN 1-84664-664-2.
  • Winternitz, Maurice (1922). History of Indian Literature Vol 1 (Original in German, translated into English by VS Sarma, 1981). New Delhi: Motilal Banarsidass (Reprint 2010). ISBN 978-8120802643.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]