Василий Ушков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Ушков latin yazuında])
Василий Ушков
Туган 30 декабрь 1871 (11 гыйнвар 1872)
Алабуга, Нократ губернасы, Россия империясе
Үлгән 2 июль 1931(1931-07-02) (59 яшь)
Кисловодск
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Һөнәре химик
Эш бирүче Мәскәү дәүләт техника университеты[d]


Василий Афанасьевич Ушков (1871 елның 30 декабре (1872 елның 11 гыйнвары), Алабуга, Вятка губернасы1931 елның 2 июле, Кисловодск) — рус совет химик-технологы, ССРБ урман химиясе сәнәгатен оештыручыларның берсе, профессор, Мәскәү югары техник училищесы директоры (1919—1920).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Василий Ушков 1871 елның 30 декабрендә (1872 елның 11 гыйнварында) Алабугада сәүдәгәрләр гаиләсендә туа, анда ул 1889 елда реаль училищены тәмамлый. Аннары Мәскәүгә китә, анда Мәскәү реаль училищесында өстәмә сыйныфны тәмамлый (1890) һәм Император Мәскәү техник училищесына (ИМТУ) укырга керә. 1896 елда инженер-технолог исеме белән техник училищеның инженер-технологик бүлеген тәмамлый һәм Түбән Новгород губерна земствосында хезмәт итә башлый. Биредә ул илдә беренчеләрдән булган агачны коры перегонка заводларының берсен төзи, анда серкә кислотасы һәм формалин алу өчен чимал җитештерелә. Ә Беренче бөтендөнья сугышы вакытында ул күкерт һәм азот кислоталары җитештерү заводларын оештыру белән шөгыльләнгән[1].

Мәскәүгә кайткач, ИМТУда (соңыннан — МЮТУ) укыта башлый; училищеның аналитик лабораториясе каршындагы югары штаттан тыш лаборант була (1904); 1916 елдан — химия технологиясе профессоры. Ягулык технологиясе буенча лекцияләр, шулай ук минераль технологияләр һәм урман химиясе буенча курслар укый. 1918 елдан ректор вазыйфаларын башкара, 1919 елның 5 маеннан Мәскәү югары техник училищесы ректоры була, 1920 елда вазыйфаны Иван Калинниковка тапшыра. 1924 елда Сергей Ланговой үлгәннән соң, органик матдәләр технологиясе кафедрасын ала һәм үзенең фәнни эшчәнлеген бары тик урман химиясе мәсьәләләренә генә багышлый.

Василий Ушковның төп хезмәтләре ягулык технологиясе һем пироген процессларына карый; аның эшләренең берсе (Б. А. Смирнов белен берлектә) — Серкә кислотасы һәм метанол җитештеру перспективалары (Харьков, 1929).

Урман химиясе сәнәгате буенча фәнни-техник совет рәисе.

1931 елның 2 июлендә Кисловодскта вафат була. Мәскәүдә Ваганьков зиратында җирләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Список выпускников и преподавателей…

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]