Валентина Горбунова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валентина Горбунова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Валентина Горбунова
Туган 21 июль 1947(1947-07-21) (73 яшь)
Ярмәкәй райуны, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре университет профессоры
Эш бирүче Институт биологии Уфимского научного центра РАН[d] һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Горбунова Валентина Юрьевна (21 июль 1947 ел) — генетик. Биология фәннәре докторы (2000), профессор (2000). Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (2000), Русия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2003), Русия Федерациясенең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре (2007).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Валентина Юрьевна Горбунова 1947 елның 21 июлендә Башкорт АССРның Ярмәкәй районы 1-нче Суыккүл (хәзер Башкортстан Республикасының шул ук районы) авылында дөньяга килгән. 1972 елда Башкорт дәүләт университетының биология факультетын тәмамлый. 1965-67 елларда Бәләбәй педучилищесында укыта. 1975 елдан алып Биохимия һәм цитохимик бүлегендә өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1986 елдан Биология институтында эшли: башта өлкән гыйльми хезмәткәр булып хезмәт итә, 1991 елдан лаборатория мөдире вазифасын били. 1996 елда Башкорт дәүләт педагогия институтына эшкә күчә, монда ул — табигый-география бүлегенең генетика кафедрасы мөдире урынбасары[1]. Фәнни кызыксыну өлкәсе — гомуми генетика проблемалары, үсемлекләр генетикасы, кеше генетикасы, геномның тотырыксызлыгы.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлеге антропогенезның генетик детерминациясе һәм in vitro шартларында кыяклылар микроспораларының гомофоза үсешен өйрәнүгә багышланган. В.Ю.Горбунова микроспора ядросыныңтигез бүленүен билгеләүче генны ачыклый, аерым серкәлекләр культурасын кулланып язгы йомшак бодайның гомозиготалы линияләрен алу технологиясен эшли.

Горбунова В. Ю. — 10 нан артык фәнни хезмәт һәм 3 уйлап табу авторы.

Төп гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Генетические предпосылки спорофитного пути развития микроспор злаков в условиях in vitro. Уфа, 1993;
  • Эмбриологические основы андроклинии пшеницы. М., 2005 (автордаш);
  • От микроспоры — к сорту. М., 2010 (автордаш).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]