Википедия:Бәйгеләр/Партнёрларныкы/Татнет экосистемасы/2023

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр/Партнёрларныкы/Татнет экосистемасы/2023 latin yazuında])
Проект һәм белешмәлекләр   Төп бит 2023   Бәяләү 2023   Нәтиҗәләр 2023   Оештыру 2023  

«Татнет экосистемасы 2023» — Татарча Википедиядә Татнет һәм Мәгълүмат технологияләре темаларына багышланган мәкаләләр бәйгесенең 2023 чыгарылышы. Татнет һәм анарга караган Мәгълүмат технологияләре өлкәсенең тарихына бәйле бар элементларны татарча тасвирлауга багышлана. Бәйге сыман оештырылган бу чара беренче тапкыр үткәрелә.

Бу битнең кыска адресы w.wiki/6n64

Үткәрелү вакыты[вики-текстны үзгәртү]

Бәйге тәртипләре[вики-текстны үзгәртү]

Россия телләре викимедиачыларының кулланучылар төркеме.
«Төрки викимедиачылары» берлеге
Татарча Википедиядә җирле техник партнёр.
Татар теле регуляторы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты күзәтүендә
Санкт-Петербург татар медиафорумы
Россиядә оештыручы партнёр буларак җирле вики-волонтёрларының «Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган партнёрлыгы булып тора:
* Эшчәнлеге турында
* Нигезнәмәсе (рус.)
* Таныклыклары (рус.)
  • Бәйге чикләрендә Татнет төркеменә яки астөркемнәренә (әйтик Татар телле мәгълүмат технологияләре) караган мәкаләләрне булдыру, баету, аларны сурәтләү өчен фото-аудио-видео контентны йөкләү яки өстәү санала.
  • Марафон үткәрелү чоры дәвамында кимендә 1500 байтка баетылган һәм бәйгегә кертелгән мәкаләләр һәм баетучылар бәяләнә, таныла һәм бүләкләнелә
  • Бәйгегә кертелү өчен, вики-мәкаләнең бәхәс битенә түбәндәге калыпны урнаштырыгыз:
    {{Татнет экосистемасы мәкаләсе |ел = 2023 |кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз |тармак = }}
  • Миллиард.татар Татмедиа») тарафыннан 5000 сумлык приз фонды тәкъдим ителә.
  • Бәйге чикләрендә кимендә 1 квалификацион мәкалә булдырган һәр волонтёр:
    1. электрон һәм бастырырлык катнашу сертификаты белән таныла (инглизчә  • русча  • татарча)
    2. хисап язмасы (учёткасы) исеме мәкаләнең тарихында, бәхәс битендә, бәйгенең катнашучылары һәм өлешләрен бәяләү җәдвәленә мәңгегә яздырыла.
  • 4 мәкаләне булдырган/яхшырткан катнашучылар финалистлар арасына керә:
    1. бу статусы электрон сертификатында билгеләнә
    2. хисап язмасы Нәтиҗәләр битендәге җәдвәлдә күрсәтелә һәм өч телле диплом белән таныла
    3. бәйгеге кертелгән мәкаләләрне бәяләүдә тупланган алдынгы 3әү - бәйгенең «Дан галереясенә» җәдвәленә кертелә.
    4. иң күп мәкаләләр булдыручыга «Татарча Википедиядә Татнет экосистемасы илчесе 2023» (ингл. Tatar Wikipedia Tatnet Ecosystem Ambassador 2023)

Оештыручылар[вики-текстны үзгәртү]

Ел саен үткәреләчәк проект фикере «Татмедиа»/«Миллиард.татар» һәм «Россия вики-волонтёрлары җәмгыяте» вәкилләрнеке. Россиядә оештыру өчен «Викимедиа Россия» (НП «Викимедиа РУ»), башка төрки илләрендә исә «Төрки викимедиачылары» берлеге әгъзаларыннан торган техник төркем башкара, Татарча Википедиядә бәяләү эшчәнлеген «Татар телле Викимедиа җәмгыятенең» волонтёрлары башкара.

Гамәлдәге материаллар[вики-текстны үзгәртү]

Татарча Википедиядә "Татнет" төркеме[вики-текстны үзгәртү]

Күптелле яки уртак проектларда[вики-текстны үзгәртү]

  • күптелле Википедиянең Татнет темасына багышланган төркемнәр җыентыклары
  • Медиа-файллар Викиҗыентыгының Татнет төркеме
  • ясалма интеллект укырлык Викимәгълүматта Татнет элементы

Моны да карагыз[вики-текстны үзгәртү]