Эчтәлеккә күчү

Википедия:Портал ясау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Портал ясау latin yazuında])

Татар Википедиясендә портал ясау кулланмасы. Википедиядә калыплар системасы белән таныш булган кешеләргә юнәлгән.

Яңа портал булдыру — Википедиягә өстәмә структура һәм тематик юнәлешләр кертүче мөһим адым. Яңа портал булдыру өчен түбәндәге этапларны үтәргә кирәк:

Теманы билгеләгез

[вики-текстны үзгәртү]

Портал аерым бер фән, өлкәне, тарихи вакыйганы, иҗтимагый теманы, я кызыксыну даирәсен яктырта ала. Теманың танылган булуы һәм энциклопедиядә күп мәкаләләр белән тасвирланышлы булуы мөһим.

Прототипны әзерләгез

[вики-текстны үзгәртү]

Иң яхшысы — башта башка Википедияләрдәге порталлардан структура үрнәген алу. Структура түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  • Кыскача тасвирлама
  • Сайланган мәкаләләр һәм сурәтләр
  • Бәйле төркемнәр һәм темага бәйле сылтамалар
  • Яңалыклар яки вакыйгалар бүлеге (кирәк булса)
  • Вики-проектлар һәм катнашучыларга юнәлтелгән белешмәлек

Яңа портал өчен бит башлап җибәрегез

[вики-текстны үзгәртү]

Мисаллар: Портал:Тарих, Портал:Мәдәният, Портал:Шәхесләр. Порталның исеме Портал: белән башлануы зарур. Бу очракта ул мәкалә булып саналмый, аерым төркемгә карый. Бизәлеш өчен навигация калыпларын һәм стандарт элементларны кулланыгыз ({{Навигация}}, {{Портал калыбы}} һ.б.)

  • {{Портал калыбы}} ярдәмендә Порталның баш битендә төп структура ясагыз. Мисал булып География порталын карый аласыз.
  • Арерым блокларга багышланган битләрне булдырыгыз. Алар Портал:Портал исеме/Блок исеме принцибы буенча аталырга тиеш.
  • Портал:Портал исеме/Таб битен булдырыгыз. Анда тема буенча навигация урнаштырыла (Мисал: Портал:География/Таб).
  • Портал:Портал исеме/Заставка битен булдырыгыз. Анда уң якта күренә торган рәсем урнаша. Аны Сез теләгән вакытта алыштыра аласыз.

Башлангыч контентны тутырыгыз

[вики-текстны үзгәртү]
  • 3-5 төп мәкалә
  • 1-3 сурәт
  • Төркемнәр һәм калыплар өчен сылтамалар
  • Теманы кыскача тасвирлау (3-5 җөмлә)

Порталлар белән идарә итүдә катнашырга теләгән редакторларны чакырыгыз

[вики-текстны үзгәртү]

Вики-проектларда һәм чакыру текстларында бу бүлеккә сылтама урнаштырыгыз.

Яңа порталны Порталлар исемлеге төркеменә һәм тематик төркемнәргә өстәгез

[вики-текстны үзгәртү]

Порталны актуаль тотыгыз

[вики-текстны үзгәртү]

Портал тулы булсын өчен, аның элементлары даими яңартылып, теманың актуальлеген чагылдырырга тиеш. Өстәмә киңәш: Яңа портал булдырганда, башка викилардан (рус, инглиз, башкорт һ.б.) уңышлы порталларны карау файдалы — элементларның һәм бүлекнең структурасын үзләштереп яраклаштырыгыз.

Порталны яңартырга онытмагыз. Уңышлар!