Валентин Юдашкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валентин Юдашкин latin yazuında])
Валентин Юдашкин
Туган телдә исем рус. Валентин Абрамович Юдашкин
Туган 14 октябрь 1963(1963-10-14)
Баковка[d], Кунцевский район[d], РСФСР, Мәскәү өлкәсе, СССР
Үлгән 2 май 2023(2023-05-02)[1] (59 яшь)
Мәскәү, Россия
Үлем сәбәбе бавыр яман шеше[d]
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре стилист, рәссам, мөхәррир, телеалыпбаручы, баш мөхәррир, модельер
Эш бирүче А. Н. Косыгин исемендәге Мәскәү дәүләт текстиль университеты[d]

 Валентин Юдашкин Викиҗыентыкта

Валентин Абрамович Юдашкин (1963 елның 14 октябре, Баковка, Мәскәү өлкәсе, ССРБ) — Совет һәм Россия модельер-рәссамы. Россиянең халык рәссамы (2005)[2], Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1999), Россия сәнгать академиясе академигы (2012).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Валентин Юдашкин 1963 елның 14 октябрендә Мәскәү өлкәсенең Баковка бистәсендә туган. 8 нче урта мәктәптә укыган. 1986 елда Мәскәү индустриаль техникумын тәмамлый (ике диплом: «Костюм тарихы» һәм «Макияж һәм декоратив косметика»)[3].

Яңа коллекцияне тәкъдим итүдә, 2009 елның 8 марты

1991 елда Парижда Юдашкинның 150 модельдән торган беренче коллекциясе тәкъдим ителә[4]. 1994 һәм 1996 елларда Лиллехаммерда һәм Атлантада Олимпия уеннары алдыннан Юдашкин Россия Олимпия җыелма командасы өчен костюмнар төзи[5]; шулай ук 1999 елда Россиянең ир-атлар һәм хатын-кызлар футбол командаларын киендерә[6].

2008 елда РФ Кораллы Көчләренең хәрби хезмәткәрләре өчен форма үрнәкләрен эшләүдә катнашкан. Матбугатта еш кына яңа форма «юдашкинныкы» итеп искә алалар, әмма ул модельер Игорь Чапурин белән бергә парад униформасын гына проектлаган[7].

2010 елның 30 июлендә бер көнгә Юдашкин «Первый канал»да «Модный приговор» тамашасының алып баручысы була[8].

2012 елның 6 февралендә Юдашкин рәсми рәвештә Россия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы заты буларак теркәлә[9].

2012 елның февраленнән Юдашкин Россия Бию спорты берлеге президенты итеп сайлана[10].

2012 елның апреленнән Юдашкин тәүлек буе эшли торган «Стиль һәм мода» телеканалының баш мөхәррире була[11].

А. Н. Косыгин исемендәге Россия дәүләт университетының(рус.) костюм дизайны кафедрасы профессоры[12].

Брендлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Yudashkin Jeans (Юдашкин Джинс) сәүдә маркасы[13] — Валентин Юдашкин мода йорты чыгара торган casual стилендәге кием линиясе. Дизайнер үзенең беренче коллекциясен 1987 елда ясый. Парижда Югары мода атнасы кысаларында күрсәтелгән «Фаберже» коллекциясе белән Юдашкинга уңыш килә[14]. Күрсәтелгән күлмәкләрнең берсе соңрак Луврга тапшырыла[15].

1994 елда бренд pret-a-porter беренче коллекциясен чыгара башлый[16]. 1995 елда брендның беренче хушбуйын тәкъдир итү була[17].

1997 елда Мәскәүдә беренче Valentin Yudashkin исемле бутик ачыла.

Компаниянең бутиклар челтәре бар, дизайнер күрсәтмәләре Парижда, Миланда, Нью-Йоркта һәм Мәскәүдә уза[18]. Юдашкинның эшләре Луврдагы костюм музее, Мәскәүдәге Дәүләт тарихи музее, Калифорния мода музее экспонатлары булып тора[19].

2016 елда «Valentin Yudashkin» модалы йорты Франция югары мода федерациясенең тулы хокуклы әгъзасы була[20].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әтисе — Абрам Иосифович Юдашкин (1990 еллар ахырында вафат була)[21].
  • Әнисе — Рәисә Петровна Юдашкина (1945).
  • Абыйсы — Евгений Абрамович Юдашкин.
  • Хатыны — Марина Владимировна Юдашкина (1958), Юдашкина Йортының топ-менеджеры.
    • Кызы — Галина Валентиновна Юдашкина (1990 елның 22 декабре), фотограф.
      • Кызының ире — Пётр Максимович Максаков (1990 елның 5 гыйнвары), эшмәкәрче[22].
      • Онык — Анатолий Петрович Максаков (2016)[23].
      • Онык — Аркадий Петрович Максаков (2018)[24].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү тантанасы, 2019 елның 23 мае

Мактаулы исемнәр:

  • Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1999 елның 27 сентябре) — ил модасын үстерүдәге казанышлары өчен[25].
  • Россия Федерациясенең халык рәссамы (2005 елның 6 июне) — Россия модасын үстерүдә һәм сынлы сәнгать өлкәсендә зур казанышлары өчен[26].

Премияләр:

  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендә 2002 елгы премиясе (2003 елның 18 феврале)[27].

Орденнар:

  • Почёт ордены (2008 елның 28 октябре) — Россия модасы үсешенә һәм ил мәдәниятенә зур өлеш керткәне өчен[28];
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2013 елның 19 октябре) — ил мәдәнияты һәм сәнгате, телерадиотапшырулар үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[29];
  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2018 елның 28 ноябре) — ирешелгән хезмәт уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[30].

Башка бүләкләр:

  • 2001 елда Россия бизнес һәм эшкуарлык академиясенең «Дарин» бизнес-репутациясе милли премиясе лауреаты[31].
  • Сәнгать һәм әдәбият ордены кавалеры (Франция, 2007)[32].
  • Мактаулы Легион ордены кавалеры (2013) — Россия-Франция мөнәсәбәтләрен ныгыту, мода мәдәниятен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен[33].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Первый канал — 2023.
  2. В. Юдашкин доказал, что служил в армии. РБК. 2020-03-11 тикшерелгән.
  3. Биография Валентина Юдашкина — статьи и новости на 7days.ru. 7Дней.ру. 2020-03-11 тикшерелгән.
  4. Полвека модных традиций - Валентин Юдашкин отмечает 50-летний юбилей. m24.ru. 2020-03-11 тикшерелгән.
  5. Олимпийская мода (рус.)
  6. YouTube сайтында Программа "Футбольное обозрение" от 20 июня 1999 года
  7. Военная форма. Interfax.ru. 2020-03-11 тикшерелгән.
  8. Валентин Юдашкин: фото, биография, фильмография, новости - Вокруг ТВ.. Вокруг ТВ. 2020-03-11 тикшерелгән.
  9. Постановление ЦИК РФ № 96/767-6, 6 февраля 2012, archived from the original on 2012-12-26, retrieved 2021-10-07 
  10. Союз танцевального спорта России возглавил Валентин Юдашкин. Российская газета. 2020-03-11 тикшерелгән.
  11. Валентин Юдашкин возглавил новый телеканал «Стиль и мода»
  12. Биография Валентина Юдашкина
  13. Yudashkin Jeans: официальный сайт, каталог одежды и коллекции интернет-магазина YUDASHKIN JEANS*. www.adensya.ru. 2020-03-10 тикшерелгән.
  14. Парижский успех и платья для Лувра — главные победы Валентина Юдашкина. РИА Новости (20131014T1232+0400). 2020-03-11 тикшерелгән.
  15. Юдашкин джинс(үле сылтама)
  16. Биография Валентина Юдашкина. www.fashiontime.ru. 2020-03-11 тикшерелгән.
  17. ЮДАШКИН Валентин Абрамович - биография, новости, фото, дата рождения, пресс-досье. Персоналии ГлобалМСК.ру.. globalmsk.ru. 2020-03-11 тикшерелгән.
  18. Биография Валентина Юдашкина. РИА Новости (20181014T0421+0300). 2020-03-11 тикшерелгән.
  19. Юдашкин Валентин. WORLD PODIUM. 2020-03-11 тикшерелгән.
  20. Ъ-Lifestyle-Новости — Дом Valentin Yudashkin стал членом Французской федерации высокой моды, прет-а-порте и модельеров
  21. Новости убийство - Отец модельера Валентина Юдашкина убил своего брата | Новости.
  22. Максаков Петр Максимович биография, archived from the original on 2019-02-28, retrieved 2021-10-07 
  23. Жена Валентина Юдашкина показала умилительные фото 2-летнего внука с новогоднего утренника. Вокруг ТВ. 2020-03-11 тикшерелгән.
  24. Галина Юдашкина родила сына. ru.hellomagazine.com. 2016-04-05 тикшерелгән.
  25. О присвоении почетного звания "Заслуженный деятель искусств Российской Федерации" Юдашкину В.А., Указ Президента РФ от 27 сентября 1999 года №1298. docs.cntd.ru. 2020-03-11 тикшерелгән.
  26. Указ Президента Российской Федерации от 6 июня 2005 года № 650 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». әлеге чыганактан 2014-12-06 архивланды. 2021-10-07 тикшерелгән.
  27. Постановление Правительства Российской Федерации от 18 февраля 2003 года N 112 «О присуждении премий Правительства Российской Федерации 2002 года в области науки и техники», archived from the original on 2015-04-02, retrieved 2021-10-07 
  28. О награждении орденом Почета Юдашкина В.А.. pravo.gov.ru. 2020-03-11 тикшерелгән.
  29. Указ Президента Российской Федерации от 19 октября 2013 года № 783 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  30. Указ Президента Российской Федерации от 28 ноября 2018 года № 674 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  31. fl-beauty. Валентин Юдашкин возвратился с триумфом. Фаберлик Faberlic | Консультант FL-beauty. әлеге чыганактан 2020-07-04 архивланды. 2020-03-11 тикшерелгән.
  32. Валентин Юдашкин стал кавалером Ордена Французской республики.
  33. Валентин Юдашкин стал кавалером Ордена Почетного легиона.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]