Википедия:Карурман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карурман latin yazuında])
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:Урман
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:Карурман
Урман

Википедия битләренә беренче тапкыр эләккән һәм аның төзелешен аңларга тырышкан күп кешеләр үзләренең реаль дөнья турындагы стереотипларын монда күчерәләр. Шуңа күрә Википедия турында «хезмәткәрләрнең» гадәттәге иерархиясе булган бюрократик оешма буларак, Википедияне дәүләт, предприятие яки бина белән, ә аның администраторларын җитәкчелек белән чагыштыру еш очрый.

Ләкин бу аңлау дөрес түгел. Википедия бюрократия турында түгел, аның директоры яки бүтән җитәкчеләре дә юк. Википедияне катнашучылар һәм текстлар җыелмасы итеп кабул итсәк, бина белән аналогия дә дөрес булмый. Бина ул катлаулы инженерлык корылмасы, аның хәлен белгечләр күзәтә, бина көндәлек һәм сезонлы эшләр, вакыт-вакыт ремонт таләп итә. Википедия җәмгыяте моның берсен дә таләп итми. Википедиядә катнашучыларның төп таләбе - аларга комачауламаска. Идарә итү, хәлен контрольдә тоту, ремонт кирәк түгел.

Википедия — карурман, ул үз-үзен тәэмин итә ала, мөстәкыйль рәвештә үсә һәм шактый тотрыклы булып тора.

Әгәр дә бина белән идарә итмәсәләр, ул тузар иде. Ә урман яшәячәк һәм киңәячәк.

Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:Иерархия

Википедиядә иерархия юк. Вики проектларында җәмгыятьләр бар, бу анархик система. Сайт тирәсендә барлыкка килгән аралашу. Шартлы иерархия тәҗрибә буенча гына, дөресрәге осталык буенча. Әйе, катнашучыларның техник хокукларында аерма бар, кайберләре — патрульлләүче, икенчеләре — администраторлар, өченчеләре гомумән бюрократлар. Шулай да, хокук ягыннан проектта катнашучыларның барысы да тигез. Бердәнбер аерма - күбрәк техник чаралар күрү мөмкинлеге, ләкин бу мөмкинлекне җәмгыять ышанган катнашучылар гына ала.

Өстәмә техник хокукларга ия булган реаль дөнья түрәләренең һәм Википедиядә катнашучыларның төрле җаваплылыгын да билгеләп үтәргә кирәк. Чын дөньяда сез түрәләрдән үз функцияләрен башкаруны таләп итәргә хокуклы (хәтта хокуклы түгел, ә бу сезнең гражданлык бурычыгыз). Чөнки сез аларга хезмәт хакы түлисез (сез салымнар һәм башка түләүләр рәвешендә, ә алар реаль акчаны, шул исәптән сезнең түләүләрдән дә ала). Википедия администраторларыннан сез берни дә таләп итә алмыйсыз. Сез аларга түләмисез. Алар, башка катнашучылар кебек, теләгәннәрен генә эшлиләр.

Моны да карагыз[вики-текстны үзгәртү]