Википедия:Википедия ничек идарә ителә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Википедия ничек идарә ителә latin yazuında])
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:Идарә

Бу биттә проект белән идарә итүнең актуаль структурасы кыскача тасвирланган: «Википедия» халыкара энциклопедиясенең татар телендәге бүлегендә карарлар ничек кабул ителә һәм аларны кем кабул итә. Ул Википедия белән идарә итү системасының күпчелек сайтлардан, коммерция яки шәхси сайтлардан нәрсә белән аерылып торганын белмәгән кешеләр өчен ликбез үткәрү максатыннан һәм бу кешеләр «Википедия директоры» һәм башка булмаган персонажлар эзләмәсен өчен булдырылган.

Американың Викимедиа фонды коммерциягә карамаган оешмасының Попечитель советы проектның югары хакимияте булып тора. Фонд башлыча шәхси мәгълүматлар һәм авторлык хокуклары тирәсендә яңа канун кертү һәм булганнарын үзгәртү буенча принципиаль мөмкинлеккә ия, ләкин аны сирәк файдалана. Эре тел бүлекләренә (мәсәлән, рус теллегә) киң үзидарәлек хокукы хак — алар үз эчендә теләсә карарны кабул итә ала, тик проектның нигез принципларына һәм төп юридик нигезләренә, мәсәлән, конфиденциальлек сәясәте кебекләргә кагыла алмый.

Википедияның һәр тел бүлеге берләшмәсендә иерархияле идарә юк. Бүлекнең эчтәлеге аның актив катнашучылары аерым мәкаләләр һәм мәкаләләр төркемнәре буенча киңәшләшүе, мәкаләләргә һәм файлларга карата кагыйдәләрне һәм таләпларны кабул итү юлы белән билгеләнә. Татар телле бүлектә соңгы ай эчендә бер гамәл булса да башкарган 79 катнашучы бар, ләкин проект белән идарә итүдә 20 чамасы кеше катнаша. Алар фикер алышуларда, сайлауларда катнаша. 5 кеше идарәче булып тора. Идарәчеләр битләрне бетерү, аерым битләргә вакытлыча төзәтүләр кертүне тыю, кагыйдәләр бозучы катнашучыларны тыю кебек техник мөмкинлекләргә ия. Техник флагларны кагыйдә бозу максатында куллану аннан мәхрүм итүгә китерә.

Сайт нинди законнарга буйсына?[вики-текстны үзгәртү]

Викимедиа фонды АКШ һәм Калифорния штаты кануниятенә буйсынырга тиеш. Башка илләрнең кануннары авторлык хокукы турындагы кагыйдәләрдә генә исәпкә алына, Википедия башлыча ирекле лицензияле материаллар (сүзләр, сурәт һәм башкалар) белән файдалана, һәм аларның хокук статусы, кайсы дәүләт биләмәсендә барлыкка килсә, шул дәүләт законнары нигезендә билгеләнә.

Әгәр сез Викимедиа фонды проектларындагы нинди дә булса материаллар бетерелергә тиеш дип исәпләсәгез, инглиз телендә Фондның юридик хезмәтенә хат языгыз. Ләкин шунысы бар: Фонд АКШ кануннары аналогы булмаган урындагы законнарга нигезләнгән таләпләргә буйсынмый. Гадәттә Фонд үз проектларындагы диффамация, шәхси тормыш серен бозу, һәм авторлык хокукларын бозу кебек зарларны кәнәгатләндерә.

Татар Википедиясенең Татарстанга нинди мөнәсәбәте бар?[вики-текстны үзгәртү]

Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:Татарстанныкы
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:Татарныкы

Татар Википедиясе Татарстанга һәрбер башка төбәк яки дәүләткә булган кебек мөнәсәбәткә генә ия. Википедия бүлекләргә нинди дә булса дәүләтләргә карау билгесе буенча түгел, ә мәкаләләр язылган һәм катнашучылар фикер алышкан телгә каравы буенча бүленгән.

Инглиз телле бүлек инглиз теле төп тел булган дистәләрчә ил кешесе өчен төп бүлек булып тора, анда төп инглиз теле булып тора; шул ук вакытта 5-6 кытай диалектларының үз бүлекләре бар, әммә аларда катнашучылар бөтенесе дә диярлек бер илдә — КХР-да яши.

«Викимедиа РУ» оешмасы нинди статуска ия?[вики-текстны үзгәртү]

Бу оешма, үзәк Фондның рәсми танылган партнер оешмаларының берсе, белемнәр тарату белән бәйле төрле социаль эшчәнлек белән шөгыльләнә. Күпчелек җитәкчеләре һәм әгъзалары төрле телләрдәге Википедия идарәчеләре, әммә югарыда китерелгән сәбәпләр буенча алар әллә ни зур хокукларга ия түгел.

Катнашучылар үз эше өчен түләү аламы?[вики-текстны үзгәртү]

Юк. Ел саен җыелган иганәләр серверлар, киң интернет-канал, программистлар һәм Фондның башка хезмәткәрләре эше, википедиячеләрнең халыкара конференцияләренә охшаш чараларда катнашу өчен түләнә. Кайбер катнашучылар Википедия эчендәге мәкаләләр язу конкурсларында җиңү өчен призлар ала, кайберәүләр мәкаләләр язу өчен чыганаклар алу өчен стипендия ала. Әмма «чит ил агентлары» турындагы закон үз көченә кергәннән соң «Викимедиа РУ» үзәк фондтан акча алу мөмкинлегенә ия түгел (ул авторлык хокуклары турындагы Россия законнарын камилләштерү өлкәсендә сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә) һәм Россиядән читтә яшәүче катнашучыларга иганәчелек итә, ә үзәк Фонд Россиядән иганәләр кабул итми («Викимедиа РУ» — кабул итә).

Моны да карагыз[вики-текстны үзгәртү]